Глобаль финанс түнтәрелеше – якында

Бразилиядә фетнә ничек тиз башланып китсә, шундый ук тизлектә бастырылды да. Дөнья дәүләтләре лидерлары (шул исәптән Кремль дә) яңа сайланган гамәлдәге Президент Лула да Силваны яклауларын белдерделәр.

Америкада хәтта элекке Президент Болсонаруны илдән куарга дип тәкъдим белән чыккан сәясәтчеләр дә булды. Хәзер ул АКШтагы хастаханәләрнең берсендә эче авыртып ята. Шунысы кызык: Болсонару уң карашлы Президент иде, ул – глобаль капитализм тарафдары, ирекле базар яклы, шуңа карамастан аның гыйсъянчылар штыгына утырып хакимлеккә кире кайту омтылышын беркем дә хупламады. Социализм тарафдары булган сул карашлы Силва исә теләктәшлек кенә түгел, хәрби ярдәмгә дә өметләнә ала. Чили Президенты хәтта аңа спецназ гаскәрләрен җибәрергә вәгъдә бирде.

Процент капиталына нигезләнгән финанс базарлары исә шок кичерүен дәвам иттерә. Планетакүләм зур банкларның финанслары романслар җырлый, ягъни эшләре шәп түгел. Элекке элемтәләр өзелә. Бик мулдан яудырылган Көнбатыш санкцияләре дә моңа булыша. Дәүләтләр яңа сукмаклар салып, үзара хезмәттәшлекнең таррак сукмакларында берләшергә мәҗбүрләр. Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан автозаводларын берләштереп, «Автосәнәгатьнең төрки конгломераты»н төзиләр. Белгечләр андый берләшү Россия файдасына булыр дип өметләнә, чөнки Көнбатыш һәм япон автомобильләре безнең базарны ташлап китәләр. Кытай, Иран, Урта Азия машиналарының Россиядә үзара көндәшлеге башланыр, мөгаен.

Глобаль базарның вак кисәкләргә бүленүе – зур кризис нәтиҗәсе. Дөнья масштабында әле җитештерүнең түбәнәюе башланып кына килә дип саналса да, базарның төп атрибуты булган акча мәсьәләсе катлаулы. Зыянга эшләгән глобаль банкларның артуы зур финанс тетрәвенең якында гына булуына ишарә итә. Америка банкы Goldman Sachs берьюлы 3400 хезмәткәрен кыскартырга җыена. Бу – банк тарихындагы иң масштаблы кыскарту. Аңлашыла инде: эшләр хөрти булмаса, хезмәткәрләр белән бәхилләшмиләр.

Швейцария Хөкүмәте Швейцариянең милли банкыннан 2022 ел өчен түләүләр ала алмый (сүз дивидендлар турында бара), чөнки илнең Үзәк банкы үзенең 116 еллык тарихында иң зур зыянга эшләве турында игълан итте. Банк югалтулары 132 миллиард франк (143 миллиард доллар) булыр дип көтә. Бу элекке зыяннан 5 тапкыр күбрәк. Югалтуларның иң күп өлеше – 131 миллиард франк –  чит ил валюталарындагы активларының бәясе төшү аркасында. Аларны Швейцария банкы франкның курсын түбәнәйтү максатыннан сатып алган. Дөньядагы иң ышанычлы булып саналган банк үз тарихында күрелмәгән зур югалтулар кичерә икән, алдагы көннәрнең түнтәрелеше ничек куәтле булачагын чамаларга була.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү