Быел Татарстанда 5 миллион тонна ашлык җыеп алу күздә тотыла

Республикада 2023 елда 4,5-5 миллион тонна ашлык җыеп алу күздә тотыла. Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров шулай дип белдергән.

Моннан тыш быел 1,8 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,1 миллион тонна бәрәңге һәм башка яшелчә үстерү планлаштырыла. Республика президенты матбугат хезмәте хәбәренә карганда, май культуралары уңышы – 600 мең тонна булыр дип, терлек азыгы –1 баш шартлы терлеккә – кимендә 30 центнер азык берәмлеге күләмендә әзерләнер дип көтелә.


Фикер өстәү