Үзе китте, мәшәкате калды: чыршыларны кая урнаштырырга?

Бәйрәм үтте, мәшәкате калды. Сүзебез – чын чыршыларны урнаштыру турында. Тиздән, ә бәлки инде кайберәүләр бу эшне эшләп тә өлгергәндер, йорт яннарындагы чүплек савытлары чыршы, аларның ботаклары белән тулачак. Әле җитмәсә, «Русский Стандарт» банкы уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча, быел узган елгы белән чагыштырганда, чын чыршыга ихтыяҗ 86 процентка арткан, ә ясалмаларга, киресенчә, 16 процентка кимегән.

– Башка елларны ясалма чыршы куя торган идек. Быел, исенә һәм матурлыгына кызыгып, базардан чын чыршы алып кайттык, – ди Казанда яшәүче Гөлнар Абдуллина. – Чыннан да, өйдә бөтенләй башка төрле мохит булды. Үзебез дә, балалар да бик канәгать иде. Матур һәм хуш исле булса да, чын чыршының мәшәкате дә бар икән. Әллә бик уңышлы булмады, әллә үзе шундый туры килде, яңа елның беренче көннәрендә үк ылыслары коелып бетте диярлек. Аларны җыеп арыгач, үзе белән дә хушлашырга туры килде. Чыршыны йорт янындагы чүплек савытына чыгарып куйдык. Бәлки махсус урынга да илткән булыр идек, тик, беренчедән, аларның кайда икәнлекләрен белә алмадык, икенчедән, алар соң гына эшли башлый икән.

Экологлар зур чыршыларны чүплек савытларына ташлауга гомумән каршы. Беренчедән, алар эре калдык булып санала һәм махсус бункерларга җыелырга тиеш. Икенчедән, полигонга эләккән очракта, таркалып, һавага метан бүлеп чыгара. Әгәр инде кая да булса илтүнең бөтенләй бер җае да булмаса, ылыслы агачларны чүплекләргә тураклап салырга кирәклеген искәртәләр.

Шулай да иң яхшысы – чыршы, наратны эшкәртергә бирү. Чөнки чыршы калдыкларын эшкәрткәннән соңгы йомычкаларны паркларда ашлама буларак кулланалар, юлларга түшиләр, терлекләренә бирү өчен фермерларга тапшыралар, яисә зоопарктагы хайваннарга ризык буларак бирәләр яки асларына түшиләр.

«Беркайчан да чыршыларны чүплеккә ташламагыз, кар өеменә тыгып китмәгез, – дигән «Парламент газетасы»на бу уңайдан Дәүләт Думасының экология, табигать ресурслары һәм әйләнә-тирәне саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Бурматов. – Чынлыкта, чыршы бик файдалы, хәтта Яңа ел бәйрәмнәре узгач та ул әллә нихәтле файда китерә ала. Аның йомычкасын бик күп максатларда кулланырга мөмкин, ә ылыстагы матдәсе табигый антисептик буларак хезмәт итә».

Менә шулай, табигатькә файда китерәм, дисәгез, Яңа ел «кунагын» шәһәрләрдәге чыршы җыя торган махсус урыннарга тапшырырга мөмкин. Әйтик, нарат, чыршы, пихтаны һәм аларның ботакларын Казанда «Мега» сәүдә үзәгенә керә торган юлда кышкы бульварда кабул итәләр. Аларны бирегә 9 гыйнвардан алып 25 гыйнварга кадәр китерергә мөмкин. Халыктан җыеп бетергәч, ылыслы агачларны йомычкага ваклаячаклар, аннан соң Горки-Әмәт паркындагы кышкы юлларга түшәячәкләр.

Идел буе экология компаниясе Казанда иске чыршыларны тагын Гадел Кутуй урамы, 160 адресы буенча да кабул итә.

Бу эшне ел саен Чаллыда да башкаралар. Биредә чыршыларны 31 гыйнварга кадәр Автосборочный проезд, 29/63 адресы буенча кабул итәләр. Теләге булган һәр кеше ылыслы агачларны алып килеп, махсус контейнерда калдыра ала. Аннан соң аларны Татарстанның фермерлык хуҗалыкларына тапшыралар, анда агачның ылыслары һәм кайрысы терлекләр өчен витаминлы азык була, кәүсәсе исә аска җәю өчен эшкәртелә. Шулай ук агачлар ягулык сыйфатында да кулланыла.

– Чыршыны тапшырганчы, уенчыкларны һәм мишураларны алырга кирәк. Һәм кешеләр чыршыны алып килгәндә кулланган пакет, кәгазь, бауларын да алсалар иде. Эре агачларны кисәкләргә бүлгәләү дә хуплана, – дип аңлаттылар безгә Идел буе экология компаниясендә.

Моннан тыш, ылыслы агачларны мичтә яндырырга яки ашлама буларак җиргә дә күмеп куярга мөмкин. Авылларда чын чыршыларны урнаштыру белән проблемалар юк анысы. Күпчелек кеше аларны ваклап, утын итеп файдалана, кемдер терлекләренә, сарык һәм кәҗәләренә ризык итеп бирә.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү