2023 елда Россия автобазарына Кытай автомобильләренең яңа брендлары, аерым алганда – Hongqi, Вьетнамның Vinfast һәм Иран автосәнәгате чыга ала, дип яза РИА Новости.
Россиядә 2023 елда ким дигәндә биш-җиде яңа автобренд барлыкка киләчәк. Европа бизнесы ассоциациясенең автомобиль җитештерүчеләр комитеты башлыгы Алексей Калицев шул турыда әйткән.
«Производствосы Россиядә булачак ике яңа бренд булырга мөмкин, рәсми рәвештә барлыкка киләчәк берничә Кытай бренды була ала (рәсми булмаганнары күп). Бәлки рәсми рәвештә Hongqi килер. Минем фаразымча, бәлки Vinfast Вьетнам бренды булыр, ул хәтта Россиядә ОТТС сертификатын алды. Бәлки иранлылар булыр», – дип фаразлаган икенче автоэксперт Игорь Моржаретто.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat