Әфганстан, Пакыстан, Иранда яшәүче милләттәшләребез Татарларның бердәм советын төзергә җыена

Бу хакта Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды генераль
директоры Рөстәм Хәбибуллин хәбәр итә.

Әлеге илләрдә яшәүче татарлар озак вакыт бөтенләй диярлек үзара
аралашмый яшәделәр. Шуңа күрә дә, җирле халык белән кушылып,
милләт буларак юкка чыга яздылар. Соңгы елларда Әфганстан
татарларының активлыгы нәтиҗәсендә күрше илләрдә яшәүче
татарларда да милләт мәсьәләсендә зур кызыксыну уянды, – ди ул.
Бүген Әфганстандагы татар оешмасында өч миллионга якын милләттәшебез
исәпләнә. Иранда бу сан – бер миллионга якын, ә Пакыстанда ике миллион
тирәсе.
Пакыстанда һәм Иранда яшәүче татарлар арасында соңгы вакытта
берләшергә омтылу теләге бик көчле. Бу мәсьәләне хәл итүдә Казан хәйрия
фонды әһәмиятле роль уйный. Алар татар җәмгыятьләре төзү һәм бизнесны
үстерү буенча тәҗрибә белән уртаклашалар.

Фәния Әхмәтҗанова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү