Олег Кинҗәгулов: «Мин яхшы тәрбияләнгән…»

Яңа бинага күчү, сезонга 7 премьера чыгару, «Театраль педагогика» проекты аша мәктәп балаларын торган саен ешрак театр сәнгатенә якынайту. Болар – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кыска вакыт аралыгында ирешкән уңышларының кайберләре генә. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов фикерләре, бәлки, ул уңышларның серенә беркадәр төшенергә ярдәм итәр…

– Чаллы театры белән таныш булмаганнарны, Вергилий шикелле, үзең белән ияртеп китсәң, нәрсәдән башлар идең?

– Әйдә, фойедан башлыйм. Анда керүгә үк җанга рәхәт, тынычландыра торган, эшлекле зәңгәр төс каршылый. Баштарак, бина ачылганда, фойегыз буш, диләр иде. Имеш, вак-төяк белән тутырырга кирәк. Аны тутырсаң, чоландагы кебек бардакка әйләнергә мөмкин… Аннан уң якка борылсаң, яшьләр үзәгенә керәсең. Кайчакта, репетициядән соң шунда ясалма булса да яшел гөлләр арасына кереп, «качып» утырасың да, фикер туплап, хәл җыясың. Сине берсе дә күрми…

Таба алмаганда, сине каян эзләргә кирәген белдек алайса… Театрны җитәкләргә алынуың шактый сынаулы чорга туры килде: пандемияне дә, бүгенге вазгыятьне дә күздә тотуым. Шулай да кыска гына вакытта «Шәһәр. Нокта. Брежнев», «Без китәбез, сез каласыз», «Яшь йөрәкләр», «Капка», «Хәл бу ки… Хәсән Туфан, Фатих Кәрим», «Болан» кебек саллы премьералар чыгарга өлгерде, тамашачыларыгыз көннән-көн арта. Сере нидә дип уйлыйсың?

– Сере? Белмим… Шунысы бар: ул чакта, коронавирус чорында безнең театр өчен бу пауза файдага гына булды, кайсы юнәлешкә китәчәгебезне төгәл билгели алдык. Булган хәлләр безне ныгытты гына. Хәзер нинди юлдан баруыбыз билгеле, курыкмыйча әйтергә була. Аллага шөкер, өченче сезон: тамашачы йөри, планны үтәдек.

Элекке спектакльләрнең репертуардан төшеп калуы белән килешергә теләмәүчеләргә ни диярсең?

– Гадәттә, яңа спектакльгә яшәр өчен 3–5 ел бирелә. Әгәр без бүген үзебезнең бердәй стильне булдырырга уйлаганбыз икән, тамашачы ничек кенә яратмасын, кайбер спектакльләрне төшереп калдырырга туры килә. Нишләтәсең, безнең гомер дә шундый ул, үзебез дә мәңгегә килмәгән… Әлегә тулаем бер йөзебез юк, шуңа да, әйтәм бит, төп бурыч – бердәй стиль булдыру. Планнар, кем әйтмешли, «генеральские»… Алла боерса, спектакльләрнең зур партиясен эшләрбез, дибез. Артур Шәйдуллин әсәрен сәхнәләштерергә җыенабыз, вакыйгалары киң, күпкырлы пьеса. Фәрит абый (Фәрит Бикчәнтәев. – Авт.) Чеховның «Акчарлак» комедиясен куячак, репетицияләр башланды инде.

Чаллы театрында ниндидер мөгез чыгардым, дия аласыңмы?

– Бернинди мөгез чыгармадым. Ә, алай дисәң… бу җәйдә мин Казан театр училищесын, Алабуга мәдәният-агарту училищесын йөреп чыктым. Мөгез чыгару шулдыр: ниһаять, безнең театрның барлыгын белеп, безгә киләм дип торучы студентлар барлыкка килде!.. Мин Казанда 7 ел яшәп, Чаллыда татар театры барлыгын белми идем. 2017 елда «Нәүрүз» фестивалендә «Ай тотылган төндә» спектаклен карагач кына белдем…

Бүген режиссерлар пьесага кытлыктан зарлана. Ә бит язып тәкъдим итүчеләр буа буарлык…

– Сәнгатьчә бөтенлек бик мөһим. Менә пьесаларны укыйсың, сәнгатьчәлек дигән нәрсә юк, сирәк очратасың. Композиция тота белмәү – бик зур проблема. Язган кеше уйлый белмиме, уйларга иренәме шунда… Тагын шундый момент бар. Кайчак пьесада ачылып бетмәгән нәрсәне спектакль куйганда тартып чыгарасың. Мәсәлән, «Болан»да (Аяз Гыйләҗев, «Баласын җуйган болан эзеннән») Азия дигән персонаж бар. Кеше үз-үзен кабул итми, үзеннән канәгать түгел – шактый кискен проблема бит. Ә пьесада ул берничек тә хәл ителми… Артистлар белән дә бик озак анализладык. Аңлашылып бетми иде: нәрсә тели ул Азия? Капризмы? Монысы иң җайлы җавап булыр иде. Бу персонажда – яшь кешеме ул, олырак буынмы, хикмәт анда түгел – замана проблемасы чагыла. Үзеңне кабул итмәү. Куркыныч хәл бит. Азия үзенә дә, башкаларга карата да бик мәрхәмәтсез. Уйланырга зур җирлек бар монда… Сәнгатьчә бөтенлектән менә шундый актуаль сорауларны тартып чыгарасың.

– Син куйган спектакльләрне «чиста» дип бәяләүчеләр шактый. Телевизор экраныннан вәхши күренешләрне, интим сәхнәләрне ачыктан-ачык күрергә ияләшкән тамашачы безнең театрда зәвык, эстетика белән очрашкач әйтә моны.

– Театрга яңа гына килгәндә дә бурычларның берсе шул иде: актерлар «пошло» уйнарга тиеш түгел. Укыганда, Камал театрында эшләгәндә, Фәрит абый гел әйтеп тора иде: һәрбер спектакльдә сыйфат булырга тиеш. Хәтерлим, «Дон Жуан»ны эшләгәндә, бер ярдәмче персонажны нишләтергә дә белмәдем инде. «Әйдә, мин әйтәм, эче китсен!» «Юк!» – диде Фәрит абый… Сәхнә ул – барыбер башка яссылык. Югарырак, күтәренкерәк.

Ул чагында ни өчен кайбер театрларда шулкадәр очсыз алымнар – актерны плавкига калганчы чишендерүләр, урам телендәге сүгенү сүзләре сәхнәгә менә?

– Сәбәбен белмим. Бәлки, классик театрга ниндидер альтернатива эзләүдер. Җиңел юл сайлаудыр. Әйтәм бит, минем башка да «эче китсен» дигән уй килде, дип. Аны уйлап табарга артык күп вакыт та, көч тә кирәкми. Гадәти инстинктларга гына таянасың да… Товстоногов шикелле, идеяләр, хәрәкәтләр уйлап, логика төзеп, тинтерәп утырасы юк… Бәлки, классик театр бер урында таптанмасын өчен, үзенә күрә бер этәргеч бирүдер… Ни өчен очсыз алымнар кулланыла? Чөнки алар – кешегә иң аңлаешлы нәрсәләр.

Ә сиңа нәрсә комачаулый?

– Мин яхшы тәрбияләнгән. Миндә иң яхшы укытучылар, иң яхшы әби-бабай, әти-әни булды… Үз-үзеңә куелган таләп бар. Мәктәптә укыганда кунг-фу буенча бер кытай фильмы караганым истә. Берәү Шанхайдагы монастырьга килә дә мастерга: «Иң көчле суга торган кешене күрсәтегез әле», – ди. Дүрт кешене тезеп бастыралар. «Сезгә кем кирәк? Менә монысы бик каты итеп уң кул белән суга. Икенчесе баш белән бетон стенаны җимерә ала. Өченчесе аяк белән типкәндә ун агачны аудара». «Ә монысы кем?» – ди теге кеше, дүртенчесенә төртеп. «Монысы – иң көчлесе. Ул үз-үзен җиңә алды», – диләр. Шул фраза бик нык сеңеп калды, эчке үсешемә ниндидер этәргеч ясады.

– «Кинҗәгулов татарча беләмени?» – дип сораучылар синең, өстәл тутырып, Туфан, Такташ шигырьләрен, Аяз Гыйләҗев, Галимҗан Ибраһимов китапларын укып утыруыңны күз алдына китермидер, мөгаен… Чаллы театрына килгәнче, бер дә татар телендә сөйләшми идеңме әллә?

– Нишләп, мин элек тә нормально сөйләшә идем татарча. Нәнәй белән картатай аркасында инде, алар күрсәтте татар теленең матурлыгын. Хәтерлим, бервакыт өйгә кердем дә: «Чәй кайнады», – дим. Картатай әйтә: «Үзең карап тордыңмыни кайнаганын?» – ди. «Юк», – дим. «Иҗек дөрес түгел, «-ды» түгел, «-ган» булырга тиеш», – дип өйрәтте шунда… Ул миңа укырга татарча гәзитләр бирә иде. Публицистика бик җиңелләрдән түгел иде, шулай да «Кызыл таң» гәзитен укып, хәтәр остарганмындыр…

– Француз язучысы Жан Коктоның: «Режиссерлар өч төрле була: акыллылар, уйлап табучылар һәм күпчелек», – дигән җөмләсе күзгә ташланганы бар. Синең кайсы төркемдә икәнеңне вакыт үзе күрсәтер анысы. Бүген һәр репетициядә артистларны «что происходит» дип тинтерәтүең – акыллылык бәласеме, үз табышыңмы, әллә бөтен режиссерны да шул сорауны бирергә укыганда ук өйрәтәләрме?

«Что происходит» дигәнем, мөгаен, Товстогоновны укыгач «эләккәндер», ул күп яза шулай дип. Фәрит абый да «действенный» анализга өйрәтте, ул менә «Сәхнәдә нәрсә бара?» дигән сорауга җавап бирә дә инде. Беренче репетицияләр вакытында туды да шулай ябышып та калды.

Фәрит Бикчәнтәев: «Тамашачыны яратырга кирәкми, аны хөрмәт итәргә кирәк»

«Фәрит абый» дип еш телгә аласың. Бикчәнтәев укучысы булу сиңа нәрсә дә булса бирәме?

Бирә. Шундый сәхнә мастерында уку! Җаваплылык бар.

Остазың алдындамы?

Үз алдымда. Шул җаваплылык аша үзеңне табу мөмкин.

Режиссер артистларны биетергә ярата. Ә менә үзеңне кем, нәрсә биетә ала?

Вакыт. Театр. Вакыйгалар.

– Санаулы вакыт эчендә премьералар табадан төшә тора, һәм алар сыйфатлы булып төшә! Читтән караган кешегә син бөтенләй ял итмисең, ял итә белмисең шикелле. 

– Ял? Безне балачактан эшкә өйрәттеләр бит. Печән чабарга, кар көрәргә… Кар дигәннән, «Брежнев»ны чыгарганда бугай… Кар көрәгәндә килде бер идея. Оп-па! Көрәкне ташладым да язып куйдым онытканчы дип… Ә ял итү… Була: кайчак аңлыйсың, иртәгә ял, берсекөнгә бернәрсә дә юк… Андый чакта көн буе йоклыйсың. Икенче көнне инде алай дәвам итә алмый. Пьеса аласыңмы, башка эшме… Безнең яшәү – процесс бит ул, без гел шунда кайныйбыз. Процесс бар, син анда яшисең, сәнгать тә шунда туа. Узган сезонда 7 премьера чыгардык. Кече залда проектлар эшләнде, «Тантана» премиясен тапшыру бездә үтте… Сезон ябылганда, мәшәкатьләр бетте, ялга чыгабыз дип шатланасы урында, шулкадәр ямансу булып китте: ох, бер ай буе ял… Нәрсә эшләргә?..

– Соңгы сорау. Әгәр сиңа би-и-и-к зур суммада акча бирсәләр?..

– Һммм… Үземәме?.. Фатир мәсьәләсен хәл итәр идем. Кешенекен «снимать» итеп яшәп ятам бит. Ә театрга бирсәләр… «Наемщик»ны куяр идем. Тере оркестр белән, шәп костюмнар белән!..

Әңгәмәдәш – Айгөл Әхмәтгалиева

 


Олег Кинҗәгулов: «Мин яхшы тәрбияләнгән…»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү