Әфган җилләре искәндә: 9 елдан артык барган сугыш нинди эз калдырды?

Моннан 43 ел элек, декабрь ахырында совет гаскәрләре Әфганстан территориясенә керә. Солдатлар һәм офицерлар Яңа елны чит илдә, чит җирдә каршыларга мәҗбүр була.

Боерыкны үтәргә!

Документлардан күренгәнчә, Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү турында фикер алышу 1978 елның язында ук башлана. Ул вакытта бу илдә Апрель (Саур) революциясе булып уза. Әмма яңа хакимият оппозиция һәм кораллы отрядлары булган мөҗәһитләр ягыннан бик зур каршылыкка очрый. Алар Кабулга буйсынмыйлар. Саур революциясе лидеры Хафизулла Әмин, совет гаскәрләрен кертүләрен үтенеп, Кремльгә мөрәҗәгать итә башлый. КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы башта озак вакытлар бу үтенечне кире кага, алмашка корал гына тәкъдим итә. Әмма әфган армиясе әзерлегенең ни дәрәҗәдә көчсез икәнлеген исәпкә алганда, корал бирүнең нәтиҗәгә китермәячәге көн кебек ачык була. 1979 ел башында Әфганстанга яшерен генә һава-десант гаскәрләрен һәм Баш разведка идарәсенең махсус подразделениеләрен кертү дә ярдәм итми. Вазгыять бик катлаулана. 1979 елның көзендә Политбюро Оборона министрлыгының фикерен сорый: генераллар гаскәр кертү турында ни уйлый икән? Генштаб начальнигы Огарков һәм аның беренче урынбасары Ахромеев, гаскәрләрне кертмәскә кирәклеген исбатлап, оборона министры Устиновка дәлилләр тәкъдим итә. Әмма Устинов кискен генә җавап бирә: «Чәйнәмәскә, боерыкны үтәргә!» Соңрак «яшерен» булудан туктаган «кызыл китап»-тагы Политбюро беркетмәләреннән күренгәнчә, бу вакытка инде карар кабул ителгән була. 24 декабрьдә оборона министры Әфганстанга гаскәр кертү турында директиваны имзалый.

Совет сугышчысына аталган мөрәҗәгатьтә мондый сүзләр языла.

 «Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында син, совет хөкүмәте карары буенча, Әфганстан демократик республикасы хөкүмәте үтенече буенча һәм Дуслык, татулык һәм хезмәттәшлек турындагы совет-әфган килешүе нигезендә Әфганстан территориясенә кердең, безгә дустанә илнең халкына интернациональ ярдәм күрсәтәсең, безнең көньяк чикнең куркынычсызлыгын тәэмин итәсең».

Вакыт үтү белән «интернациональ ярдәм» зур сугыш һәм фаҗигагә әйләнә. Күп сораулар бүген дә җавапсыз кала. Ул вакытта да хәрби хезмәткәрләр, хәтта түбәнрәк чиндагы офицерлар да: «Ни өчен без Әфганстанда сугышырга тиеш?» – дигән сорауга җавап таба алмыйлар. Дөрес, соңрак хәрби экспертлар арасында бу мәсьәләне өйрәнүчеләр күп була. Шуларның берсе – Виктор Баранец. «Ни өчен совет гаскәрләре, Әфганстанга керү белән, Хафизулла Әмин сараен штурмлый башлый (югыйсә ул үзе үк совет гаскәрләренең килүен үтенеп сорый бит)?», «Бу илгә махсус операциядән башка гына ярдәм итеп булмый идеме?» дигән сорауларга ул менә ничек җавап бирә.

– Әминлеләр арасында хакимият өчен көрәш башлана. Совет хәрби разведкасы, әфган лидерының америкалылар белән яшерен сөйләшүләр алып баруын ачыклый. Ул вакытта, имеш, Америка Әфганстанга кертү өчен гаскәрләрен әзерләгән дә була инде. Шул сәбәпле Хафизулла Әминне хакимияттән алып ташлау турында карар кабул ителә. Бу карар инде 27 декабрьдә үк «Шторм-333» операциясе ярдәмендә үтәлә. 700 хәрбидән торган отряд Таҗ-бәк дип аталган баш сарайны 45 минут эчендә кулга төшерә. Совет гаскәрләре – 11 кешесен, ә Әмин сакчылары 350 кешесен югалта.

Хәзер инде артка әйләнеп карасак, бу махсус операциядән башка да ярдәм итә алыр идек, дип фикер йөртүчеләр дә бар. Әмма ул вакытта СССР җитәкчелеге аерым бер нокталарга гына юнәлтелгән махсус операцияләр белән бернәрсә дә хәл итә алмас иде. Чөнки Әмин урынына калган Бабрак Кармальның дошманнары артык күп була. Шул исәптән армиядә дә, махсуслашкан хезмәтләрдә дә. Йөзләгән офицер һәм солдатлар мөҗәһитләр ягына күчә. Күп кенә шәһәрләрдә җирле хакимият Кабулга буйсынмый. Әфганстанны саклап калу анда «социализм идеяләрен тарату»ны аңлата, ә инде саклап кала алмау – СССР көньяк чикләрендә контрольне югалта дигән сүз.

Әйтергә кирәк, СССР башта әфган сугышына «яшерен» тамгасын суга. Бу хакта газеталарда язылмый, телевидениедә күрсәтелми. Андагы югалтулар турында әйтүне бөтенләй кирәк дип санамыйлар. Совет гаскәрләренең Әфганстан Демократик Республикасында «интернациональ бурыч» үтәүләре турында гына языла. Бу сугыш турында 1980 нче еллар урталарында гына дөресен сөйли башлыйлар.

Сугыш 9 елдан артык бара. Безнең гаскәрләр чыгарылганнан соң да, СССР Кармальдан соң килгән Нәҗибулла хакимиятенә ике ел корал белән ярдәм итеп тора әле. 1991 елда мәгълүм сәбәпләр белән бу ярдәм туктатыла. Әфганстанга аннан соң башка ил гаскәрләре дә керә. Әмма бу илдә әле дә тынычлык урнаша алганы юк.

Әлеге вакыйгалар хәзер ничек бәяләнсә дә, бу вакыйгалар – безнең тарихның бер өлеше. Аны беркая да куеп та, онытып та булмый. Әфган сугышында бик күп егетләребез башын салды, батырлык күрсәтте. 86 солдат һәм офицерга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Сәясәтчеләр нинди генә максат куйса да, егетләр үзләренең интернациональ бурыч үтәгәненә ышанды һәм шуңа тугры булып калдылар да.

Татарстан Геройлары 

«Хәрби Дан клубы» Татарстан ассоциациясе җитәкчесе Михаил Черепанов әфган сугышчыларын барлау эшенә зур игътибар бирә.

– Әфганстан сугышы 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итте. Нәкъ шул көнне бу илдән соңгы совет сугышчысы үз иленә аяк басты. Меңнәрчә «шурави» Ватанга исән-сау килеш кайта алмады. Араларында Татарстан хәрби комиссариаты аша хезмәт итәргә алынганнары да бар, – ди ул.

Әфганстан территориясендә сугыш алып барган 40 нчы армиянең хәрби хәрәкәтләрендә Татарстанда туган яки яшәгән 9358 кеше катнаша. Шуларның 2221е орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Өч якташыбыз Россия Герое исеменә лаек була.

Ильяс Дилшат улы Дауди (Сафин) 1967 елда Азнакай бистәсендә туа. Мәскәүдә Губкин исемендәге Нефть һәм газ институтында белем ала. Әфганстанга үзе теләп китә. Күрсәткән батырлыклары өчен командование аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә, әмма Ильяс ике Кызыл Йолдыз ордены белән генә кайта. Госпитальләрдә дәваланганнан соң Мәскәүдә эшли, гаилә кора, алты бала үстерә. 23 ел үткәннән соң гына, 2010 елның 27 декабрендә Минтимер Шәймиев катнашы, Россия Президенты указы белән Ильяс Даудига Россия Герое исеме бирелә.

Николай Александрович Беляев. 1958 елда Самарада туа. 1975 елда Казан Суворов училищесын, 1979 елда Рязань югары һава-десант команда училищесын тәмамлый. Әфганстандагы сугышта 1982 елдан алып 1985 елга кадәр рота командиры буларак катнаша. Россия Герое исеме аңа 1993 елның 7 октябрендә бирелә. Бүген ул – генерал-майор, һава десанты гаскәрләренә хәрби әзерлек үткәрә.

Газинур Гарифҗан улы Хәйруллин. Чүпрәле районында туып-үсә. Дөрес, бу героебызның язмышы башкачарак. Ул турыдан-туры хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый, әмма язмышы Әфганстан белән бәйле. 1995 елның 2 августында, Ил-76 самолетында икенче пилот буларак, ул талибларга каршы көрәш алып баручыларга патроннар илтә. Очкычны әфганлылар Кандагар аэродромына төшәргә мәҗбүр итә. Талиблар белән хезмәттәшлек итәргә теләмичә, бер ел үткәч, экипаж, үз самолетына утырып, әсирлектән кача. 1996 елның 22 августында Россия Президенты указы белән Газинур Хәйруллинга Россия Герое исеме бирелә.

Сан

Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр барышында

Татарстанда туып-үскән яки яшәгән

— 296 кеше һәлак була;

— 231 кеше сугышта алынган яралардан яки көчле психологик тетрәнүләрдән үлә;

— 546 кеше төрле имгәнүләр ала, 311 кеше инвалид булып кала.

Хәтер китабы 

– Әфганстан сугышында корбан булган хәрбиләр язмышы турындагы Хәтер китабында мин Татарстанда туып-үскән яки яшәгән 520 кешенең язмышын ачыкладым, – ди Михаил Черепанов. – Шуларның 31е – казанлылар, 217се республикабызда туып-үскән, 48е – Татарстан хәрби комиссариаты аша хезмәткә алынган кешеләр. Китапка ерак җирләрдә һәлак булган яки госпитальләрдә яралардан тернәкләнә алмыйча вафат булганнарны гына түгел, күп еллар үткәч тә, яралардан сихәтләнә алмыйча җан тәслим кылган яки стресстан чыга алмыйча үлеп киткән, үз-үзенә кул салган сугышчыларны да керттем. Чөнки алар да – һичшиксез, бу фаҗиганең корбаннары.

Сан

Әфганстан сугышы барышында һәлак булганнар (ил буенча):

солдат һәм офицерлар – 15031;

СССР Дәүләт Куркынычсызлыгы комитеты хезмәткәрләре – 585;

Эчке Эшләр министрлыгы хезмәткәрләре – 28;

хәрби киңәшчеләр, белгечләр, тәрҗемәчеләр – 180.

Сан

Әфганстанда гомуми санитар югалтулар (ил буенча) – 469685 кеше.

Шулар арасыннан:

53753 – яраланган, контузия һәм җәрәхәт алган;

415392 – авырып киткән;

455071 – яңадан сафка баскан;

2960 – үлгән,

11654 – сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителгән, шулар арасыннан:

10 751 – инвалидлык алган;

417 – хәбәрсез югалган яки әсирлеккә төшкән, шулар арасыннан 1999 елның 1 гыйнварына 130ы кире кайта алган.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү