Кытай: икътисадый түнтәрелештән – сугышка?

 Үткән атнада Көнбатышның Үзәк банклары нәкъ без фаразлаган диапазонда төп ставканы күтәрделәр. Европа Үзәк банкы 2,5 процентлык база ставкасы билгеләде, Англия 3,5 процентка кадәр күтәрде, АКШның Федераль резервы 4,5 процентлык төп ставка белән эш итә. Төп ставкаларны күтәрү инфляциягә каршы көрәш чарасы дип исәпләнелә, әмма ул, кредитларны кыйммәтләндереп, бизнесны авыр хәлгә куя. Дөнья икътисады исә авыр кризис этабына кереп бара.

Токиодагы икътисад белгечләре Кытай икътисадына бәйле начар фаразлар игълан итә башлады. Элегрәк алар чиннар эчке тулай продукт күләме ягыннан АКШны 2028 елда узып китәр дип фаразлый иде. Аннан соң датаны 2033 ел дип билгеләделәр. Хәзер исә бөтенләй тискәре фараз ясыйлар, Кытай үзенең үсеш потенциалын тотып бетерде дип уйлыйлар.

Үткән атна ахырында АКШның Үзәк разведка идарәсе директоры Билл Бернс чин җитәкчелегенең армияне 2027 елда Тайвань мәсьәләсен сугыш юлы белән хәл итәргә әзерләргә әмер бирүе турында белдерде. 2027 ел – Кытай компартиясенең чираттагы съезды датасы ул. Си Цзиньпин үткән съездда, илдә кабул ителгән кагыйдәләрне бозып, яңа срокка сайланды, дилбегәне кулдан ычкындырасы килмәде. Киләсе съездда аңа тагын бер тапкыр үз вәкаләтләрен озайтырга кирәк булачак, чөнки хакимияттән үз теләге белән китү стадиясеннән узды. Күк асты илендә исә икътисадый хәл начарайганнан-начарая. Әҗәтләр проблемасы бугаздан тоткан. Алардан котылуның берничә юлы бар барын. Беренчесе – елга берничә дистә процентлы үсешкә ирешү. Бу мөмкин түгел. Икенче юл – Кытай юанен дөньякүләм валютага әверелдерү. Бу очракта Кытай әҗәте барлык илләргә дә таралып юкарачак. Стакандагы суны табага салган кебек булачак.

АКШ, мәсәлән, шулай яши. Доллардан файдаланганда, барлык илләр дә АКШ әҗәтен үз җилкәләрендә күтәрә, американнарга җиңеллек килә. Пекин да шул юлда тырышлык күрсәтә башлады. Россия юань зонасына тартып кертелде диярлек. Си Цзиньпин гарәп илләрен нефть сәүдәсен юаньга күчерергә өнди. Ул шуңа ирешсә, юань долларны финанс тәхетеннән этеп төшерер иде. Әмма дә ләкин АКШ моңа юл куймаска тырышачак. Якын Көнчыгышның «кара алтын» державалары зур тартыш мәйданына әвереләчәк. Төбәк болай да эчтән кайный һәм ялкынланырга омтыла. Американнар менә шул ялкынга ут үрләтергә тырышачак.

Бу теләкләре барып чыкмаса, Пекинга соңгы юлны сайларга туры киләчәк. Кечкенә генә җиңүле сугыш Си Цзиньпинның абруен күтәреп җибәрер иде. Әмма чиннарга андый сугышта АКШ белән маңгайга маңгай бәрелергә туры киләчәк. Сугышта кемнең отасын әйтү кыен. АКШның отставкадагы генералларының берсе, Тайвань өчен сугыш башланса, американнар беренче атнада ук барлык снарядларын да атып бетерәчәк, дигән белдерү ясады ясавын. Японнарда да шул ук хәл ул, алар да, сугышның беренче этабында ук атарга әйбер калмаячак, дип зарлана. Американнар хәзерге вакытта айга 20 мең снаряд җитештерүне, ә 2025 елга бу күрсәткечне 40 меңгә җиткерүне планлаштыралар икән. Чагыштырыгыз: Россия – Украина конфликтында украиннар көнгә 20 мең снаряд ата диләр. Шулай да танырга кирәк: АКШ армиясе гаҗәп зур куәткә ия һәм конфликт була калса, җиңүчене алдан билгеләү кыен.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү