Алсу Гайнуллина: «Без – нормальный кешеләр. «Бзик» юк беребездә дә»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина сәхнәгә чыкса, залда ниндидер бер дулкын уза. Тамашачы ниндидер хикмәт көтәдер, күрәсең. Һәм бу табигый дә. Аның Гөлбануы, Гөлйөземе, Сәрби, Клеопатра, Шәмсегаяны, һәрбер роле төп фикерне әйтә килде. Шул ук хәл яңа гына сәхнәгә куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр»дә дә кабатланды. Без аның белән театр һәм заман проблемалары һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштек.

  Театр ул

…яшәү рәвеше. Театр ул – икенче гаиләбез һәм күңелдәге фикерне әйтү мөмкинлеге дә. Нинди генә заман килмәсен, театрда һич югы ым-ишарә белән булса да вазгыятькә карата фикерне әйтеп була. Минем өчен ул әнә шул ягы белән бигрәк тә кадерле.

Сез яшьли килеп кергән театр нинди иде һәм хәзер нинди?

– Рухы шул ук, кешеләре генә башка. Мин – Марсель Сәлимҗанов укучысы, ул алып керде мине бу дөньяга. Ул чакта биредә Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Рәшидә Җиһаншина, Вера Минкина, Галимә Ибраһимова, алар белән беррәттән данлыклы щепкинчылар эшли. Мин әнә шул зур гаиләгә барып кердем, алар белән күпме вакыйгалар кичердем. Искә төшерсәң, сөбханалла… Хәер, артка борылып карарга бик яратмыйм. Иң рәхәт чак – ул сабый чак. Анда әти-әни, абый-апалар сиңа җил дә тидермәгән, кайгырту кабырчыгында яшәткән. Ник дигәндә, мин төпчек, тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Менә шул кадерле балачакка еш әйләнеп кайтам. Аннан соң инде катлаулы вакытлар китә. Профессия сайлау, эшли башлау, гаилә кору, җыеп әйткәндә, тормыш арбасына җигелү. Анысы – яшәргә өйрәнү чоры. Гаилә тоту, иреңә ярау, баланы үстерү, эшләү, мөгамәлә кору. Дөрес, боларның барысы да үз җаена барды, катлаулыклар булмый тормый, әлбәттә, ләкин без аларны җиңеп яшибез.

Читтән караганда балачактагы кадерхөрмәт гомер буе барган кебек тоела. Сез театрда кадерле актриса.

– Мин бу хакта еш уйланам. Балачакта адәм баласы нинди гаиләдә үсә, аның киләчәк тормышы да шул халәттә бара, күрәсең. Ата-ана үзләрендә яңа тормыш башланганны сизүгә, туачак баланы мәхәббәт белән көтсә, сабый тулы мәхәббәттә үссә, дөрес тәрбия алса, аның тормышы матур, тулы канлы булачак.

Сез берсеннәнберсе катлаулырак бик күп образлар тудыргансыз. Шулар арасында менә бу чын героиня, татар хатынкызының асылын ачып бирә дип кайсын атар идегез?

– Алар барысы да героинялар иде. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Йөзембикәне генә алыйк. Героиня түгелмени?

Спектакль бит Әлмәндәр турында, Йөзембикә төп герой түгел.

– Аңа карап Йөзембикә истә калмыймыни? Аның мәхәббәте, мөлаем, тыйнак, зирәк булуы. Ярата да, юл да куя белә. «Татар хатыны ниләр күрми» спектаклендәге Гөлбануны алыйк. Әлбәттә, тормышы катлаулы… Ә идеаль героиня була аламы соң ул? Авырлыкларсыз кеше ныгый аламы?

Актрисага хас төп сыйфатлар нинди?

– Беренчедән, талант кирәк. Аннары үз эшеңне бернигә дә карамый ярату. Болар һәр һөнәргә кагыла. Мәсәлән, чәчтарашны, тырнак ясаучыларны гына алыйк. Кешене яратып пакьләүчеләр бит алар! Миңа калса, адәм баласы теге яки бу кәсепкә яралып туа. Аның күңелендә шул һөнәрнең нигезе ята. Аны үстерү өчен тормышта төрле вазгыятьләр туа, сиңа бик күп тырышырга туры килә.

Еш кына: «Актриса булу турында хыялландыгызмы?» – дип сорыйлар. Юк, хыялланмадым. Мәктәптә әйбәт укыдым, әмма бер дәресне дә аерып куймый идем. Кеше бит мәктәптән планлаштыра, шул юнәлештә тырышыбрак укый. Миндә әнә шул нәрсә булмады. Менә хәзер, ник соң мин мәктәптә кем булам, кая барам дип бер дә уйланмадым икән, дим. Илле яшьләремдә мин бу сорауга җавап таптым. Әнием тугыз бала үстерде, үзен безне тәрбияләүгә багышлады. Мин хәзер, театр юлына кереп китмәсәм, әни кебек үземне гаиләгә багышлап, итәк тутырып бала үстергән булыр идем дип уйлыйм. Ихлас менә! Алай да бер теләгем бар иде. Алтмышынчы елларда безнең гаилә Казанга күченде. Савиново бистәсендә төпләндек, ерак түгел туганнарыбыз да яши. Аларда телевизор бар иде. Без аларга телевизор карарга йөри идек. Аның берсе – «Голубой огонек», аннары фигуралы шуу һәм хоккей. Менә бу тапшыруларны калдырмаска тырыша идек. Үзебезгә телевизор алгач, боларга татарча тапшырулар кушылды. Спектакль алдыннан диктор чыгып сөйләгәндә, шушы һөнәргә кызыгу туды. Әмма ул кадәр зур теләк түгел иде ул.

Көннәр үтә торды, сигезенче сыйныфны тәмамлар чак җитте. Шунда рус теле укытучысы, сиңа актриса булырга кирәк, диде. Мин аны колагым белән ишеттем, әмма күңелемә салып куймадым. Тугызынчы сыйныфта укый башладым. Концертларда катнашам, шигырьләр сөйлим, телевизор карыйм. Телевидение торган саен күбрәк әкияти дөнья кебек тоела. Диктор булсаң икән дигән теләк борын төртә, әмма үсеп китә алмый. Әмма насыйбы барыбер шул юл булган икән инде. Мине җитәкләп диярлек йөрттеләр. Мәктәптән иптәш кызларым драма түгәрәгенә алып киттеләр. Анда журналист, педагог Асия Юнысова «Беренче театр»ны куйган, шунда мин уйнаганмын. Режиссер Камил Саттаров шунда мине күргән дә, Урицкий мәдәният сараена чакырды, анда театр түгәрәгенә киттем. Шунда күреп алып, театр училищесына чакырдылар. Кабул иттеләр, әмма моңа әллә ни шатланмадым бугай. Чөнки актриса буласым килми, диктор буласым килә иде. Шунысы кызык: укуны тәмамлагач, диктор итеп чакырдылар, тик анда мин театр белән агуланган идем инде. Әмма театр юлына кереп китмәсәм, үземне һичшиксез гаиләгә генә багышлар идем.

Димәк, сез гаилә кешесе?

– Әлбәттә. Әмма театр тормышына кереп киткәч, гаилә кешесе генә булып булмый инде. Икесен бер дәрәҗәдә алып барырга кирәк. Минем өчен гаилә һәрвакыт беренче урында булды. Аннан соң гына театр.

Менә сез гаиләдә дүрт артист, дүрт шәхес. Авыр түгелме?

– Юк, без – нормальный кешеләр. «Бзик» юк беребездә дә. Дөрес, тора-бара актерлык үз эшен итә, эмоцияләр чыга башлый. Аны контрольдә тотарга була. Тыныч булырга кирәк.

Гадәттә, ир дә, хатын да талантлы булса, ир ачылсын өчен хатын арткы планда кала, ир хакына талантын корбан итә. Сез урталыкны сайлый алгансыз. Моңа ничек ирешергә?

– Бер-береңне яратасың, хөрмәт итәсең икән, тормышта да, эштә дә ниндидер корбаннар кирәк булмый. Олы мәхәббәт булса, «яки мин, яки эш» дигән шартлар куелмый. Бер-береңне аңлыйсың, бер-береңә юл бирәсең, бер-береңне гафу итәсең. Мәхәббәт янында эгоизм яши алмый. Эгоизм гына талантны корбан итәргә сорый.

Улыгыз Искәндәр театр юлын сайлыйм дигәч, бер дә каршы килмәдегезме?

– Аны да бит Марсель Сәлимҗанов укытты. Ә Марсель Хәкимович Илдар белән мине балалары кебек якын күрә, хәтта гаилә проблемаларын җайларга ярдәм итә иде. Искәндәрне инде алар бәби чактан беләләр.

Мин бит аны театрга бик йөртмәдем. Чөнки алып килдеңме баланы театрга, аны инде карарга кирәк. Ә минем рольләр зур, сәхнәдән чыкмыйча эшләргә кирәк. Монда инде я уйныйсың, я бала карыйсың, икенең берсе. Андый чакта Искәндәрне әнием, туганнарым, каенанам, каенанамның туганнары, күршеләр карады. Без Вафирә Гыйззәтуллина, Рәшит Әхмәтҗанов, Роберт Миңнуллин, Зилә Сөнгатуллина белән бер йортта яшәдек. Менә алар карашты, рәхмәт яусын. Гастрольләргә китсәк, бер-ике атналык кына булса, Искәндәрне калдырырга тырыштым, айлар буена чыгып китсәк, анда инде гаиләбез белән кузгала идек. Марсель абый исә Искәндәрне оныгы кебек якын күрә, ярдәм итә иде. Күрәсең, Искәндәр аларга «ачыла» торган булган, Марсель абый аның сәләтен безгә караганда иртәрәк шәйләгән иде. Без аны театр училищесын сайлар дип уйламадык та хәтта. Һәрхәлдә, мин ул хакта бөтенләй уйламадым. Ник дигәндә, Искәндәр драма түгәрәкләренә дә йөрмәде, театрга исә, әйткәнемчә, йөртмәскә тырыштым. Искәндәрнең теләген безгә Марсель абый җиткерде. Ике халык артистыннан берәр артист чыгар әле, ди. Баксаң, ул аларга, бигрәк тә Гөлнар апага уйнап күрсәтә торган булган икән. Шулай итеп Искәндәр дә Марсель Сәлимҗанов курсына эләкте. Туксанынчы еллар үзгәрешләре башланып, бер төркем яшьләрне чит илләрдә бизнес өлкәсендә укырга җибәрә башлагач, мин Искәндәргә, улым, чит илдә укырга теләгең юкмы, дип сорадым. Ул чакта Искәндәр беренче курсны тәмамлаган һәм театр белән агуланган иде инде.

Рольләре өчен әтиәнисеннән тәнкыйть «эләгә» идеме? Гомумән, берберегезнең эшен тәнкыйтьлисезме?

– Киңәш биргән булды, тәнкыйтьләгән булмады. Бигрәк тә мин. Гаилә әгъзалары бер сәхнәдә очраша икән, алар инде анда ир белән хатын да, бала белән ата да түгел. Ул – бөтенләй башка дөнья. Әлеге дөньяда катлаулы проблемалар да, җаныңны тарайтып кысып торган хәзерге вазгыять тә юкка чыга. Анда хәтта чир онытыла. Алар барысы да сәхнә читендә кала. Без Илдар белән бик күп спектакльләрдә сәхнә партнерлары булдык. Анда син образда һәм сиңа якын кешең карап тормый. Шулай да кайчак ул образ карашы белән түгел, Илдар карашы белән карап ала яки сулыш алуы образныкы түгел, Илдарныкы була. Аны шунда ук сизәсең һәм нәрсәдер дөрес булмады, ахры, дип уйлап куясың.

Сез иң күп уйнаган актриса дисәк, дөрес буламы?

– Әлбәттә! Мин бик күп уйнадым.

Үзегезне тулысынча ачылдым дип әйтә аласызмы?

– Җанкисәккәем, ничек ачылмаска инде?! Әлбәттә! Берсеннән-берсе катлаулы рольләр бирелде. Ролең катлы-катлы булса гына тамашачыга каравы кызыклы. Ә андый киңкырлы эш ул җиңел генә бирелми. Булды дигәне дә әле аның әллә булган, әллә юк. Башкарып чыккан эшеңнән гел ризасызлык кала. Шулай булырга тиеш инде ул.

«Мөһаҗирләр» спектаклендәге карчык ролегез әсәрдәге төп фикерне әйтә. Бер караганда, ул төп роль дә түгел иде, әмма бөтен барлыгы, җанга тигән сүзләре белән истә калды. Әлеге спектакль турында төрле сүз булды, тәнкыйте дә күп булды. Ә сезнең өчен ул нинди спектакль иде?

– Тәнкыйть ул – табигый нәрсә. Иҗат тәнкыйтьcез үсә алмый. Чөнки һәр кешенең әсәргә, андагы проблемаларга үз карашы. Режиссерны мин зур картиналар иҗат итүче рәссам белән тиңләштерәм. Ул да үзенең рәсемен ясый. Фәрит Бикчәнтәевнең – үз карашы. Аны кемдер кабул итә, кемдер кабул итми. Бу – табигый хәл. Әле бит моннан тыш та тәэсир итә торган көчләр бар. Болар – замана, спектакль куелган вакыттагы вакыйгалар. Аларга карата үз фикереңне әйтәсе килә, әмма еш кына әйтеп тә булмый. Туры әйткән туганына ярамый. Драматургия аша үз фикереңне әйтергә тырышуны олы хезмәт дип бәялим.

…Пароходка утырып киткән мөһаҗирләргә карап елыйсы килә бит! Бичаракайлар чит мәмләкәтләргә барып төшәләр, аларны анда көтәләрме соң? 8

Мин үзебезнең театрда чыккан бөтен спектакльләрне дә яратам. Ләкин бу сукыр мәхәббәт түгел! Беренчедән, биредә талантлы кешеләр иҗат итә. Театр сәнгатенең каймагы дияр идем. Ил буенча алсак та, дөнья күләмендә карасак та, талантлы режиссерлар бармак белән генә санарлык. Камал театрында исә Марсель Сәлимҗановтан соң шул рухны саклап килгән талантлы режиссер Фәрит Бикчәнтәев эшли. Галиәсгар Камал театрын җитәкләп бару – бик катлаулы эш, Алла ярдәм бирсен! Театр һәрвакыт үз сүзен әйтергә тиеш, драматургия аркылы, ишарә белән генә булса да. «Мөһаҗирләр»дә дә ул сүз әйтелгән!

Милли театрлар, бер караганда, чәчрәп тә чыга алмый инде. Без тигез ритмда, артык шаукымга бирелмичә яшәүче халык.

– Ә ул – безнең саклану чарасы! Без – сабыр, иманлы, тыйнак һәм хәйләкәр халык, дип тә өстәр идем. Ә хәйлә – икенче гакыл ул.

Камал театрының яңа бинасы проекты расланды. Ул төзелеп, театр яңа җиргә күченгәч, аның эчтәлеге үзгәрәчәкме?

– Минемчә, мондагы эчтәлек тагын да зуррак масштаблар алачак. Быелгы сезон репертуарын карагыз сез, бер-бер артлы нинди көчле спектакльләр чыгардык. Соңгысы – «Рәшә», аңа кадәр «Көл» булды. Спектакльдән соң, безнең театр – бик тә бәхетле, дип сөйләшеп тордык. Чөнки нигезе ныклы аның. Ә ул нигезне салучыларны, монда хезмәт итүчеләрне көчле рухлы илаһи затлар дип атар идем. Мин белгән чорны гына алсак та, шулай бит ул. Мин Марсель Сәлимҗанов эшләгән чорда килеп кердем. Театрда Празат Исәнбәт, Нәкый Исәнбәт, аннары Туфан Миңнуллин, Хәй Вахит, Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев – режиссерлар һәм драматурглар эшләделәр. Аннары Фәрит Мәскәүдән укып кайтты. Марсель абый аны сөенеп каршы алды. Ул вафат булганнан соң, Фәрит: «Марсель абый кулы астында мин шундый рәхәт яшәдем. Нәрсә куярга теләдем, шуны куйдым. Ул миңа иҗатта тулы ирек бирде», – диде. Ул «Бичура», «Ромео һәм Джульетта»сы… Ә бит бу Марсель Хәкимович хәер-фатыйхасы белән эшләнде. Аны без аңламаган да булыр идек, Мәскәү тәнкыйтьчесе Поюровский, сирәк театрларда гына баш режиссер талантлы, яшь режиссерга юл куя, диде. Марсель абый, үзе турында уйламады, киләчәкне кайгыртты. Хәзер менә шул хәл кабатлана: Фәриткә ярдәмгә Айдар Җаббаров кайтты. Ә Айдар – Фәритнең шәкерте.

Марсель абый театр баласы иде. Фәрит Бикчәнтәев тә театрда үсте. Мин бу очракта Наилә апага (Гәрәева. Ред.) рәхмәтле. Ул баласын театрны яратырга өйрәткән. Шуңа күрә Фәрит һәрбер артист өчен борчыла, һәрберебезне ярата. Булганның кадерен белеп яшик.

Алсу апа, сез яшьли прима дигән иң зур бәяне алган актриса. Ә сездән соң шундый зур талантлар бармы?

– Бар! Нишләп булмасын?.. Һәр артист үзенчә талантлы. Һәрбер чорның үз геройлары, үз героинялары. Аларны халык билгели. Мин яшьләрне күзәтәм, алар бик талантлы. Вакыт күрсәтер, уңышлар телик аларга!

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү