Кечкенә Куянның зур өметләре: Куян авылында ничек яшиләр?

Узган ел ахырында Актаныш районының Куян авылы турында язган идек, хәзер Минзәлә районында яшәүче куянлыларның хәлләрен белешергә булдык. Анда 24 йорт исәпләнә, тик 15ендә генә яшиләр. Пропискада торучылар –49. Кечкенә авылның планнары зурдан булып чыкты. Тик хыялларны тормышка ашыру өчен юл кирәк. Калганын үзләре башкарып чыгарга җыеналар.

Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, авылга 1784 елда нигез салынган. 1795 елда авылда – 67, 1959 елда – 372 , 2005 елда 53 кеше яшәгән. Куян авылы Бикбау авылының 5нче бригадасы булып саналган. Элек куян, сарык фермалары булган. Мәктәп, кибете булмаса да, медпункт, клуб–китапханә, мәдрәсәсе бар. Башлангыч мәктәпне бер генә бала калгач, япканнар. Авылда эш, юл юк, шуңа күрә яшьләр шәһәргә китә. Куянда 55–60 яшьтәге биш гаилә бар. Алар – иң яшьләре. Быел беренче тапкыр авыл көнен уздырганнар. Барысы йөзгә якын кеше җыелган. Мәрхүмнәрне дә онытмыйлар. Зиратны да бергәләп карап тоталар икән.

“Юлсызлык үзәккә үтә”

Куян авылы балаларын элек “декабрист балалары” дип йөрткәннәр. Бигрәк тә авыл кияүләре: “Сезгә ат һәм вертолет белән генә кереп була”, – дип шаярткан. Хәзер дә хәлләр әллә ни үзгәрмәгән анысы. Тик юлны ачсалар, машиналар үтә ала.

–Безнең авылда яшәргә бик җайсыз, кызым. Иң авырткан урыныбыз – олы юлга чыгар өчен юл булмау. Яз–көз муеннан пычракка батабыз. Машиналар йөри алмый. Чирләп китсәң, кая барасың? Инде ничә елдан бирле район җитәкчелеге, юл салабыз, дип ышандыра. Хәзер хисап җыелышында, 2024 елга дип планлаштырабыз, диделәр. Өч мәртәбә җыйган үзара салым акчасына урамга таш салдык. Әле дүрттән бер өлешенә җитмәде. Авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче авылдашлар да кеше башыннан 2,5 мең сум бирде. Авыл чатында тукталыш та кирәк. Ә болай газы, суы бар. Автокибет вакытында килеп тора. Өч кызым, оныкларым бар. Аллага шөкер, бик бай әби, – диде ялгыз яшәүче 68 яшьлек Хәмидә апа Бәдриева.

Яшь вакытта фермада сарыклар караса, аннан Хәмидә апа Минзәләдә кабул итү пуктында эшләгән. Районнан авылга товарлар, кирәк әйберләр алып кайтып саткан. Итек басарга йоннар җыйган. Көнкүреш техникасын төзекләндерергә белгечләр чакырткан. Кыскасы, ике авылга хезмәт күрсәткән. Иминиятләштерү буенча агент, авылда кулуб мөдире … Аннан соң Аю авылыннан Куянга почта ташыган.

Буран гына чыкмасын…

Кечкенә авылда фельдшер булу – үзе бер бәхет. Вәзирә Гыйльмуллинаны бик яхшы белгеч дип мактыйлар. Куян һәм күрше Әхмәт авылы халкына медицина хезмәте күрсәтә ул. Җәяү дә йөри, ире машина белән дә илткәли. Куян халык картаеп баргач, өлкәннәрнең өйләренә дә йөргәли.

Вәзирә монда 1996 елда Минзәлә районының Калморза авылыннан килен булып килгән. Төп йортта мәрхүм каената, каенанасы белән бик тату яшәгән. Аларның ризалыгын алганганмы, бик рәхәт яшибез, ди. Ире Рафил умарта тота. Бер кыз, бер ул үстергәннәр. Алар ялларда кайтып, әти–әниләренең хәлләрен белешеп тора. Кечкенә авылда яшәвенә бер дә үкенми Вәзирә ханым.

Әмма аны да юл мәсьәләсе борчый. Фельдшер булгач, җаваплылык дигән нәрсә бар бит. Буран чыга башласа, машиналарын тизрәк авыл башына чыгарып куялар икән. Дөнья хәлен белеп булмый, барысына да әзер булып торырга кирәк.

–Урамына ничек тә керерсең. Бикбау белән Куян арасындагы юлны хәл итсәләр, бик сөенер идек. Авылның киләчәккә өмете бик бәләкәй шул. Юл булса, артыр иде, әлбәттә, – ди 55 яшьлек Вәзирә Гыйльмуллина.

Тарихны белмичә булмый

Нәзимә апа Галләмова Минзәләдә яши. Аның мәрхүм ире, әтисе дә Куян авылыннан. Ике йортны да тәртиптә тота. Үзе шәһәрдәге 3 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын укыткан. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, балаларны шахмат серләренә өйрәтә. Куян авылы тарихын язарга да, бик күп нәрсәгә дә вакыт таба ул. Әлегә китапка мәгълүматлар туплый.

– Музей оештырырга йөрибез. Авыл халкы экспонатлар китерә. Мәктәп ябылгач, шуны төзекләндереп мәдрәсә ачтык. Җәй көне шунда авыл апаларына гарәп теле дәресләре оештырам. Мәдрәсәгә сәдакә биреп торалар, рәхмәт. 100 мең сум грант откан идем, шул акчаны мәчет төзелешенә тотарга телим. Җәй көне эшне башларга иде исәп. Әле башта проектын төзисе бар. Мәчет төзелсә, бәлкем, авылга күченеп кайтучылар да булыр иде. Авылда ачык этнографик музей да төзисем килә. Янында чәйханәсе дә булыр дип күзаллыйм. Бер эшмәкәр тапкан идем, ничек булыр, –ди 62 яшьлек Нәзимә апа, хыяллары турында тыйнак кына.

Минзәләдә яшәүче заманасында математика укыткан Гөлшат Галәветдинова да – авылы өчен җан атып йөрүчеләрдән. Сугышта һәлак булучылар истәлегенә төзелгән һәйкәлдәге исемнәрне яңарту, хаталарын төзәтү белән мәшгуль ул. Сугышта хәбәрсез югалган бабасын 13 ел эзләгән икән. Аның каберен табып, туганы белән Великий Новгород якларына барып, рухына дога кылып кайткан. Аның да исем–фамилиясен һәйкәлгә керттергән.

– Юл булса, пенсиягә чыккач, авылга кайтыр идек, диючеләр бар. Әти–әниләренең нигезләрен яңарталар, ташламыйлар. Без дә нигезне карап тотабыз. Казанда яшәүче сеңлекәшләрем лаеклы ялга чыккач, авылга яшәргә кайтабыз, диләр. Куянда яктылыкка өметләнәбез, –ди Гөлшат Галәветдинова.

 

Куян авылы укытучыларга бай булып чыкты. Актанышта яшәүче, заманасында математика укыткан Венера апа Гомәрова да авылына атап шигырь язган. Беткән авылларның барысының да язмышы чагыла анда. Сез дә укып карагыз әле, үзәкләрне өзәрлек бит.

Сәрия Мифтахова 

Рәнҗемә авылым

Кайтып килдем әле Куяныма

Аз гына вакытка гына булса да,

Каршы алды бөкерәйгән нигез,

Өзелергә торган бусага.

Үзәкләрне өзеп хәтер телгә килде:

Гөрләп торыр иде элгәре,

Төзек йортлар, матур ихаталар,

Татар авылының үрнәге.

Капка төпләрендә утыргычта

Көтү каршылады өлкәннәр,

Хәл-әхвәлне шулай белештеләр,

Кич җитүне шуңа көткәннәр.

Бала-чага чапты шау-гөр килеп,

Саннарын соң кемнәр санаган,

Һәр капкадан 4-5 бала чыкты,

Кунаклар да кайтты каладан.

Инеш яланы да гөрләп торды,

Бәпкә сакладылар әбиләр,

Оныклары кабык арбаларда,

Самавырлар җырлый моң белән.

Ә инештә каз оясы белән

«Маймыч» тота бала-чагалар,

Кайберләре майкаларын салып,

Җәтмә итеп суга салалар.

…менә шулар күз алдына килде,

Бик аз гына вакыт эчендә,

Куяныма кайтып дога кылдым

Июль аеның җомга кичендә.

Авыл тып-тын, ятим йорт-куралар

Авыр буйлап озатып калалар,

Рәнҗемәсәң иде авылкаем,

Читтә гомер иткән балаңа.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


3 фикер

  1. Минзэлэдэн трактор сотка килэ иде, ул дэрья елгасына буа ясый иде. Ботен авыл халкы, бала чага олылар каз оялары алып су кимегэч, суны болгатып балык тота иде.
    Клуб артында кызыл балчык ала торган ж,ирдэ яз коннэрендэ балар уйнарга ж,ыела иде. Бача артында чирэмдэ бэбкэ саклый идек.

  2. Эссэлэму алейкум вэ рэхмэтулла вэ бэрэкэтух хормэтле авылдашлар🙏🙏🙏
    Бик саваплы эшлэр башлагансыз икэн,жанга рэхэт булып китте Аллага шокер🙏Авылда мэдрэсэ,мэчет булдырырга йоргэн авылдашларны Ходай Тэгэлэ узенен рэхмэтеннэн,йэрдэменнэн,шэфкэтеннэн ташламасын иде,Ээмин🙏🙏🙏

Фикер өстәү