Узган ел вакыйгаларга бай булды. Ил, дөньякүләм яңалыклар белән беррәттән һәр авыл, һәр җирлекнең үзләренә генә хас вакыйгалары, сөенечләре һәм көенечләре булып торды. Шуңа күрә без узган елда гаҗәпләндергән, сокландырган авылларны, җирлекләрне барларга булдык.
Патриотик рухлы авыл
Елына бәйле рәвештә, исемлектә әлеге вакыйга беренче урын алып торырга тиеш дип санадык. Илгә килгән борчу, тынгысызлык бер генә авылны да, җирлекне дә читләтеп узмады. Республикада ир-егетләре күпләп киткән авыллар шактый. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, Кайбыч районы авылларыннан хәрби операциягә киткән егетләр шактый күп. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтүенчә, егермешәр ир-атын яуга озаткан авыл җирлекләре бар.
– Районыбызда бик күп егет мобилизацияләнде. Алар арасында үзләре теләк белдереп кузгалучылар да бар. Мәсәлән, кечкенә генә Кушкүл дигән авылдан абыйлы-энеле Родионовларны әйтер идем. Алар икесе дә хәрби комиссариатка үзләре килде. Шулай ук Олы Подберезье җирлегеннән 13 егет китте, аларның дүртесе абыйлы-энелеләр. Олы Тәрбит авылыннан 6 ир-атны хәрби операциягә озаттык. Олы Тәрбит зурлыгы буенча районда уртача авыл дип санала. Ул элек-электән аерылып торды: аннан армия сафларында хезмәткә китүчеләр гел күп иде. Олы Тәрбиттә чын ватанпәрвәр егетләр яши. Бу, әлбәттә, авыл мохитеннән, тәрбиядән дә тора. Патриотик рухлы авыллар, гаиләләр булу гаҗәп, әлбәттә, – диде ул.
Рәмис Хәлиев әйтүенчә, район җитәкчелеге әлеге гаиләләр белән элемтәдә тора, хәлләрен белешә, ярдәм кирәк булса, игътибарсыз калдырмый.
– Кызганыч, югалтуыбыз да бар. Мобилизацияләнгән бер егетебезне җирләргә туры килде. Инде башкалары исән-имин гаиләләренә янына әйләнеп кайтсын иде, дип телибез, – диде район башлыгы урынбасары.
Зур мәчет ачылган авыл
«Безнеке кебек мәчет республикада башка юк. Ул – безнең горурлык». Яңа Чишмә районының Акъяр авылы халкы әнә шулай ди. Быел биредә яңа ике катлы гыйбадәт йорты ачылган. Авыл советы башлыгы Данияр Гайнуллин әйтүенчә, әлеге бина акъярлыларның бердәм тырышлыгы һәм көче, шул исәптән шушы авылда туып-үскән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татэнергосбыт» җәмгыяте директоры Рифнур Сөләйманов ярдәме белән сафка баскан. Мәчетне Рифнур әфәнденең әтисе исеме белән атаганнар – «Хәйдәр».
– Акъяр авылында моңа кадәр мәчет сыйфатында гади бер авыл йорты гына файдаланылды, – ди Данияр Гайнуллин. – Яңа гыйбадәтханә 150 кешегә исәпләнгән. Мәрмәр идәннәр белән бик купшы итеп эшләнде. Ничә сумга төшкәнлеген белмим, тик шактый чыгымлы төзелеш булгандыр, дип уйлыйм. Беренче катта ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, ашханә урын алды, икенче катка 12 укучыга исәпләнгән уку сыйныфы, фарыз залы һәм имам бүлмәсе урнашты. Мондый матур, затлы мәчет башка авылларда бармы икән?
Мәчет янәшәсендә балалар өчен мәйданчык та ясап куйганнар, агачлар утыртканнар.
Бәйрәмле авыл
2022 елда Мөслим районының Иске Вәрәш авылында Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды. Мөслим шәхси һәм фермер хуҗалыкларында иң күп кош-корт асраучылары белән дә данлыклы. Биредә берничә мең баш каз асраучылар бар. Шуңа күрә әлеге матур чараның Мөслим районында узуына гаҗәпләнәсе дә түгел. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева әйтүенчә, бәйрәмне, бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып, 92 яшьлек Рәйсә апа Хәсәншина йортында уздырганнар.
– Авылыбыз өчен зур вакыйга булды бу. Авылыбызда кош-корт тотучылар күп. Коронавирус аркасында чигерелгән чарага бик көтеп, зур теләк белән әзерләнделәр авылдашлар. Ул көнне безгә 100дән артык кунак кайтты. Бу чараны уздырыр өчен ни өчен Иске Вәрәш авылы сайланды соң? Чөнки, бердән, безнең авылның табигате бик матур, чишмәләре, буалары күп. Чишмәбез авыл башында гына урнашкан. Өйдән казларны алып төшеп чайкарга да уңайлы булды. Аннан соң Рәйсә апаның йортында әлегә кадәр кулланылышта булган мич бар. Анда без тәбикмәк пешердек. Гомумән, йорты элеккеге йолаларны күрсәтер өчен бик матур. Матур миче, чигүле мендәрләре дә булган нурлы йорт, – диде ул.
Зөлфия Галиева сүзләре буенча, хатын-кызлар каз йолку, эч алу, каз мае белән майланган тәбикмәк пешерү кебек эшләрнең тәртибен аңлаткан. Яшь киленнәр мендәр тутырырга, бала-чага канат сыдырырга, май канаты бәйләргә өйрәнгән. Аннан соң «Дуслык» чишмәсендә бәйрәм оештырганнар.
Юмарт авыл
Әлеге исемлектә Мөслим районының Иске Сәет авылы һичшиксез булырга тиеш дип уйладык. Башкалар 300–400 сум үзара салым акчасын бирмәс өчен җан талашканда, авыл ихтыяҗы өчен кеше башыннан 18 мең сум җыючылар тагын бармы икән? Аһ-һай. Булса да, бик сирәктер.
Алмаз Сабирҗанов – шушы авылда туып-үскән егет. Әлеге вакытта монда өлкән яшьтәге әнисе яши. Энесе Илназ белән үзе Мөслимдә яшәсәләр дә, авылдашларына үзара салым акчасы җыярга тәкъдим итәләр, үзләреннән дә өлеш чыгаралар.
– Безнең урамга Советлар Союзы чорында су торбасы сузылмый калган, – диде Алмаз. – Авыл кечкенә, урамда йортлар саны да аз. Якынча 35ләп кеше яши. Аларның да күпчелеге – пенсия яшендәгеләр. Дөрес, җәен халык бераз арта. Авыл кечкенә булса да, халкы бердәм һәм Иске Сәетне бик ярата. Әнкәй дә өлкән яшьтә, һаман су ташытып җәфалыйсыбыз килмәде. Аннан соң без бит туып-үскән урамга ярдәм итәргә тиеш, авылдашлар да туганнар кебек якын. Авыл зурмы ул, кечкенәме – шунда туып-үскән кеше өчен ул бер үк дәрәҗәдә якын һәм газиз булып кала. Дустанә мөнәсәбәттә күп еллар гомер иткәнгә, күршеләр белән киңәш-табыш итеп, программада катнашырга булдык һәм бәхеткә, җирлек башлыгы да безнең фикерне хуплады. Энем Илназ – һөнәре буенча бухгалтер. Шуңа күрә ул оештырып, белешеп йөрде. Шулай итеп, җәй башында ике йөз метр су торбасы сузып, урамыбыз, ниһаять, сулы булды. Бу – безнең өчен, чыннан да, ел вакыйгасы. Күптән көтелгән сөенечле яңалык.
Креатив җирлек
2021 елда Теләче районы, иң зур юлбарыс сыны ясап, республикада танылган иде. Куян елын каршы алганда да сынатмады теләчелеләр. Биеклеге – тугыз, озынлыгы унбер метрдан артык булган куян янында олысы да, кечесе дә фотога бик яратып төшә икән. Аны ясар өчен кар, салам һәм агачны файдаланганнар. Алай гына да түгел, сыннар ясауга һәр авыл, һәр оешма кушылган. Районның һәр оешмасы каршысында спортчы, язучы, банкир, агроном куян сыннары, әкият геройлары каршы ала. Җирлектә миллилеккә аеруча зур игътибар бирелгән. Шулай итеп, куяннар саны районда 1001гә җиткән. Күбесе – район үзәгендә.
– Быелгы кыш бик тотрыксыз. Әле кары, әле яңгыры явып тора. Ясаган сыннар берничә тапкыр эреп тә төште, ләкин халык бирешмәде. Кабат-кабат килеп ясады, – диде Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин. – Юлбарысны ясаганда, кар бөтенләй юк иде әле. Шунысы сөендерә: соңгы елларда кешеләр үз ишегалларын да бик матур итеп бизи башлады. Сыннар ясыйлар, гирляндалар куялар. Моңа бөтен урамнары белән кушылган авыллар бар.
«ВТ»ның тугры укучылары
Ә менә бу авыл халкы безнең өчен үтә дә кадерле, чөнки алар – газетабызны озак еллар алдырып, яратып укучылар. Сүзебез – Саба районының Иләбәр авылы халкы турында. Уртача зурлыктагы, якынча 300ләп тирәсе хуҗалыгы булган авылда безнең 15 тугры укучыбыз бар. Әйе, саннар артык зур түгел, тик язылучыларыбызның барысы да диярлек – «Ватаным Татарстан»ны озак еллар алдыручылар.
– Газетагызны бик яратып укыйлар. Вакытында китермәсәк, шунда ук сораштыра башлыйлар, – ди хат ташучы Гөлнара Габдрахманова. – Газетаны, беренче чиратта, китапханәгә йөрүчеләр, укытучылар алдыра. Электән үк алучылар күп. «Ватаным Татарстан»ның озак еллар тугры калган укучылары, дим мин аларга. Бөтен яңалыкны шуннан карап беләбез, барысы да бар, дип әйтәләр. Сәясәте дә, дине дә, авылы да, киңәшләре дә кирәк. Бөтен өлкәне колачлап алуыгыз ошый безгә.
Тугры укучыларыбызның берсе Сания апа әйтүенчә, газетаны кулга тотып уку рәхәт.
– Китапханәгә дә бик теләп йөрибез. «Ватаным Татарстан» газетасын да яратып укыйбыз. Күпме көч һәм хезмәт кергәнне аңлап, күреп торабыз. Һәр журналистның язмаларын яратып укыйбыз. Киләсе еллар тынычлык, бәрәкәт алып килсен, эшегездә зур уңышлар телибез, – диде ул.
Зөһрә Садыйкова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat