Ландыш Нигъмәтҗанова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова сөенечле яңалыгы белән социалm челтәрләрдә уртаклашты.

«Дуслар! Шатлыклы хәбәр белән уртаклашасым килә сезнең белән. Бүген миңа Башкортстанның башлыгы Радий Фәритович Хәбиров карары буенча «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Башкортстан тамашачыларына, халкыма зур рәхмәтемне белдерәм, бу безнең уртак бүләгебез», —  дигән Ландыш.


2 фикер

Җавап Отменить ответ