Җемелдәп торган Дорга авылының халкы: «Бер–беребезгә барып та бизәргә булышабыз»

Балтач районының Дорга авылы – иң сихри авылларның берсе бүген. Анда җемелдәмәгән бер генә йорт та юк. Һәркайсы үзенең яшәгән урынын, берсеннән–берсе уздырып, гирляндалар белән бизәгән. Авылда 68 хуҗалык бар һәм 200дән артык кеше яши.

– Монда нигездә керәшеннәр гомер итә. Катнаш гаиләләр дә бар. Быел Дорга авылы тагын да яктырак. Яшьләр генә түгел, 70–80 яшьлек әби–бабайларга кадәр капка төпләрен матур итеп бизәде. Урамнар әллә каян ялтырап тора. Монда туганнар күп. Шуңа күрә бер–берсенә барып та бизәргә булышалар. Иске Яңа елга кадәр шундый гүзәллек сакланачак. Клубта Чыршы бәрәмен дә күңелле итеп үткәрдек, –ди Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров.

Аның әйтүенчә, авыл кешеләре матурлыкны, чисталыкны ярата. Дорганың табигате дә матур. Доргалыларга карап, җирлектәге башка авыллар да ачыла, бизәү эшенә активрак кушыла башлаган. Иң матур йортларны исә район күләмендәге бәйгедә билгеләячәкләр.

Жюри әгъзаларына иң –иңнәрне аерып алуы да кыенга туры килер, мөгаен. Бар утлар кабынганда исә Дорганың иң сихри авыл дип табылырлыгы бар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү