Исмәгыйль хәзрәт Биккинин: «Әгәр кеше үзе исеменнән гомрәне яки хаҗны үтәгән булса, киләсе елга туганы, кардәше, ягъни башка кеше исеменнән кыла ала»

Хаҗ кылу – исламның биш баганасының берсе. «Әл-Гыймран» сүрәсенең 97 нче аятендә: «Көче җиткән кешеләргә, Аллаһыга гыйбадәт өчен, хаҗ кылу фарыз булды», – диелә. Хаҗ кылу без – мөселманнар өчен тагын кайсы ягы белән әһәмиятле? Башкалар өчен дә хаҗ кылу рөхсәт ителәме? «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин белән шул хакта сөйләшәбез.

– Исмәгыйль хәзрәт, сүзебезне хаҗ кылуның мөселманнар өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ачыклаудан башлыйк әле.

– Мөэмин мөселман өчен хаҗ  ул – фарыз гамәл, ислам диненең бер баганасы. Ислам диненең күркәмлеген, аның мәгънәсен ача һәм мөселманлыкның куәтен күрсәтә торган гамәл. Калган фарыз гамәлләр кебек үк хаҗның төп максаты да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү, хаталарыбыздан пакь булу һәм җәннәткә ирешүдән гыйбарәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм бер хәдисендә: «Кем хаҗны үтәсә һәм шушы вакытта тартышу, талашулардан ерак торса, йортына яңа туган сабый сыман кайтыр», – диелә. Шәригать ягыннан караганда хаҗ ул –Мәккә, Гарәфә, Мөздәлифә, Мина җирлекләренә махсус барып, Зөлхиҗҗә айларында гыйбадәт кылу.

– Зур һәм кече хаҗның кайсы саваплырак?

– Савапны Аллаһы Тәгалә бирә. Аңа кешенең ни дәрәҗәдә ирешә алуын да бер ул гына белә. Шулай да фарыз гамәлләр дәрәҗәлерәк санала. Аның өчен кеше җәннәткә эләгә, хата-кимчелекләре гафу ителә. Хаҗ – безгә фарыз гамәл. Гомрә, ягъни кече хаҗ безгә сөннәт булып тора. Пәйгамбәребез: «Гомрәдән – гомрәгә, хаҗдан хаҗга үтәү кешенең хаталарын гафу итә. Шул ук вакытта аның фәкыйрьлеген юкка чыгара», – ди.

– Үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә хаҗ кылу рөхсәт ителәме?

– Әгәр кеше үзе исеменнән гомрәне яки хаҗны үтәгән булса, киләсе елга туганы, кардәше, ягъни башка кеше исеменнән кыла ала. Ихрам хәленә кергәндә ул: «Я Раббым, ошбу хаҗны фәлән туганым, фәлән дустым исеменнән үтәргә ният кылдым», – дип ниятләргә тиеш.

– Бурычка акча алып, яки кредит рәсмиләштереп, хаҗга бару – дөрес гамәлме?

– Аллаһы Тәгалә хаталардан, кимчелекләрдән пакь һәм бездән дә шундый хәрамсез гамәлләрне генә кабул итә. Әгәр кеше, кредит алып, хаҗ кылырга ниятләсә, аның хаҗы дөрес булмый. Кредит рәсмиләштерү, процентка акча алу  динебездә катгый тыела. Әгәр кеше хаҗга барырга дип алып торган акчасын тиз арада кайтарырлык булса, ул очракта бу гамәл рөхсәт ителә. Әгәр ул аның өстенә зур йөкләмә булып ятса, ул вакытта бурычка акча алып сәфәргә чыгудан тыелырга кирәк. Көчең җитми икән – хаҗ кылмыйсың. Шул гына.

– Хаҗдан алып кайткан зәмзәм суын башка кешегә бүләк итү яки сату гөнаһ түгелме?

– Зәмзәм суы – Кәгъбәтулла каршында булган бер кое, изге чишмә. Исмәгыйль галәйһиссәләмнең аяк астыннан чыккан бер урын булып тора. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Зәмзәм суы – сезгә эчемлек тә, ризык та», – ди. Бер сәхабә: «Мин Мәккә шәһәрендә яшәгәндә, пәйгамбәребезне көткән вакытта ашарга ризыгым юк иде, зәмзәм суын гына эчеп яшәдем. Ябыкмадым да, киресенчә, тәнемне ныгытып та җибәрдем», – дигән. Зәмзәм суы – хаҗиларның бер бүләге. Мәккәдән тагын нәрсә алып кайта аласың? Анда таш һәм чүл генә бар. Әмма без аннан менә шушы зәмзәм суын алып кайта алабыз. Шул рәвешле без аны кешегә бүләк итеп бирә алабыз. Аны сатарга да ярый. Галимнәр: «Әгәр кеше суны шешәләргә җыеп алса, ул аның хуҗасына әйләнә һәм аны сата да ала. Зәмзәм суы да искәрмә түгел. Монда аның хезмәте куела», – диләр. Дөрес, араларында, мөселманнарның хисләреннән файдаланып, зәмзәм суы дип ялган су сатучылары да бар. Бу – зур гөнаһ.

– Хаҗ кылганда вафат булган кеше җәннәткә эләгә, дигән ышану яши. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Хаҗ кылганда вафат булган кеше гыйбадәттә үлгән санала. Аллаһы Тәгалә каршында алар зур дәрәҗәдә. Әгәр алар хаҗны ахырына кадәр үтәп бетермичә вафат булсалар, ул вакытта алар ихрам хәлендә күмелә. Пәйгамбәребез хәдисендә: «Алар кыямәт көнендә тәлбияләр (хаҗиларның зекерләре. – Ред.) әйтеп уяначак», – ди. Әгәр Аллаһы Тәгалә кешенең хаҗын кабул итсә, ул һичшиксез җәннәткә эләгә. Кеше әлеге изге сәфәрнең тәртипләренә өйрәнеп, анда барырга әзерләнә башлагач ук, хаҗга аяк баскан булып тора. Ул шушы вакытта вафат булса да, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, җәннәткә эләгәчәк.

Врезка

Хаҗ кылырга җыенган кеше нәрсәләрне белергә тиеш?

* Иң элек кешенең күңелендә ният булырга тиеш. Хаҗ ул – ял итеп кайту түгел, Аллаһы Тәгаләнең кушканын үтәү һәм киләчәктә аның әҗер-савабына өмет итү.

* Кеше изге Мәккә шәһәренә бара һәм үзен әхлаклы рәвештә, чын мөселманча тотарга тырыша. Ник дигәндә, ул хаҗны кимчелексез, артык сүзсез, талашсыз үткәрә алса гына, аның дәрәҗәсенә, хаталарның гафу кылынуына ирешә ала.

* Хаҗ кылу – сау-сәламәт, балигъ, үз акылында һәм юл чыгымнарын күтәрергә мөмкинлеге булган һәр мөселманның бурычы.

* Дөньяви яктан карсак, хаҗ кылырга җыенган кешегә иң элек үзенең сәламәтлеген кайгыртырга кирәк. Хаҗ кылу өчен, кешенең ун ел гамәлдә булган биометрик чит ил паспорты да булырга тиеш.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү