Татарстанда атна дәвамында салкын һава торышы саклана, ә ялларда җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
17,18 һәм 19 гыйнварда төбәк Казахстан антициклоны йогынтасында булачагын хәбәр итә синоптиклар.
Бүген көндез 12-15, төнлә -22 градуска кадәр салкын булачак.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе төнлә 12-17 градус салкын булачак, көндезләрен бу көннәрдә 7-12 һәм 5-10 градус салкын булыр дип фаразлана.
Җомга һәм шимбә, 20 һәм 21 гыйнварларда, Татарстанда кар явуы көтелә, әкеренләп җылыта башлый. Көндез 2-4, төнлә 5-7 градус салкын булуы ихтимал.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat