Юл кырыенда калдырылган машиналар аркасында 519 фаҗига килеп чыккан

Юл кырыенда калдырылган машиналар зур куркыныч тудыра. Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына караганда, соңгы биш ел эчендә шул сәбәпле 519 фаҗига килеп чыккан. 52 кеше һәлак булган, 672се җәрәхәтләнгән яки имгәнгән.

Мондый автомобильләр бигрәк тә шәһәр читендәге юлларда куркыныч. Әйтик, узган елның октябрендә Әлмәт районында Казан-Оренбург юлында җиңел автомобиль караңгыда, буранда юл буенда туктап калган КамАЗга килеп бәрелгән. Рульдәге кыз шундук һәлак булган. Кызганычка, мондый фаҗигаләр әледән-әле кабатланып тора.

Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов кисәткәнчә, юл читендә туктап калырга туры килгәндә, иң элек авария сигнализациясен кабызып куярга кирәк.  Юлда яки кырыйда басып торучының “янып торган” полосалы куртка яки жилет кигән булуы мөһим. Инде килеп, транспортны куркынычсызрак урынга күчерү чарасын күрергә кирәк. Шулай ук 112 хезмәтенә шалтыратып, техник ярдәм чакыртырга мөмкин. Махсус хезмәтләр килгәнче, машина яныннан китмәү шарт.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү