Лилия Галимова: «Татарстан түрәләренә чит илгә чыгу тыелмаган»

Татарстанда чит илләргә чыгуны тыю юк. Бу беренче чиратта эш сәфәре белән аңлатыла, дип аңлатма биргәннәр “Татар-информ”га Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә. “Юк, без командировкага йөрибез, делегацияләр йөри”, – дип әйткән матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Билгеле булганча, Россиянең кайбер төбәкләрендә махсус хәрби операция уздыру чорында түрәләрнең чит илгә чыгуына рәсми булмаган чикләү кертелгән. «Коммерсанть» язганча, мондый карар кайбер түрәләр чит ил курортларында ял иткәнннән соң килеп чыккан шау-шудан соң кабул ителгән.

Әйтик, Курск өлкәсе думасы депутаты Максим Васильев – Яңа ел каникулы вакытында Мексикада, Ә Вологда өлкәсенең закон чыгару органындагы «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Денис Долженко Дубайда ничек ял иткәнен социаль челтәрләрдә күрсәтте. Аларның бу гамәлен тәнкыйтьләүчеләр арасында хакимият партиясенең генераль советы секретре Андрей Турчак та бар иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү