Тантана Казанның Универсиада авылында, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйланчыгында үткәрелде. Бүген биредә Сәламәтлек саклау министрлыгының еллык коллегиясе уза.
Татарстан Президенты һәм Россия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко медикларга 24 медицина автомобиле сатып алуга сертификатлар тапшырды. Болар – “Ашыгыч ярдәм” машиналары, “Лада Гранта” җиңел машиналары, “Газель Некст” микроавтобусы һәм КамАЗ автомобиле шассиендагы мобиль медицина комплексы.
Машиналардан хастаханәләрнең көндәлек эшчәнлеге өчен, шул исәптән ашыгыч ярдәм күрсәтү, сырхауларны өйләренә барып дәвалау, аларны хастаханәгә китерү, ерактагы авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү һәм диспансеризация үткәрү, дарулар, медицина материаллары ташу өчен файдаланылачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat