Белгеч каты суны йомшартып эчү ысулын әйтте

КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының геология һәм гидрогеология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Рөстәм Мусин әйтүенчә, суның катылыгына зур игътибар бирергә кирәк.

Катылыкны исә сөяк һәм йөрәк өчен кирәкле кальций һәм магний бирә. Яхшы суда ул бер литрга 4,5 мг тирәсе булырга тиеш. Кальций һәм магний булмаган суны даими рәвештә эчкән очракта, сөякләр, йөрәк белән проблемалар башлануы бар. Ә инде ул артып киткән очракта (каты су) эчке органнарга таш утыртырга сәләтле, шул ук вакытта мондый су яман шештән саклый.

Ә каты суны фильтрсыз гына, өй шартларында ничек йомшартып була соң? Рөстәм Мусин сүзләренчә, кышын суны урамда катырып эчәргә мөмкин. Әйтик, сулы савытны катырырга куярга кирәк. Якынча ярты савыттагы су боз булып катканын көтәргә дә, бозны эретеп эчәргә киңәш итә.

– Артык катылык бирүче барлык элементлар катмаган суда калачак. Ә бозны эретеп, бик яхшы сыйфатлы, чип-чиста су эчә аласыз, – ди галим.

Җәен исә суны шушы ук ысул белән суыткычта катырып эчәргә мөмкин.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү