Импортны алыштыру нигә зыянлы?

Үткән ел ахырында Россия Үзәк банкының Тикшеренүләр һәм фаразлар департаменты икътисадчылары сәеррәк яңгырый торган бер нәтиҗә ясадылар: импортны алыштыру илдәге тормыш дәрәҗәсен түбәнәйтә, диделәр.

Алар фикеренчә, импортны алыштыру хәтта нәтиҗәле булганда да, эшче көчләрне җәлеп итеп, икътисадка начар тәэсир ясый икән. Колакка сәеррәк ишетелә, билгеле, андый белдерүләр. Әмма аңлатып була аларның фикер сөрешен, рациональ орлыгын табып була. Үз кабыгыңа бикләнеп, ил эчендә бар нәрсәне үзең генә җитештерә башласаң, чынлап та, финанслау да күп таләп ителә, эшче көчләрне дә күп сорый, үзкыйммәте дә гаҗәп югары була. Без моның шулай икәнен узган елның март башында ук «Үзебезнекен үзебез ашасак, көчебез артырмы?»  дигән язмада дәлилләп күрсәткән идек. Үзәк банкның тулы бер департаменты белгечләре, санкцияләр кертелеп, ун көн үткәнче үк без ясаган нәтиҗәне ел ахырында гына ясаганнар.

Үзебездә нәрсәнедер уңышлы җитештерү башка илләр белән кооперациясез генә була алмый. Кадагына кадәр үзең ясап, йорт салу мөмкин түгел. Бу – аксиома, егерме беренче гасырда исбатлауны таләп итми. Россиядә исә никтер моңа игътибар итеп бетермәделәр, шуңа күрә үзебезнеке дип саналган зурдан кубып тотынган проектлар да бушка әйләнә, бер урында таптана. Sukhoi SuperJet 100 дип аталган, башта импорт комплектлаучы детальләрдән җыелып, аннан үзебезнекеләргә күчеп җитештерелергә ниятләнгән пассажир очкычы бар бит әле. 2017 елда аны 33не җитештергәннәр, 2018дә – 25не генә, елдан-ел кимеп, 2022 елда унга гына калган. Унысы да сатылмаган әле аның. Бик күп миллиардларны үзенә йоткан проект бу. Вакытында Матвиенко ханым, суммасын атап: «Самолетлар кайда?» – дип нәгърә орган «импортны алыштыру».

Җиңел автомобильләрне үзебез җитештерә башласак та нәкъ шундый ук хәлгә калачакбыз. Милли автомобиль союзы вице-президенты Антон Шапарин бу хакта: «Россия автосәнәгате иллюзиясе таралды, заводларның диварлары гына калды», – диде. «Москвич» автомобильләре чыга башлады, әлбәттә, әмма, әйдәгез, үзебезне үзебез алдамыйк: сүз бит «Москвич» логотибы ябыштырылган Кытай автомобиле турында бара.

Теоретик яктан бары тик үзебезнеке генә булган продуктлар җитештерү мөмкин ул мөмкинлеккә. Әмма аның өчен миллионлаган инженер, конструктор, башка белгечләрне берьюлы хезмәт базарына чыгарып тутырырга һәм, алар җитештергән продукт бәясе сатып алырлык булсын өчен, аны йөз миллионлап җитештереп дөнья базарында сатарга туры килер иде. Дөнья базары әлегә безнең нефть һәм газ өчен дә бикләнеп ята. Шулай булгач, Үзәк банкның югарыда телгә алынган департаменты белгечләре ел буе калькулятор төймәсенә басып исәпләгәч ясаган нәтиҗәсе сәер яңгыраса да, дөрес. Без март аенда аны бармак бөгеп кенә дә исәпләп күрсәткән идек.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү