Рөстәм Миңнеханов: «Катар белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр алга таба үсә»

Россия белән Якын Көнчыгыш арасында күпер Татарстан аша салына. «Татарстан ике арадагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә», – диде Рөстәм Миңнеханов Катарга эш сәфәре барышында.

Татарстан Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме Рәисе  Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш сәфәре белән Катарга барып кайтты. Анда ул «Дарб ас-Саи» мәдәният фестивалендә катнашты. Бу көнне Катарда ил көнен билгеләп уздылар. Татарстан Президентын әлеге чарага шәрәфле кунак буларак чакырганнар.

Рөстәм Миңнеханов мәдәният министры шәех Әбдеррахман Әл Тани белән очрашты. Алар «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге кысасында хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төрле халыкларның мәдәният-цивилизация үзенчәлекләрен саклап калу – эш төркеменең төп юнәлешләренең берсе. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының даими әгъзасы буларак, Катар – Россиянең Якын Көнчыгыштагы мөһим һәм ышанычлы партнеры булып санала.

Эш сәфәре кысасында Рөстәм Миңнеханов Катар дәүләте Әмире шәех Тамим бән Хамад Әл Тани белән дә очрашты. Президент Әмирне һәм барлык Катар халкын илкүләм бәйрәм белән котлады. «Катар белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр эзлекле рәвештә алга таба үсә. Татарстан ике арадагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда ярдәм итәргә тырыша», – диде Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы әйтүенчә, Россия Ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән үзара элемтәләргә зур әһәмият бирә. Яклар «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме  эшчәнлеге кысасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Марат ГАЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы:

– Соңгы бер елда дөнья күләмендә вазгыять бик нык үзгәрде. Санкцияләр аркасында, Россиядән күп кенә чит ил компанияләре китте. Бу, шул исәптән, Татарстанга да кагылды. Шуңа күрә Татарстан Президентына, алмаш булырлык хезмәттәшләр эзләп, чит илләргә бик күп сәфәр кылырга туры килә. Чөнки санкцияләр кертелү аркасында, икътисад кичергән югалтуларны тулыландыру һәм икътисадны үстерү бурычы тора. Бу – җиңел генә эш түгел. Өстәвенә, Европа илләре белән ике арада логистикага да зур зыян килде. Шуңа күрә бүген без кыен хәлдән чыгу юлларын эзләргә мәҗбүр. Бу нисбәттән, Көнчыгыш һәм гарәп илләре белән элемтәләрне җайларга тырышалар. Гомумән алганда, әлеге юнәлештә уңышлар бар. Татарстан Президентының эш сәфәрләренең күп булуы үзгәреп торучы вазгыятькә бәйле.  «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме Рәисе буларак, Рөстәм Миңнехановның чит илләрдә Россиянең рәсми вәкиле буларак чыгыш ясавын да аерым искәртеп узасым килә. Мич башында утырып кына бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Мондый сәфәрләргә гомуми күзлектән карарга кирәк. Рөстәм Миңнехановның чит илгә эш сәфәрләренең уңай нәтиҗәсе – күз алдында.


Фикер өстәү