Татарстанда күпбалалы гаиләләргә бирерлек җирләр калмаган?!

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының еллык коллегиясендә төп фикер әнә шушы тирәдә әйләнде. Кадерсез җирләр, аларны исәпкә алу һәм күпбалалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү. Елга йомгак ясаганда шушы һәм башка мәсьәләләргә аерым тукталдылар.   

Ятим балаларга бирелә торган торак мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булды. Узган ел шундый 600 бала үз куышына ия булган. Бу эш быел да дәвам итәчәк. Тик фатир булу белән генә түгел, аны карап, тәртиптә тотарга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп барырга да кирәк бит әле. Министр сүзләре буенча, бу мәсьәлә буенча проблемалар шактый зур.

Бүген Татарстанда 71 меңнән артык күпбалалы гаилә бар. Аларның 48 меңнән артыгы җир алу буенча кадастр учетына куелган. Әлегә 26 меңнән артык гаилә җир участоклары белән тәэмин ителмәгән.

– Гомумән алганда, җир кишәрлекләре белән тәэмин ителеш канәгатьләндерерлек. 24 районда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен тулысынча биреп бетергәннәр, – диде Фәнил Әһлиуллин.

Алабуга, Алексеевск, Буа, Мөслим, Чистай, Тәтеш районнарында җир участогы белән тәэмин ителеш 90–99 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта кайбер районнарда бу эш сүлпән бара. Мәсәлән, Бөгелмә (тәэмин ителеш – 57,86 процент), Лениногорск (61,72), Әлмәт (62,63), Кукмара (64,34), Яшел Үзән (65,90), Биектау (72,25), Баулы (73,57), Арча (75,31), Лаеш (76,74), Түбән Кама (78,94) районнарында җир участогын көтүче гаиләләр күп.

– Кайбер районнарда йорт салырга мөмкин булган җирләр юк дәрәҗәсендә. Аеруча Казан һәм Чаллыда вазгыять катлаулы. Аларда 16 меңнән артык җир участогы җитми, – диде министр.

Билгеле булганча, узган ел төрле ведомстволарның җир участокларын һәм күчемсез милекләре турындагы мәгълүматларын берләштерүче бердәм цифрлы платформага (мәгълүматларның илкүләм системасы – НСПД) нигез салынды. Монда Татарстан пилот проект буенча кертелде. Тик әлегә республика күрсәткечләр буенча мактана алмый. Электрон мөрәҗәгатьләр саны буенча без пилот төбәкләр арасында нибары 30 нчы урында гына торабыз.

– Ел дәвамында җирле үзидарәләр тарафыннан активлык сизелмәде. Бары тик Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәнкыйтеннән соң гына бераз активлык күренде. Күчемсез бердәм дәүләт реестрын, гомумән, мәгълүматларның илкүләм системасын тутыру, Росреестрга түгел, ә беренче чиратта сезнең үзегезгә кирәк. Аерым алганда, бу эшләрне тизләтер, инвесторлар җәлеп итәр өчен кирәк, – дип мөрәҗәгать итте җирле үзидарәләргә Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен киметмәү максатыннан узган елның язында 850 тикшерү узганын әйтте. Ул вакытта 1 меңнән артык закон бозу очрагы теркәлгән. Кулланылышта булмаган 101 мең гектар җир булуы ачыкланган. Октябрь ахырында аларның 36 мең гектары кулланылышка кертелгәнлеге билгеле булган.

– Кайбер районнарда җирләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә арендага да бирелмәгән, иген дә чәчелмәгән. Сүз 15 мең гектар турында бара. Әйтик, 15400 гектар җирдә уҗым культуралары чәчелгән булса, 555 млн сумлык уңыш җыеп алган булыр идек. Ә рапстан 1,5 млрд сум керем кергән булыр иде. Бу мәйданнарда, мәсәлән, Яңа Чишмә районындагы терлекләргә ел дәвамында җитәрлек азык әзерләп булыр иде, – диде Илнур Галиев.

Хәер, узган елның җәендә җиргә саксыз караучыларга кагылышлы законга үзгәрешләр кертелгән иде. Аның нигезендә, моннан соң җир хуҗаларына аны максатчан файдалануны махсус комиссия алдында дәлилләргә туры киләчәк. Өч ел дәвамында җирне файдаланмаган җир хуҗаларыннан җирне тартып алу эше дә җиңеләйтелде.

Әлеге четерекле мәсьәләгә утырышта катнашкан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да басым ясады.

– Кулланылмый, максатчан файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре булу беркемне дә бизәми. Дәүләт Советы депутатлары, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты бу мәсьәләгә зур игътибар бирәчәк. Район башлыкларына да бу проблемага зуррак игътибар бирергә кирәк, – диде ул.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин барлык районнарның һәм шәһәрләрнең, авылларның чикләрен билгеләп чыгу эше ахырына якынлашуын әйтте.

– Бу мәсьәләдә вакыт-вакыт үзгәрешләр дә булуы бар, – диде ул. – Бигрәк тә күрше төбәк чикләренә кагылышлы мәсьәләдә. Ниһаять, очына чыгып, кирәкле документларга кул куелды. Киров өлкәсе белән чиктәш булган Кукмара буенча бер проблемалы участок калган иде. Тау чаңгысы комплексын җәелдерү өчен Киров өлкәсенең 60 гектар җирен Татарстан чиге территориясенә бирү турында сүз булды. Җиңел бурыч түгел иде,  Президент бу мәсьәлә буенча Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Нәтиҗәдә җирне эшмәкәргә 49 елга арендага биреп тору буенча килешү төзелде.

Республикада дәүләт милкен файдалану һәм тормышка ашырудан алынган керем күләме узган ел 10,7 млрд сумны тәшкил иткән. Министр Фәнил Әһлиуллин сүзләре буенча, керемнәрнең 93,5 проценты җир участокларын арендага биреп тору хисабына алынган.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү