Күңелле яшиләр. Чытыдагы бәйрәм рухы

Питрәч районының Чыты авылында һәр бәйрәм бик күңелле уза. Күреп, ишетеп торабыз. Җиңү көнеме, өлкәннәр көнеме – нинди генә бәйрәм булмасын, авыл җыр-моңга күмелә. Чыты халкы ял да итә, эшли дә белә. Авылдашларын бер йодрыкка җыеп торучы мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов тырышлыгы бу.

Яңа ел да аларда башкалардан аермалы итеп узган. Алар авылдашлар белән алдан сөйләшеп, Яңа елны өйләрендә каршылаганнан соң, яңадан кире очрашканнар.

– Халык соравы буенча ашап-эчкәч, төнге сәгать бердә “Кое тавы”нда очраштык. Тауны алдан чистартып, шуар өчен эзләр ясап куйган идек. Төнлә шунда җыелып, лотореялар уйнаттык. Төп приз – куян иде. Авылдашлар бик ошатты. Бәйрәмнән соң һәр кешене атлар җигеп өйләренә озатып куйдык, – ди Миннур Шәмсетдинов. – Икенче көнне исә, балалар өчен дә бәйрәм ясадык. Каникулларны әрәм итеп ятмыйбыз. Һәркөнне берәр чара ясап мәш киләбез. Кунакка кайтучылар да күп бит. Рәхәтләнеп ял итсеннәр дибез. Иске Яңа елын каршылаганчы, бәйрәм чаралары дәвам итәчәк әле. Күңелле ял итәсегез килсә, Чытыга килегез!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү