Динсез дөнья сансыз. Диннәр бүген ныграк кирәк

15 гыйнвар – Бөтендөнья дин көне. Кешелек тарихы ул – сугышлар тарихы гына түгел, диннәр тарихы да. Кеше заты һәрчак нәрсәгә булса да ышанган. Ышанырга мәҗбүр булган. Чөнки аны урап алган тирәлек, табигатьтәге күренешләр нинди дә булса аңлату сораган. Ниндидер югары көч, югары акыл юк икән, ул урман-кырлар, таулар, елга-диңгезләрне, күп төрле җәнлекләрне, үсемлекләрне, җимеш агачларын кем барлыкка китергән соң? Үзеннән-үзе ярала алмый ич алар. Борынгы кешенең мантыйгы, ихтимал, шундыйрак булгандыр.

Дин булмаса, бүгенге дөнья ниндирәк булыр иде икән? Ихтимал, начаррак. Диннәр йогынтысы кимеп барган хәзерге чорда да алар бик күпләр өчен маяк, начарны яхшыдан аерып күрсәтүче хөкемче, модератор ролендә кала әле. Яшерен-батырын түгел, диннәр бүгенге технологияле заманга җайлашты. Һәм бер үк вакытта элекке дәверләрдә булган көчен дә җуйды кебек. Бу күренештә тискәре һәм уңай яклар бар. Уңай як шул: көчле, йогынтылы чорларда диннәрнең роле гел генә саваплы булмаган бит.

Әлбәттә, мәҗүсилек дәверләре, мәсәлән, шул ук антик чор булган. Диңгезнең – үз алласы, җир астының – үзенеке. Әле тагын уңыш алласы, тимерчелекнеке, гаиләнеке – борынгы грек һәм римлыларның дистәләгән аллаларының һәрберсе үз юнәлеше өчен җавап тоткан. Тик нәрсәдер, кемнәрдер артык күп икән, аның кадере зурдан булмый шул инде. Классик, дөньяви диннәр тантанасы чорындагыдан аермалы буларак, шул ук греклар, аллаларга ышанса да, алардан бер дә курыкмаган. Ул гынамы, алар турында кырыкмаса-кырык төрле мифлар, хәтта мәзәкләр чыгарган. Кырын ятып, вино эчкән, күңел ачкан чакларда Зевс һәм аның хатыннары хакында көлешә-көлешә, кем әйтмешли, хагын да, нахагын да сипкән алар. Тыюлар бөтенләй дә күзәтелмәгән.

Төп дөньяви диннәрнең берсе булган нәсарилык, ягъни христианство яралгач, вазгыять, әлбәттә, нык үзгәргән. Яңа дин белән дүрт гасыр буе көрәшкән Рим, ахыр килеп, аны үзенең дәүләт дине иткәч бигрәк тә. Аллаһы бары берәү. Аның тәгълиматына, ул кушканнарга бәндә сүзсез буйсынырга, ул кушканча гына яшәргә тиеш. Ягъни дин кешенең тормыш-көнкүрешенә үтә, аны регламентка сала башлый. Әлбәттә, чама белгәндә, бу гамәлдә бер начарлык та юк. Ләкин… Чама бөтенләй калмаган Урта гасырларда шул ук Европада инквизиция дип аталган чиркәү судының нинди җинаятьләргә барганы күпләргә мәгълүм. Яла аркасында сихерче келәймәсе алганнардан башлап, дин әйткәнчә яшәмәүче, хәтта уйламаучыларны, шул исәптән «Җир Кояш тирәли әйләнә» дигән инанудан баш тартмаган Джордано Брунога чаклы, күп сөйләшеп тормастан, баганага бәйләп, утта яндырганнарын беләбез. Ә бит барысы да дин, Алла исеме белән башкарылган.

Нәсари диненнән җиде гасырга соңрак яралган исламны, аның элекке чорларын да ул яктан бөтенләй үк гөнаһсыз дип әйтеп булмый. Безнең дин очрагында да бәндәне яхшы итәргә теләп, начарга, дини диктатурага кереп киткән чорлар булмаган түгел, булган. Мөхәммәт пәйгамбәр, язуларынча, төрле рәхимсезлекне, кешене тереләй яндыру кебек коточкыч кыргыйлыкларны тыйган тәкъдирдә дә. Дөньяви диннәрнең иң өлкәне иудаизмда да, исламда да җәзаларның шактый дәһшәтлеләре – мәсәлән, иренә хыянәт иткән хатын-кызны ташлар белән сугып үтерү гадәте булганы билгеле. Цивилизация барып җитмәгән тарафларда андый вәхшилек бүген дә бар, диләр. Моның ише хәлләр – җиңелрәк җәза кулланасы урында, урлашкан өчен кулны кисү, үзара якынлык өчен ир-атларны үлемгә хөкем итү кебек үтә кырыс җәзалар динне, миңа калса, бик үк бизәми.

Дөнья, сирәк тарафларны исәпләмәгәндә, Урта гасырлардан, шөкер, чыкты. Әйткәнебезчә, заманнар белән бергә диннәр дә үзгәрде. Христиан диненең соңрак олы бер тармагы булып киткән протестантлык тумаса, Европа бүгенге Европа була алыр иде микән? Юктыр. Хезмәтне, хәләл көч белән баюны культ дәрәҗәсенә күтәргән, дини кануннарга аек акыл белән караган, күңел ачулы, исерткеч эчемлекле тормышны хупламаган шул дингә кереп киткән дәүләтләрдә бүген иң югары тормыш сыйфаты. Протестант дине үзе белән янәшә яшәгән католикларны да үзгәрткән. Тик Испания, Португалиянең, тормыш дәрәҗәсе дигәндә, күпчелек халкы протестант динендә торган Швеция белән Германияне уза алганы юк әле. Әлбәттә, бүген Европа илләрендә тоташ диндарлык күзәтелми. Тик Реформация чоры продукты булган, ХVI гасырда яралган без әйткән дин, аннан соңгы өч йөз ел дәвамында – йогынтысы көчле чакта – үз эшен шәпләп башкарып чыккан, дияргә мөмкин.

Византиядә яралып, Россиягә күчкән, безнең тарафларда ислам белән янәшә яшәгән православие дә – христиан диненең бер тармагы, состав өлеше. Гәрчә католиклар белән протестантларның кайсылары аңа секта дип, өстән аска караса да. Әлеге диннең дә яши-яши үзгәрешләр кичергәнлеген, Россиядәге христиан диненә унификация керткән Никон реформаларын беләбез. Әмма реформаның төрлесе була. Үзләрен иске дин вәкилләре (старообрядцы, староверы) дип атаган, ХVII гасырдан соң да элекке кыйблаларына тугры калган христианнарның, мәсәлән, хезмәткә мөкиббәнлеге, чиста-пөхтәлеге, спиртлы эчемлекләргә сак мөнәсәбәте аларны протестантларга охшаш итә. Күптән бер язганымча, ул дин вәкилләре арасында иганәчелек бик популяр булган. Шул ук Казан староверлары кылган изге эшләр, алар төзеткән биналар турында язсам, сүз озакка китәчәк. Фикеремне беркемгә дә көчләп такмыйча, шуны сорыйсым килә: Никон реформалары Россия үсешендә күпмедер кире роль уйнамады микән?

Бик күп төрки халыклар белән бергә без – татарлар да үз иткән ислам диненә кайтыйк. Башка төп диннәр белән чагыштырганда мин аны көчле һәм нәтиҗәлерәк дин дияр идем. Башка конфессия вәкилләре кими барганда, яисә артмаганда мөселман өммәтендәге кешеләр күбәюдә. Безнең дин тарафдарлары дөнья халкының чирегенә якынын (23 процент) тәшкил итә. Исламда, башкалар белән чагыштырганда, дингә ярты-йорты ышанучылар шактый аз. Динебез, көчен җуймастан, шактый уңай үзгәрешләр кичерде. Элекке заманнардагыча җыр-музыка, рәсем-сын сәнгатен тыю, инкарь итү бүген юк хисабында. Исламның радикаль агымнары да халыкта теләктәшлек тапмый. Дәүләт диннән аерылмаган ислам илләре дә бүген цивилизацияле юлда.

Диннәр бүген элекке чорларга караганда да ныграк кирәк. Ни генә әйтмә, бер-берсеннән аерылган җәһәттә дә алар барысы да гомумкешелек кыйммәтләре – әхлак, шәфкать, миһербанлык яклы бит.

 

Наил Шәрифуллин

Фото: https://www.livelib.ru/author/1217469/post/62980-kakaya-obschaya-cherta-harakterna-dlya-vseh-religij


Фикер өстәү