Мәдәният беренчел булырга тиеш түгел микән?

Кеше затын кеше итеп тоткан алтын багана бар. Ул да булса – мәдәният. Мәңгелеккә карап иҗат ителгән кабатланмас әдәби әсәрләр, даһи рәссамнар ясаган мәшһүр картиналар, гасырлар да моңын җуйдыра алмаган көйләр, сынлы сәнгать, театр сәнгате үрнәкләре, башкалар. Иҗат әһелләре тудырганның затлыдан-затлылары алдында вакыт көчсез. Кешелектә кешелек кыйммәтләре сакланып килгәндә, шулай булырга тиеш тә. Ул гынамы, мәдәни мирас, җыелган мәдәни хәзинә вакыт үткән саен тулыланып, артып торырга, идеалда аның бәндәгә йогынтысы, тәэсире дә чордан-чорга көчәя барырга, иҗатчылар үзләре дә күбәя торырга тиеш кебек.

Ләкин тулылану һәм йогынты, дигәндә соңгы ярты гасыр аксау чорын хәтерләтмиме? Бүгенге ашкын заманда мәдәният җәүһәрләренә игътибар, соклану тиешле дәрәҗәдәме? Әлеге ике сорауга уңай җавап бирергә мин ашыкмас идем. Кистереп җавап биреп булмый торган сораулар әле тагын да бар. Бөек сәнгать әсәрләрен, фикер ияләре язган затлы китапларны күрмичә, күрергә теләмичә, без ялгышларыбызны куертмыйбызмы, киләчәкне шик астына куймыйбызмы? Мәдәният безне коткарсын өчен, бүген аның үзен коткару турында уйлар, йогынтысын саклар вакытлар җитмәдеме?

Достоевский гасыр ярым элек «Матурлык кешелекне коткарачак», – дип язган. Бүген матурлыкның үзен саклар вакытлар ишек шакый кебек. Бүген шоу-бизнес дип аталган заман зәхмәте җыр сәнгатен басып, кысрыклап килмиме? Музейларга, рәсем галереяларына йөрүчеләр саны яши-яши кимемиме? Шул ук Достоевскийны, яисә Шекспирны, үзебезнең Гаяз Исхакыйны укучылар нигә көннән-көн азая? Калын романнар уку соңгы чирек гасырда модадан тәмам чыкты. Бүгенге адәми затка тирәнлек, нәрсәдер турында озаклап уйлану хас түгел. Мәгълүмат күп, ул көн туса башка ишелеп тора. Кеше игътибарына ирешсен өчен, аны кыска форматка – клип рәвешенә китерәләр. «Клиплы фикерләү» («клиповое мышление») – соңгы чирек гасыр продукты. Тирәнлек булмау гавамны җилбәзәк итә. Ул аны надан да итә. Ул аны җан-фәрманга дөнья кудырта, акча артыннан йөртеп кенә калмый, «күсе чабышы» дип аталган туймас тамаклык ярышында, байлык, комфорт өчен барган мәгънәсез узышта да катнаштыра. Кая монда балетка, Шекспир драмаларына, Репин картиналарына урын?..

Безне коткарырга тиешле матурлык. Матурлык ул – шул ук мәдәният. Кеше затын рухиятле, затлы, ипле итәргә алынган өлкә. Кешелек тудырган кыйммәтләр арасында мәдәният, ул бар иткән затлылык белән тиңләшерлек һичнәрсә, башка төр гүзәллек, камиллек юк. Мәдәният, аның җәүһәрләре – кешелек дөньясының төп казанышы, кешене һәрчак яктыга, яхшыга өндәп торучы, аңа юл күрсәтүче маяк. Бәс шулай икән, ник аның кадере аз? Тормыш яшәгән саен ваклансын да ди. Тик ул хәл безне иплелектән, гармониядән ерагайта барырга, мәдәният дигән маякны кыйбла итүдән туктатып, киләчәгебезне шик астына куярга тиеш түгелдер.

Мәдәният юкка чыга икән, кешелек цивилизациясеннән дә бернәрсә калмаячак. Җир шары адәми затның мин-минлеге, табигать белән санлашмавы аркасында йә чүлгә – тереклек ияләре яшәмәс хәлгә җитәчәк, йә, яшәр шартлар калганда, кешеләр бер-берсенә сәбәпсез ташланырга әзер кыргый җанварлар йортына әверелчәк. Шуны телибезме без? Андый хәлләр булмасын, дөнья мең тапкыр караңгырак яңа Урта гасырларга чуммасын дигәндә, рухияткә, аның шифалы чишмәсе булган мәдәнияткә игътибар бүген бермә-бер артыграк, киң колачлырак булсын иде дә бит…

Мәдәният дигәндә, кайчагында русчадан алынган «культура» кәлимәсе кулланыла. Тик әлеге сүзләр арасына тәңгәллек билгесе куеп булмый. Чөнки культура дигәнебез киңрәк өлкәне колачлый булыр. Культурага мәдәнияттән тыш әле тагын, мәсәлән, шул ук динне, фәнне, кануннарны, әхлак нормаларын, хәтта көнкүреш предметлары белән хезмәт коралларын да кертәләр. Саналганнарның затлылыгы, кыйммәте турында нидер әйтү, аларны бәяләү кыен. Чөнки чорына, иленә карап, алар үзгәрә, алышынып тора. Ә кешелек чорлар, гасырлар буе туплап килгән мәдәният җәүһәрләре, әйтүебезчә, мәңгелек. Аларга табыну күмәк төс алганда гына кешелекнең бәхетле буласына шик юктыр ул.

Игелек, шәфкать, гаделлек, ярату, миһербан… Бу асыл сыйфатларның барысы да – культуралылык һәм мәдәниятлелек билгеләре. Алар юк икән, «кеше» дигән җан иясенең базар көнне поты бер тиен. Шулай булгач, җәмгыять нигезендә, бәлки, икътисадтан да алда мәдәният ятарга, мәдәният беренчел булырга тиеш түгел микән? Яшәешебездә мәдәният диктатурасы тудырганда гына без кешелекнең мәңгелек хыялы – алтын гасырга якынлаша алырбыз кебек. Моны, ни кызганыч, азлар аңлый. Дөнья дәүләтләргә бүленгән һәм аларның күбесе бүгенге көн белән яши – һәр ил үзенчә «акылдан яза». Дәүләт җитәкчеләренең үз илен икътисадый яктан үстерәсе, шуның аша халкын «бәхет»кә чыгарасы килә. Дөнья халыкларының абсолют күпчелегенең тамагы тук, өсте бөтен булуга карамастан. Илләр арасында даими тарткалаш барганлыктан, хәрби көч тә икътисад көче аша исәпләнелә: технологияләр яңарып тора, көрәш кыза. Мәдәният кайгысы, гавамны затлы, гыйлемле итү, кешелеклелек тәрбияләү – власть өчен унынчы кайгы. Дөнья, гавам ипсезлеккә, затсызлыкка таба атласа атласын, кемнәрнеңдер мин-минлеге генә өстен чыксын.

Кыйммәтләр иерархиясендә аерым тарафларда икътисадтан кала әле «милли идеология» дигән «мәдәният» тә очрап тора. Анысы – халыкны идеология аша «идейный» итеп, дәүләтне көчәйтергә алыну – гомумән дә куркыныч. Тар даирә уйлап табып гамәлгә керткән тәгълимат белән исереп яшәү ул – мәдәнияттән ераклашу гына түгел, фаҗигагә ашкыну да. Үткән гасырда гына аерым илләрнең коммунизм белән, шакшыдан да шакшы идеология – нацизм белән чирләп китеп, гомумкешелек кыйммәтләреннән баш тартканын, нәтиҗәдә үзләрен генә түгел, башкаларны да бөек тетрәнүләргә җиткергәнен беләбез. Язманы заманында Россия Мәдәният фондын җитәкләгән күренекле галим-культуролог Дмитрий Лихачев сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Общенациональная идея в качестве панацеи от всех бед – это не просто глупость, это крайне опасная глупость! Главной заботой государства, власти должна быть не химера национальной идеи, а культура».

Мәдәният бар тарафларда да милли идея, дөньяга баш та, түш тә булган көннәрне күрсәк иде.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү