Сак булыгыз, балаларга ялган газчылар шалтырата: «Газны ач та башка бүлмәгә чыгып 1-2 сәгать уйна»

«Балаларга ялган газчылар шалтыратып, өйгә ис чыксын өчен, газ җиһазларын ачып куярга кушалар…» Бу ялларда социаль челтәрләр әнә шундый эчтәлектәге хәбәрләр белән тулды. Соңрак моның интернетта инде берничә елдан бирле йөргән ялган мәгълүмат булуы да ачыкланды. Тик әти-әниләрдә шик калды. Бала кулыннан телефон төшмәгән бүгенге заманда куркырсың да…

Заманасына күрә – чире дигәндәй, соңгы арада телефон мошенниклары саны бермә-бер артты. Алдауның да нинди генә юлын уйлап тапмыйлар. Юл һәлакәтенә эләккән бала исеменнән дә, паспорт күчермәсе буенча зур суммада кредит рәсмиләштерергә теләүчеләрдән котылырга ярдәм итүче банк хезмәткәре булып та, мобилизациягә эләгүчеләр исемлегеннән сызып ташларга вәгъдә итеп тә шалтыраталар хәтта. Ыгы-зыгылы, тынгысыз заманда көтмәгәндә килеп ирешкән шомлы хәбәрләргә ышанып куюың да бик мөмкин. Телефон мошенниклары әнә шуннан файдалана да инде.

Ял көннәрендә социаль челтәрләрдә ялган газчылар турында таралган мәгълүмат та шактый шау-шу тудырды. Анда үзен газ оешмасыннан дип таныштырган хатын-кызның, балага шалтыратып, аның өйдә үзе генә булуын ачыклавы һәм, ис чыксын өчен, газ җиһазларын ачарга кушуы турында әйтелә. Телефоннан сөйләшүче кыз бала: «Әнигә шалтыратам», – дип тә әйтеп карый. Тик телефон мошеннигы моны эшләмәскә үгетләп, өйдә ис чыгып торган килеш, балага күрше бүлмәдә бер-ике сәгать ял итәргә куша. Интернетны «басып алган» әлеге хәбәрдән соң, «Газпром Трансгаз Казан» оешмасына аңлатма бирергә туры килде хәтта. Белгечләр әйтүенчә, газ хезмәте оешмасы хезмәткәрләре беркайчан да кулланучыларга телефоннан шалтыратып, тегене-моны эшләгез дип өйрәтми. Газ белән саксыз эш итү фаҗигагә китерергә мөмкин дип тә кисәттеләр.

Интернетта таралган ялган хәбәрнең чыбык очы исә 2018 елга ук барып тоташа булып чыкты. Илнең төрле төбәкләрендә ялган газчылар турында моннан дүрт ел элек үк хәбәр иткән булганнар. Чират Казанга да килеп җиткән, күрәсең. Бу ялларда шундый ук эчтәлектәге хәбәрләр Чиләбе өлкәсендә, Приморье краенда да теркәлгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән әйтүләренчә, хокук сакчыларына мондый очрак турында хәбәр килмәгән. Алай да, уяулыкны югалтырга ярамый. Бигрәк тә сүз балалар турында барганда. Озак еллар полициянең участок вәкиле булып эшләгән Андрей Смирнов сүзләренә караганда, теләгән очракта, балаларның телефон номерларын социаль челтәрләр аша эзләп табарга мөмкиннәр. Анда аларның яше дә күрсәтелгән. «Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә, аларга ишек ачмаска һәм ят машинага утырмаска – боларны һәр бала кечкенәдән үк белергә тиеш», – ди Андрей Смирнов.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, мәктәпләрдә балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү эше даими рәвештә алып барыла. «Тормыш иминлеге нигезләре дәресе кысасында янгын сүндерүчеләр белән дә, полиция вәкилләре белән дә очрашулар үткәрелә, аңлату эшләре оештырыла», – диделәр министрлыкның матбугат хезмәтеннән. Әти-әниләрнең җаваплылыгы турында да искәрттеләр.

Татарстанның Әтиләр берлеге рәисе Гадел Заһретдинов әйтүенчә, бүген үсмерләрнең кирәксә-кирәкмәсә дә телефонны кулдан төшермәве борчыган мәсьәлә булып тора.

– Телефон, интернет тере аралашуны да алмаштырды хәтта. Сер түгел, балалар күбрәк вакытын онлайн үткәрә. Тәрбия өйдә башлана, шул исәптән интернеттан дөрес файдалануга кагылышлысы да. Әти-әниләр баланың интернеттагы чикләрен кысмыйча, онлайн дөньяны контрольдә тота белергә тиеш. Ә иң яхшысы – шәхси үрнәк. Балалар барысына да бездән күреп өйрәнә. Әнә шуны истә тотарга кирәк, – ди Әтиләр берлеге рәисе.

Балалар психологы Гүзәл Садыйкова фикеренчә, мәктәп яшендәге балаларның өйдә телефонга «чумып» утыруына акырынып-бакырынып йөрүдән файда юк.

– Гаджетлар уку өчен булса да кирәк. Әнә пандемия вакытында балаларны үзебез үк компьютер, телефон каршына утырттык бит. Ә хәзер кире тартып алабызмы? Иң мөһиме, интернеттан агылган мәгълүматтан дөрес итеп файдалана белү зарур. Баланың шул ук «YouTube»та, мәсәлән, нәрсәләр белән кызыксынуына игътибар итегез. Интернеттан нинди куркыныч янавы турында сөйләшегез. Әти-әниләр өчен баланың кесә телефонында теге яки бу сайтка керүне чикләүче махсус кушымталар да бар, – ди психолог. – Статистика мәгълүматларына караганда, бүген 3–6 яшьлек балаларның 42 процентының үз кесә телефоны бар, шуңа күрә тәрбияне төрле гаджетлардан башка күз алдына да китереп булмый. Тик төсләрне аерырга, санарга өйрәтәм дип, сабыйга кесә телефоны биргән әти-әниләр нык ялгыша. Чөнки гаджетлар тәрбияләми, алар баланы кече яшьтән үк билгеле бер программага кора. Мәсәлән, шакмакның шакмак икәнен аңлау өчен, аны тотып карарга, төрле яклап боргаларга, тәгәрәтеп уйнарга кирәк. Ә телефон нишли? Ул бары тик үзенә кирәкле җавап бирүне таләп итә, ягъни бала тиешле төймәгә басарга тиеш.

Эльвира Вәлиева

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү