Бәла-каза, шайтан кермәсен балага. Гакыйка корбаны турында

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) балалар хакында бер хәдисендә: «Балалар – тормыш чәчәкләре. Балалар – җәннәт күбәләкләре», – дип әйткән. Шик юк, сабыйларның дөньяга килүе – куанычлы вакыйга. Бала тугач, корбан чалу кебек матур гадәтебез дә бар. Аны «гакыйка» дибез. Аны ничек итеп дөрес чалырга? Ата-аналар өчен бу мәҗбүри гамәлме? Корбанлыкка дигән малга аерым таләпләр каралганмы?

Бу һәм башка сорауларга Алмаз хәзрәт Галимҗанов белән ачыклык керттек.

– Хәзрәт, «гакыйка» сүзенә ачыклык кертик әле. Ул нәрсәне аңлата?

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Гакыйка сүзенең мәгънәләре берничә. Иң төп мәгънәсе – яңа туган баланың башындагы чәче. Ислам динендә, сөннәт буенча, бала тугач та, 7 көн эчендә чәче алына. Баланың чәчен шушы корбанны чалганнан соң алганга күрә, әлеге корбан да «гакыйка корбаны» дип аталган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) гакыйка турында болай дип әйткән: «Бала сәламәт булсын дисәгез, кыз бала туган очракта – бер, ир бала туса, ике сарык чалыгыз». Күп кенә чыганакларда әйтелгәнчә, бала өчен гакыйка корбаны чалынса, ул күп кенә чирләрдән, бәла-казалардан, шайтан вәсвәсәсеннән имин була. Шуңа күрә, корбанны чалсак, бик яхшы. Бу гамәлне эшләсәң, савабы бар. Әмма эшләмәсәң дә гөнаһ түгел. Тик, әйтүемчә, чалынган очракта, сабыйның бәрәкәте була. Үскәч, аны бала үзенә атап, үзе дә чала ала. Әмма ата-ана башкарса, хәерлерәк. Бәби ашлары үткәрәбез бит инде, менә шул мәҗлескә дигән акчадан бер өлешен гакыйкага тотсак, әйбәт булыр.

Иң мөһиме – бу гакыйка корбаны Корбан гаетендә чалынырга тиеш түгел. Анысы – бүтән төрле корбан.

– Гакыйка корбаны өчен мал нинди булырга тиеш? Аерым таләпләре бармы?

– Корбан гаетендәге сыман ук таләпләр. Мал сау-сәламәт булырга тиеш. Тәне дә төзек булсын. Әйтик, аягы, колагы, мөгезе сынган икән, андый малны корбан итеп чалу дөрес булмас.

– Итне нишләтергә? Әйтик, аш уздырыргамы, мохтаҗ кешеләргә таратыргамы?

Гакыйка корбанының ите өч өлешкә бүленә. Әйтик, туганнарны җыеп, мәҗлес үткәрергә мөмкин. Шулай да бер өлешен мохтаҗларга өләшсәк, хәерле була. Мәҗлесләр уздырырга мөмкинлек һәм вакыт юк икән, тулысынча мохтаҗ кешеләргә йә булмаса авыр хәлдәге кешеләрне кайгырта торган махсус оешмаларга бирергә мөмкин.

– Гакыйка корбанын чалуны ничә көндә башкарырга кирәк?

– Бала туганнан соң 7, 14, 21 нче көннәрдә чалына. Башка көннәрдә дә башкару мөмкинлеге бар, әлбәттә. Әмма нәкъ шушы көннәрдә чалынса, хәерлерәк. Мәҗбүри булмаса да, әйткәнемчә, гакыйка корбаны – бик мөһим гамәл ул.

– Гакыйкадан читкәрәк китеп, «нәзер корбаны» дигән төшенчәгә дә аңлатма бирсәгез иде.

Әйе, «нәзер корбаны» дигән сүз бар. Аны башкару хәерле. Әйткән сүзне тотарга кирәк бит. Бу – хәерле гамәл.

Гакыйка корбанын чалу тәртибе

– Корбанны чалганда, малны аяклары белән кыйблага каратып яткырырга.

– Чалучы кешенең мөселман булуы шарт.

– Мал чалган вакытта: «Иннә саләәтии вә нүсүкии вә мәхйәәйә вә мәмәәтии лилләһи Раббил-гәәләмиин. Ләә шәриикә ләһ. Вә бизәәликә үмиртү вә әнәә минәл-мүслимиин. Бисмилләһи, Әллааһү әкбәр. Әллааһүммә ләкә вә иләйкә (Аллаһның исеме белән чалам. Аллаһ иң бөек. Йа Аллаһ. Бу корбан Синеке һәм ул Сиңа кайта). Бу – фәлән улы фәләннең (баланың исеме әйтелә) гакыйка корбаны», – диеп әйтелә.


Фикер өстәү