Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләре өчен социаль ипотека йортына күченү тантанасында катнашты

Бүген Казанда социаль ипотека буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка күченү тантанасы узды. Белые Росы урамындагы 96 фатирлы йортта сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре яшиячәк.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко һәм республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.
“Бүген 96 медик гаиләсе социаль ипотека программасы буенча бөтен уңайлыклары булган фатир ала. Бу йортның сезгә бәхет китерүен телим. Сез уңайлы яңа бистәдә яшиячәксез. Яңа йортка күченүегез белән котлыйм!”– диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Россия сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко билгеләп үткәнчә, торак мәсьәләсен хәл итү – медицина хезмәткәрләренең абруен үстерү буенча иң үтемле чараларның берсе. “Медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтү буенча республика җитәкчелеге күпне эшли. Башка төбәкләргә дә үрнәк итеп куярлык лаеклы тәҗрибә бу”, – диде ул.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Фисенко яңа фатирга күченгән Фатыйховлар гаиләсендә булды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү