Мәгарифкә бәйле яңа закон турында. Шәһәрдән авыл күренәме?

Барысына бер дилбегә. Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин имзалаган закон район һәм шәһәрләрдәге мәгариф оешмаларын төбәкләр карамагына тапшыру мөмкинлеген бирә. Әлеге яңалык авыл мәктәпләрен ни дәрәҗәдә сөендерәчәк? Бер калыпка кертүнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

 

«Ни ремонтка, ни җиһазга акчасы юк»

Закон проектын әзерләгәндә, әлеге яңалыкның укытучылар кытлыгын хәл итәргә, мәктәпләрдәге шартларны, белем сыйфатын яхшыртырга булышасын  әйттеләр. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдергәнчә, бу мәсьәләләрне район һәм шәһәрләр үзләре генә хәл итә алмый. Ник дигәндә, аларның җиһазлар сатып алырга да, ремонт ясарга да, укытучыларны мәктәпкә җәлеп итәргә дә җитәрлек акчасы юк. Яңа закон исә авыл һәм шәһәр арасындагы шартларны тигезләргә, уку сыйфатын яхшыртырга, финанс чыгымнарын ачык итеп күрсәтергә ярдәм итәчәк, диләр. Һәрхәлдә, Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов та яңа законны бик җитди дип бәяләде. «Ул мәктәпләрнең генә түгел, анда белем бирүче укытучыларның да дәрәҗәсен дә күтәрәчәк. Төбәк идарәсе мәктәпләргә тиешле хезмәт хакы һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә булышачак», – ди федераль министр.

Бу уңайдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да аңлатма сораган идек, тик анда табадан яңа гына төшкән канунга бәя бирергә ашыкмадылар.

– Без законнарны бәяли алмыйбыз. Министрлык – бары башкаручы гына. Мәгариф оешмаларын төбәкләргә тапшыру турында закон күптән түгел кабул ителде. Шуңа күрә нәрсәнең ничек үзгәрәчәген әлегә әйтә алмыйбыз, – диделәр.

 

Шәһәрдән күзәтеп булмый

Элеккеге мәгариф министры Васил Гайфуллин исә фикерен әнә шулай белдерде. Идарәне күчерү белән килешми ул.

Цитата

Һәр район үз җирлегендәге бакча һәм мәктәпләргә күзәтчелек итмәгәч, башкаладагылар андагы хәлләрне ничек күреп бетерсен? 400 чакрым ераклыктагы авыл, вак шәһәр мәктәпләрен моннан гына күзәтеп булмый ул. Бу, киресенчә, контрольне киметүгә китерәчәк. Әле болай да шәһәрдәгесен күреп бетерә алмыйлар, ди Васил Гайфуллин.

Аның фикеренчә, шартлар һәм хезмәт хакларын тигезләүне аерым закон чыгармыйча хәл итәргә мөмкин. Акчаны болай да бүлеп биреп була. Моның өчен Казанны Азнакайга яки Балтачка күчерергә кирәкми. Элеккеге министр финанс мәсьәләсен үзәкләштерү белән килешсә дә, башка маддәләре, киресенчә, буталчыклык китереп чыгарачак, дип саный.

Кайбыч районында бүген 16 мәктәп, 10 балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә 8 мәктәпкәчә төркем эшли. Район мәгариф бүлеге башлыгы Илмас Хәмидуллин яңа законнан әллә ни уңай үзгәрешләр өмет итми.

– Мондый үзгәрешләр укытучы статусына тәэсир итәр дип уйламыйм. Укытучыга югары хезмәт хакы һәм дәүләт тарафыннан яклау җитә, минемчә. Республикада һәм безнең районда болай да мәктәпләргә караш начар түгел. Ә нигә тигезләргә? Авыл барыбер шәһәр була алмый. Һәрберсенең уңай һәм җитешмәгән яклары бар. Ләкин барысы да үз урынын таба. Авыл тәрбиясен шәһәрдә алу кыен. Шәһәр кешесе авылга кайтмый. Федераль, төбәк, муниципаль вәкаләтләр бүленгән. Үз өлешләрен тиешенчә үтәсәләр, без канәгать булыр идек, – ди Илмас Хәмидуллин.

 

Бер калыпка салмакчылар

Балтач районының Бөрбаш мәктәбендә бүген 158 бала укый. Белем алу өчен шартлар җитәме? Бу хакта директоры Мәлик Сибагатулиннан сораштык.

Авыл мәктәпләре ярдәмгә һәрдаим мохтаҗ. Элек әсбаплар белән тәэмин итү эше үзәкләштерелгән рәвештә алып барыла иде. Укыту базасы аерым статья нигезендә матди яктан баетылып торды. Хәзер андый мөмкинлек юк. Яңа җиһазлар бик аз кайта. Химия, физика кабинетларындагы кирәкяраклар совет заманыннан калган. Реактивлар да кайтмый. Булган җиһазлар белән укытабыз, ди Мәлик Сибагатуллин. Чаңгылар җитә. Тупларны эшмәкәрләр аша табам. Үзебезнең мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз да онытмый. «Үсеш ноктасы» проекты бар. Әмма ул бөтен авыл мәктәпләренә дә бирелә дигән сүз түгел. Ярдәмне грантлар, бәйгеләргә калдыру да дөрес түгел. Аны бит гел отып булмый.

Кечкенәрәк булган саен, идарә итү җайлырак дип саный директор. Безнең проблеманы шәһәрдәгеләргә караганда, район башкарма комитеты яхшырак белә, ди. «Һәр районның үзенчәлеге, финанс мөмкинлекләре, өстенлекләре бар. Бу барысын да тигезләүгә китермәсме? Өстән бер калып куеп, барысын шул кысага кертмәсме?» – дип шик белдерә Мәлик әфәнде.

Укытучылар исә хезмәт хакы артсын, хисап эшләреннән котылсак иде, дип өмет итә. Авыл укытучысы Зөлфия Исмәгыйлева да шундый хыяллар белән яши. «Яңа интерактив җиһазлар җитми. Гомумән, кабинетларга ремонт кирәк. Бәлки, хезмәт хаклары артыр, – дип өметләнә ул. – 18 сәгать укыткан укытучыларның хезмәте лаеклы хезмәт хакы белән бәяләнер. Хәзер алар 16 мең сум акча ала».

Мәктәпләр бетмәсен

Хәзерге вакытта мәктәпләрне ябу мәсьәләсен районнар үзләре хәл итә. Әгәр идарә итү тәртибе төбәкләргә тапшырылса, бәлкем, кечкенә мәктәпләрне дә саклап булыр? Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән шул һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.

– Республика карамагына күчүдән сыйфат үзгәрәме? Шул ук районнар, укытучылар, укучылар кала бит. Һәр җирлек үз мәгариф тармагының нечкәлекләрен яхшырак белә. Проблемаларны хәл итүне элеккеге тәртиптә калдырсак, яхшырак булмасмы икән? Соңгы елларда авыл мәктәпләренә игътибар артты. Авыл белән шәһәрдә аерма алай зур димәс идем. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, субсидия, норматив буларак, нигә акчаны җирлекләргә күчермәскә? Миңа калса, шулай эшләгәндә нәтиҗә дә яхшырачак, – ди Дамир Гыйләҗев.

Җитәкчене мәктәпләрне кыскарту проблемасы да борчый. Оптимальләштерүнең авылларның киләчәгенә тискәре йогынты ясавын яхшы аңлый ул.

– Революциядән соң Азнакай районында 70ләп авыл, 20ләп хутор юкка чыккан. Халыкның күпләп шәһәргә китүе авылларны бетерүгә китерде. Без районда мәктәпләрне саклап калырга тырышабыз. Мәктәбе беткән авылның киләчәге нинди булыр? Минемчә, мәгариф оешмаларын кыскартуны районнар элеккечә үзләре хәл итәргә тиеш, – ди Дамир Гыйләҗев.

Яшьләр ни ди?

Хәзерге әти-әни өчен балаларын түгәрәкләргә йөртү, аларның сәләтен үстерү мөһим. Авылда моның өчен мөмкинлекләр бармы? Балтач районында яшәүче элеккеге укытучы Азат Гафуровка (исеме үзгәртелде), авылында мәктәп кыскартылгач, шәһәргә төзелешкә барып эшләргә туры килә.

– Авылда мөмкинлекләр аз инде ул. Мәсәлән, бер танышым улын башка районга хоккей түгәрәгенә йөртә. Без дә кызыбызны район үзәгенә бию түгәрәгенә йөрттек. Ара якын түгел. Бик теләгәч, каршы килә алмадык. Хәзер район үзәгенә йорт салдык. Шартлар булмагач, яшьләрнең 8–10 проценты гына авылда кала. Авылны саклау өчен, мәктәпләрне кыскартмаска, эш урыннары булдырырга, түгәрәкләрне күбрәк ачарга кирәк. Шул вакытта яшьләр шәһәрдәге мөмкинлекләргә азрак кызыгыр иде, – ди Азат.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү