Рәүф абый 103 яшьлек туган көненә чакыра

Буада яшәүче Рәүф Төхфәтуллин туган көненә әзерләнә. Ходай кушса, 5 гыйнварда 103 яшен тутыра ул. Чынлыкта аңа 103 яшь октябрьнең 5дә тулган икән инде. 1919 елның көзендә дөньяга килсә дә, әтисенең энесе Рәүфне 1920 елның 5 гыйнварында гына яздыра. Армиягә соңрак барачак, янәсе.

Язмыш исә үзенекен итә: Рәүф абый 28 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлый.
Сугыш ачысын күрсә дә, яраткан кешесен югалтса да, ул әле дә үзен егетләрчә хис итә. Күз тимәсен, күңелендә дәрт-дәрман бар. Бер зарланмый, тормышны яратып яши. Шушы көннәрдә Буа районы башлыгы башлыгы Ранис Камардинов ветеранда кунакта булган. Ул анда улларын да ияртеп алып барган. Рәүф абый аларның барысын да туган көненә чакырган.
– Без дә Рамзан һәм Рәхим белән шулай ук бәйрәмгә чакыру алдык. Малайлар беренче тапкыр шундый олы яшьтәге кешене күрде. Рәүф Төхвәтуллин белән фотоальбом да карадык, – дип хис-кичерешләре белән бүлешә Ранис Камардинов.
Рәүф абый бер дә зарланмый. Тик торганым юк, ди.
– Табиблар миңа гел хәрәкәттә булырга куша. Шуңа күрә бер дә тик ятмыйм. Гел саф һавада йөрим. Ашарыма җитә, өем җылы. Тик күңелемә хатыным җитми. Рәхәтләнеп авылга кайтып яшәрбез дигән идек. Булмады, – дип уфтана ул.
Ветеранны ялгыз калдырмыйлар, ярдәм итүчеләр бар икән. Социаль хезмәткәр атнага ике тапкыр килеп, барлык эшләрен башкара икән. Ә менә ризыкны Рәүф абый үзе әзерли, пешерергә ярата икән.
– Олыгая башлагач, әкренләп тоздан һәм баллы ризыклардан арындым. Күбрәк яшелчә һәм кипкән җимешләр яратам. Җиде сәгать йоклыйм. Башым борчып интектерсә дә, йөрәгем нык. Шуңа яшимдер инде, – ди ул. – Озак яшәүнең сере нидә дисезме? Аракы эчмәдем, тәмәке тартмыйм. Һәр иртәм физик күнегүләрдән башлана. Ялкауланып ятмаска гына кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү