Россия Украинадагы хәрби низагны сөйләшүләр нигезендә хәл итәргә әзер. Ил президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, тыныч юл белән максатка ирешү әйбәтрәк булачак.
Моңа кадәр Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чаушуглы әйтүенчә, хәзер Россия Украина буенча сөйләшүләргә әзер булуын күрсәтә, дип яза “РИА Новости”. Песков бу җәһәттән, илебезнең һәрвакыт проблемаларны сөйләшүләр юлы белән хәл итәргә әзер булуын белдергән.
Әмма, аның искәртеп үтүенчә, Украина законнары президент Владимир Зеленскийга Россия белән теге яки бу элемтәләргә керүне тыя. Шул ук вакытта украиннарга, әлеге мәсьәләдә йомшаклык күрсәтмәүне таләп итеп, Көнбатыш басым ясый. Шуңа күрә якын киләчәктә сөйләшүләр үткәрүгә өметләнеп булмый, дип йомгак ясаган Песков.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat