«Курыкма, улым. Син беркайчан да ялгыз булмассың»

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган «Без тарихта эзлебез»  бәйгесендә Чистай районы данын Шәрифуллиннар гаиләсе яклады.

Әйтергә кирәк, бу бәйгедә юкны бар итәргә тырышып кына катнашып булмый. Тамырларың нык, тарихың бай, балаларың күп, эшләгән эшләрең киләчәккә калдырырлык булып, һәрьяклап башкаларга үрнәк тә булырга тиешсең. Бу бәхетле гаилә дә шундыйлардан. Әмма кара кайгы килгән чаклары да күп була аның.

Зәрә белән Нургата Шәрифуллиннар, яңа өлгерткән йортларын ташлап, узган гасырның алтмышынчы еллар башында чыгып китәләр Сөлчәбаштан. Аларны авыл башындагы өянкеләр озатып кала…

Гаилә тарихы бик матур башлана. Авылдагы кичке уенда танышкан егет белән кыз 1939 елның ноябрендә язмышларын бергә бәйли. Яңа гаиләгә сөенеч булып, 1940 елның  ноябрендә уллары Сәгыйть дөньяга килә. Тик сабый «әти» дип әйтергә өлгерми дә кала, Нургата беренче көннән үк сугышка китә. Озак та үтми, «хәбәрсез югалган» дигән кара кәгазь дә килеп төшә. Тик Зәрәсе ышанмый бу хәбәргә, исән-сау кайтсын дип, төннәр буе догалар укып чыга. Көндез вакыты юк: ир-атлар калмагач, 19 яшьлек Зәрәне бригадир итеп куялар. Чая, үткен булганга, бу авыр йөкне тарта алыр дип өметләнгәннәрдер инде. Әмма тәҗрибә булмагач, төрле хәлләргә юлыга кыз. 1942 елда сыерлар арасында тилчә чире таралгач, әздән генә трибуналга эләкми кала. Авылдашлары коткара аны. Районнан килгән тикшерүчеләрне: «Яшь бит, тәҗрибәсе, белеме дә юк, җитмәсә ире хәбәрсез югалды, ялгызы гына сабые белән каенанасын тәрбияли», – дип үгетлиләр. Ачка үлмәсен дип, улы Сәгыйтьне биш яшенә кадәр имезә Зәрә. Көтелмәгән сөенеч булып, әсирлеккә эләккән Нургата да туган йортына аяк баса.

Хәзер инде аларның ни өчен  туган туфрактан аерылып киткәннәрен белеп тә бетермиләр. Мөгаен, ил белән Никита Хрущев җитәкчелек иткән чорда авыл хуҗалыгына булган басым белән ризалашмаганнардыр дип уйлыйлар. 1968 елда Чистай районындагы Йолдыз бистәсенә килеп төпләнә алар. Эчәр сулары, ашыйсы ризыклары шунда була, күрәсең. Гаиләдә сугыштан соң, тупырдашып, тагын 12 бала туа.

Борынгыдан килгән гадәт буенча, нәселнең ир-егетләре җир эшенә тугры булганнар. Чирәм җирләрне күтәрүдә дә катнашканнар. Гаиләдә шулай ук табиблар, укытучылар, төзүчеләр, башка төрле һөнәр ияләре дә бик күп. Нургата белән Зәрәдән башланган шәҗәрә агачына хәзер 30 онык, аларның 29 баласы, оныкларының 2 баласы исеме язылган. Яшәгән җирләренең географияләре дә бик киң: 3 ил – Россия, Төркия, Казахстан. Россиядә 7 шәһәр – Мәскәү, Иваново, Пермь, Уссурийск, Владивосток, Самара, Санкт-Петербург, Татарстанда 6 төбәк – Казан, Чистай, Чаллы, Түбән Кама, Болгар, Балтач. Шәрифуллиннарның хезмәт сөючән нәсел икәнлеген хөкүмәтебез биргән бүләкләр дә раслап тора. Җәмил, Рафаил, Әнвәр, Спас, Чистай районы кырларында мул уңыш җыеп, алдынгы игенчеләр исемлегендә. Гөлсирә Чистай үзәк хастаханәсендә «Иң яхшы акушер» исеменә лаек булган. Гөлчирәләре исә шунда ук «Иң яхшы лаборант» исемен алган. Киленнәре Альмира, Йолдыз урта мәктәбенең югары категорияле тарих укытучысы «Яңа чор педагогы» исеменә лаек булса, аларның Рафаил белән үстергән кызлары Зилә «Чистай гүзәле» бәйгесендә җиңеп чыккан. Болары – һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләр генә әле. Моннан тыш төрле елларда орден-медальләр белән бүләкләнгән, мактаулы исемнәр бирелгән туганнарның исәбе-саны юк. Арада хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да бар. Җәлил хәрби конфликтларны юкка чыгаруда катнашу өчен биш тапкыр Чечняга бара. Күрсәткән батырлыклары өчен биш медаль белән бүләкләнә. Бүген аның эшен улы Рөстәм дәвам итә. Ул – Украинадагы хәрби операция зонасында. Шәрифуллиннар нәселе уку йортларын «5ле» билгесенә генә тәмамлаган оныклары белән дә горурлана.

Бүген Йолдыз бистәсендә 13 бала тәгәрәшеп үскән нигездә уллары Рафаил белән киленнәре Альмира гомер итә. «Бик еш булмаса да, Сөлчәбашка кайтып, әти-әниләр, әби-бабайлар туган авылның исен иснәп, анда яшәп яткан туганнарның хәлен белеп киләбез», – ди Альмира ханым.

Шәрифуллиннар ике нигезне дә кадерләп саклый. Сөлчәбашта әтиләре Нургатаның энесенең улы Рифкат белән Рәсимә яши. Фестиваль өчен әзерләгән чыгышларында да ике авыл өчен янып торулары бик ачык сизелә. Сәхнәгә чыккан оныклары Инсаф: «Мин куркам. Ялгыз каласым килми», – дип югалып калгач та, әнисе аны болай тынычландыра: «Курыкма, улым. Син беркайчан да ялгыз булмассың. Борылып кара әле: син зур нәселебез канаты астында. Үзең дә шушы нәсел агачына өлешеңне кертерсең». Бу хәлне күргән Инсаф: «Болай булгач, мин дә төп йортка килен алып кайтам, димәк», – дип хыялланып та ала әле. Сәхнәгә чыккан оныклар җәйне көтә. Нигә дисезме? Бергәләп әби-бабайлар йөргән сукмакларны таптарга. Әнә бит алар нинди күбәү: Таһир, Ләйлә, Руслан, Әдилә, Камилә, Лилия, Айрат, Айдар… Кыскасы, санап бетерерлек кенә түгел. Гаиләнең буыннан буынга күчеп барган ядкәре дә төп нигездә саклана. Ул – тартмага салынган дисбе. Зәрә әбиләренә аны әнисе Миннехәят биргән.  Нургата бабалары сугышка китеп, әсирлеккә эләккәч, төннәр буена елый-елый тарткан ул дисбене. Сандыкта тагын бик күп дисбеләр ята. Альмира ханым аларны туганнарына бүләк итәр өчен ясый. Зур эшләр башкарган ул. Йолдыз бистәсенең тарихын өйрәнеп, үзе укыткан мәктәптә Туган якны өйрәнү музеен эшләтеп җибәргән. «Фестивальнең дә нык файдасы тиде. Туганнар белән янә бер кат аралашып, бик күп истәлекләргә тап булдык, рәхәтләнеп аралаштык. Әнә шуңа күрә дә мин оештыручыларның эшен бик югары бәялим. Бигрәк тә район җитәкчеләренә, аерым алганда, бу бәйгедә катнашырга тәкъдим ясап, ахырынача гел ярдәм итеп торучы. Районда мәдәният эшләрен алып баручы Ольга Рыжовага рәхмәтләремне җиткерәм. Чыгыш ясарга нәселебездән 20ләп кеше барды. Еракта яшәү сәбәпле кайта алмаганнар видеолар төшереп җибәрде», – дип сөйли Альмира ханым.

Шәрифуллиннарның кайбер гаилә ядкәрләре дә гаилә музеенда саклана. Бәләкәйрәк оныклар кайчакларда: «Нишләп безнең әйберләребез музейга куелган?» – дип сорыйлар да икән. Әти-әниләре аларга, горурланып: «Безнең гаилә тарихы  ул – ил тарихы», – дип җавап бирә.

Фәния Әхмәтҗанова 

 

 

 

 


Фикер өстәү