Ирле-хатынлы сыер савучылар: «Шәһәр кешесен дә ашатырга кирәк бит»

Икесенә – 120 сыер. Питрәч районының Шәле авылында яшәүче ирле-хатынлы Алинә белән Алексей икесе дә фермада сыер сава. Алар кайда гына эшләп карамаган, әмма монысы күңелләренә иң якыны икән. Алинә үзенең атказанган сыер савучы булырга теләвен дә яшерми. «Миңа әле чират җитмәгәндер», – ди. Алексей да, бу бит – хатын-кыз эше, дип сайлана торганнардан түгел. Эш һәм аш дип яши алар.

12 яшьтән үк сыер җиленен тарта башлый инде Алинә. Әнисенә ияреп, фермага сыер саварга йөргән. Әбисе, әнисе дә, апалары да сыер савучылар икән. Тугызынчыда укыганда, ул да фермага барып урнаша. Дөрес, хәзер яхшылап укымаганы, мәктәпне тәмамламаганы өчен үкенеп тә куя. «Алма агачыннан ерак төшми. Бөтенебез дә түрә, «ак яка» гына булып бетә алмый. Шәһәр кешесен дә ашатырга кирәк бит, – ди 42 яшьлек Алинә Хәйруллина. – 1995 елда әни сәламәтлеге какшау аркасында ялга чыкты да, декабрь аенда аның урынына тизрәк эшкә урнашу ягын карадым. Җитешмәгән тормыш та үзенекен итте. Без гаиләдә – өч бала, мин – иң олысы. Әти-әниләрем мәрхүм инде».

Баштарак көнгә 20шәр сыер сауса, хәзер бу сан өч мәртәбә күбрәк. Бер сыерга – 30 литр, барлыгы ике тонна сөт дигән сүз бу. Алинә әйтүенчә, үткән белән чагыштырганда, эшләре күпкә җиңеләйгән. Сенажны тракторга төяп, сәнәк белән малларга ташу да, авыр чиләк күтәреп йөрү дә юк. Иртүк берәр сәгать сыерларны кыргыч белән чистарталар, аннан савып, аппаратларын юалар. Эш тәртибе шундыйрак. Анда мал-туардан курыкмый ул. Сыерларга «кызым» дип дәшә. Сава башлаганчы, акыллы бит сез, дип башларыннан сыйпый.

– Сыерның сөте – телендә, диләр. Алдында һәрвакыт азык, тәмле әйбер торсын. Замана сыерларына витаминга бай ризыклар гына бирәбез. Ашаткач, сөте дә бар, – ди ул.

Дөрес, сыерлар яныннан китеп торган вакытлары да булган. Хезмәт хакы түләмәгәч, Алинә, шәһәргә барып, идән дә юган, кафеда да эшләп кайткан. Базарга барып, каймак, эремчек тә саткан. Тик барыбер күңеле фермага тарткан аның. Бу эшен бернәрсәгә дә алыштырасы килми. Акчасын гына түләп торсыннар, ди. Хәзер кулына ай саен 40 мең сум керә икән. Ире Алексей да аннан ким алмый. Алинәне фермада бригадир дип йөртәләр. Берәр нәрсә хәл итәсе булса, киңәшен сорыйлар һәм аның әйткән сүзе еш кына дөрес булып чыга икән.

Алинә эштә генә түгел, гаиләдә дә бәхетле хәзер. Зур сынаулардан соң очраткан ул Алешасын.

– Беренче иремә яратмыйча гына кияүгә чыктым. Икенчесендә урладылар. Авылда шундый гадәт бар. Бик ошатып барсам да, эчкән кешене туктатып булмый шул. Ә Леша миннән 10 яшькә яшьрәк. Аның белән никах укыттык, тугыз ел яшибез инде. Бер-беребезгә «матурым» дип дәшәбез. Ачуланышкан чаклар юк, шөкер. Бер-беребезгә юл куя беләбез чөнки. Тормыш итәргә бик әйбәт. Хатын-кыз эше дип тормый, табак-савытын да юарга булыша. Улым Айсафны үзенеке кебек күрә, – дип сөенә Алинә.

Алексей – чуаш милләтеннән. Авылга килгәндә, бер кәлимә татарча сүз белмәсә дә, хәзер барысын да уздыра. Авылга «шабашка»га эшкә килгән Алексей, Алинәне күргәч, Шәледә калган. Бергәләшеп сыер савалар. Хәзер инде 12 ел стажы бар егетнең. Иртән сәгать бишенче яртыда торып, бергә эшкә китәләр, парлашып өйгә кайтып керәләр. Бергә булу туйдырмый, диләр. Алексей күп сөйләшергә яратмый. Без килгәндә, йорт тирәсендә кайнаша иде. Фермадагы бөтен сыерның биографиясен, гадәтләрен белә икән.

Тормышлары җитеш инде хәзер. Тик акчаның һаман җитәсе юк. Алинәнең улының гаиләсенә дә булышасы килә. Алар Казанда яши. Сеңелләрен дә ташлап бетерәсе килми. Шуңа күрә башында гел эш кенә икән.

– Үзебезне яратмау бер дә дөрес түгел инде. Бизәнеп-ясанып тормыйм, ислемаемны сибәм дә эшкә китәм. Ялны онытабыз шул. Отпускыда да – фермада. Ике ай декрет ялында утырдым, шуннан бирле ял күргән юк. 27 ел эчендә бер ай больничныйда булдым. Аягыма сыер басмаса, анысы да эләкмәс иде. Тагын әле 42 яшькә бер тапкыр өч көнгә Мәскәүгә барып кайттым, – дип елмая ул.

Шәледән чыкканы юк дигәч тә, бөтенләй алай ук түгел. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмендә Казанга Президент белән очрашуга барган ул. Мактау кәгазьләре дә җитәрлек. Сөт саву аппаратын сүтеп җыю ярышларында беренче урын алган чаклары да бар. «Мин – гомерлек сыер савучы», – дигән Алинә моның белән туктарга җыенмый. Атказанган исемен алмыйча эшен ташларга исәбе юк. 60та буламы ул, 70тәме…

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү