Укучы укытучысына кул күтәргән! Укытучы укучысын кыйнаган! Мондый вакыйгалар, кызганыч, хәзер беркемне дә гаҗәпләндерми. Ә кем гаепле? Укытучы – укучы – әти-әни өчпочмагында кайсы як 60 градустан тайпыла? Бу сорауга җавап эзләгәндә һәр якта гаеп барлыгы, әмма аларның уртак тел табарга артык атлыгып тормаулары ачыкланды. Укытучы һәм Остаз елында бу хакта күбрәк сөйләшү зыян итмәс иде.
Әйтмә син авыр сүз!
Замана баласының ачуын чыгару өчен күп кирәкми, укытучының бер кисәтү ясавы да җитә. Әнә Мәскәүдә 15 яшьлек үсмер химия укытучысына шуның өчен кул күтәргән дә инде. Вакыйга 28 яшьлек педагогны хастаханәгә озату белән тәмамланган. Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә исә укытучы суккач, укучысы аңын югалтып егылган. Чаллыда килеп чыккан күңелсез очрактан соң халык икегә бүленде: берәүләр укытучыга кул күтәрергә маташкан кечкенә малайның әти-әнисен, икенчеләр исә сыйныфта тәртип урнаштыру алмауда укытучыны гаепли.
Мәктәптә тынычлык юк. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да узган ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында тәрбия мәсьәләсен бер генә мәртәбә телгә алмады.
– Соңгы вакытта бик эгоист балалар тәрбияләдек, ахры. Укучы, өенә кайтып, укытучыдан зарлана икән, мондый гаиләнең киләчәге юк. Анда гомер буе кемнәндер гаеп эзләп яшәячәкләр. Бала башта – укытучысын, аннан әти-әнисен гаепли башларга мөмкин. Әхлак өйдән башлана. Виртуаль дөньяда яшибез, рухи кыйммәтләр югала бара. Бер-беребезгә карата сабырлыгыбыз да ун гына минутка җитә бит. Балалар белән күбрәк аралашыйк. Иң мөһиме – тәрбия. Мин моны министр булганга гына әйтмим, – диде Илсур Һадиуллин.
«Без генә тыя алмыйбыз»
Без бу хакта укытучыларның үзләре белән дә сөйләштек. Әмма ни гаҗәп, әйтер сүзләре булса да, исемнәрен күрсәтергә теләми алар. Шаккаткыч: без бит гомуми кыйммәтләр, һәрберебезне борчыган тәрбия мәсьәләсе турында сөйләшәбез. Әрләп-сүгеп, ачуланып, укытучыларны фикер әйтә алмаслык дәрәҗәгә җиткердекме, әллә алар үзләре, БДИ күрсәткечләре артыннан куып, тәрбия эшләренә битараф кешегә әверелдеме? Алла сакласын!
– Балаларның укыйсы килми, өй эшләрен дә эшләмиләр. Электрон тәмәке тарталар, энергетиклар эчәләр. Билгеле, укытучыга ошамый инде бу. Ә ул кисәтү ясамыйча түзә алмый. Тик укытучы хәзер сүгә дә, ачулана да, «2ле» куя да алмый. Хәзер әти-әнисе килеп җитәчәк, – ди башкаладагы бер мәктәпнең директор урынбасары. – Укытучыны сыйныфта бикләп калдыру, урындыгына акбур кую, киемен ертулар бүген дә бар. Бездә дә баланы ачуланган педагоглар юк түгел. Болай да чирек саен укытучы эштән китә. Ярамаган сүз әйтә дип, барысын куып бетерсәң, укытырга кем кала? Шуңа күрә мәктәп күп нәрсәгә күз йома. Йөгәннән ычкынган балаларны укытучы гына тыя алмый. Системаны үзгәртергә кирәк. Балык башыннан чери бит. Бөтен проблеманы хәл итүне мәктәп җитәкчелеге, әти-әниләр карамагына калдырып баралар. Телефон да – бер бәла. Балалар, шуңа алданып, дәрестә тыңламый, тәнәфестә, ашханәдә дә интернеттан чыкмый. Алып куйсаң, сезнең хакыгыз юк, диләр. Әнисе дә шулай ди. Баланың кулыннан тартып алырга ярамый. Мәктәпкә телефон белән килмәскә, дигән закон кертеп булмыймыни? Әгәр тыйсалар, балаларның яртысы яхшырак укый башлар һәм тәртиплерәк булыр иде.
Көннекен – көнгә…
Кукмара районының элеккеге мәгариф бүлеге җитәкчесе, Казандагы 80 нче татар-рус мәктәбе директоры Роберт Мансуров белән дә замана укучылары һәм укытучылары арасындагы низаглар турында сөйләштек.
– Кемдер сезгә, бездә андый әйбер бөтенләй юк, дип әйтә икән, дөрес түгел. Тормыш бу. Элек тә, хәзер дә бу сорау актуаль булып кала. Гади мәктәптә баланың төрлесе бар. Укучыларны сайлап ала торган уку йортларына тәрбияле, укуга һәвәс балалар килә. Әгәр мәктәптә мохит әйбәт икән, күңелсезлекләр азрак килеп чыга. Мәктәп директорының әти-әниләр белән уртак тел табып эшләве кирәк. Хәл ителми торган проблема юк. Аны бары көннекен – көнгә, айныкын – айга хәл итеп барырга өйрәник, – ди Роберт Мансуров.
Сүз укытучының сабырлыгына килеп җитте. Тыңламый дип, укытучы балага ярсып кычкырырга, кул күтәрергә тиеш түгел бит инде?
– Беләсезме, укучылар арасында азып-тузганнары да аз түгел. Мәктәптә нинди генә бала юк. Әле бит әти-әнисе, әби-бабасы да килеп кушыла. Укытучыга алар белән эшләү бик авыр. Әмма син бу һөнәрне сайлагансың икән, алардан югарырак бул. Баланың фикерен бүлдермичә тыңлап бетер, аннан зирәк итеп аңлат, – дип җавап бирде Роберт әфәнде.
КФУдагы психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Роза Вәлиева фикеренчә, иң элек барысы да гаиләдәге тәрбиядән килә.
– Соңгы елларда укытучы өчен төп проблема укучылардан бигрәк әти-әниләр белән аңлашылмаучанлыкларга кайтып кала. Беренчедән, җәмгыятьтә педагогларның абруе югары дәрәҗәдә түгел. Элек укытучыга хөрмәт зур иде. Соңгы вакытта дәүләтнең укытучыларның хезмәтен бәяләмәве дә мондый күренешләрнең килеп чыгуына йогынты ясамыйча калмыйдыр. Укытучыларга хезмәт хакы түләүдән дә күренә бу. Шуңа карап, башкалар да, укытучыга ни әйтсәң дә ярый, дип уйлый. Икенчедән, мәктәптә укыту хезмәт күрсәтүгә кайтып калды, дигән сүзләрне ишетәбез. Бернинди хезмәт күрсәтү дә түгел. Без соңгы вакытта белем бирүнең тәрбия җимеше икәнен аңлый башладык. Укучылар белән килеп чыккан барлык тискәре күренешләрдә укытучыны гаеплиләр. Укытучы белән укучы арасындагы мөгамәләгә килгәндә, бернинди велосипед та уйлап табарга кирәкми. Хөрмәт белән караганда, хәтта тупас укучы да бер укытучыга да кул күтәрмәячәк, дорфа сүз әйтмәячәк. Моңа ирешү бик авыр, әмма башкача булмый. Бу таләп үзгәрми: 20–30 ел элек тә шулай иде, бүген дә шулай.
Психолог киңәше
Укытучы белән укучы арасындагы аңлашылмаучанлыкларны ничек булдырмаска? Сорауларга мәктәп психологы Гүзәл Низамова җавап бирә.
– Гүзәл, бүгенге мәктәпкә ни булды? Нигә аның тирәсендә шау—шу кубып тора?
– Һәрберсе – аерым очрак. Берсендә – укытучы, икенчесендә укучы гаепле кебек. Тик моннан чыгып кына: «Мәктәпкә яки укытучыларга нәрсә булды соң?» – дип аптырау дөрес булмас. Бөтен кеше мәктәпне совет заманындагы кебек күрергә тели. Тик мәктәп инде күптән башка. Белем бирүдә, мәгълүмат алуда да чыганаклар күбәйде. Шуңа күрә мәктәп үз дәрәҗәсен югалта бара, белем бирү сыйфаты да түбәнәя. Монысы – бер. Икенчедән, элеккеге буын укытучылары үзләре дә балага артыгын бирә алмый. Дөрес, аларга совет мәктәбендә укыту күпкә җайлы булган. Ни өчен дигәндә, мәктәптә бар да яхшы: укытучылар да әйбәт, белемнең дә кадере булган. Хәзер алай түгел. Замана балалары үзләре дә башка: нерв системалары какшаган, тискәре, кирәкмәгән мәгълүмат та күп. Шуңа күрә балалар укытучыларның ярсып китүенә, дорфалыгына түзеп тора алмый. Хисле укытучылар да күп бит хәзер. Янаулар, авыр сүзләр бала күңелендә төер булып җыела да бер калкып чыга. Кайбер укытучылар, өлкән яшьтә булуына карамастан, үзләрен кулда тота алмый.
– Дорфа укытучыны ничек төзәтергә?
– Укытучыларга үз фәннәре буенча гына түгел, советлар заманындагы педагоглар кебек профессиональ этиканы сакларга өйрәнергә кирәк. Элек мәгълүмат чыганагы аз булган. Шуларның берсе – укытучы. Хәзер исә яшьләрне попкультура, социаль челтәрләр, күпмедер дәрәҗәдә урам тәрбияли. Укытучы балага басым ясамаска, аны кыерсытмаска, сугыш чукмары, начар укыган балага каршы сыйныфташларын котыртмаска тиеш. Иң мөһиме – укытучыларның үз фәнен укытырга көче, энергиясе булсын. Әгәр педагог үз эшенә салкын карый, кызыксынуы җитми икән, аның дәресенә балалар дә шулай карый. Укучыда кызыксыну калмаячак. Минемчә, замана баласы хәзер башка, дип әйтү системадан башлана. Укучы белән җылы мөгамәлә булдыруны укытучы үз җаваплылыгына алырга тиеш. Үзен һөнәри яктан үстерү, бала белән теләсә нинди катгый аралашуларга да әзер булуны әйтәм мин монда.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat