Бюджет җимерелмәс, әмма проблемалар җитәрлек

2022 елны уңышлы гына үтеп (бюджет керемнәре көтелгәннән күбрәк булды), Россия яңа катлаулы елга аяк басты. Быел, шик юк, акча-финанс мәсьәләләре катлаулырак булачак.

Углеводородлар сәүдәсе безгә үткән елдагы комфортлы шартлар тәэмин итмәячәк. Акча җитмәү 2022 елның икенче яртысында ук сиздерә башлады инде. Бюджет дефициты кварталдан кварталга арта барачак. Финанс министрлыгы тишекне финанс мендәрен сүтеп тулыландыру турындагы карарны кабул итте инде. Валюта резервлары (асылда Кытай юаньнары) сатуга чыгарылачак. Кытлык чакта, резервларың булу шәп инде ул, әмма аларны сату проблемадан коткарып кына калмый, проблема тудыра да. Валюта сата башладыңмы, сумның курсы өскә китә. Бу – резервлар сумнарда исәпләгәндә кими дигән сүз. Әйтик, йөз долларлык резервың булса, сум курсы 75 булганда, син аны сатып, 7500 сум акча аласың, курс 65кә кадәр күтәрелсә, 6500не генә. Финанс министрлыгы, резервларны сатканда, менә шундый проблемага килеп терәлә. Аны хәл итү өчен, күп итеп акча басарга була, билгеле. Бу – гарантияләнгән инфляция дигән сүз. Хөкүмәт болай да кызыклы ат йөреше ясап ята икән. Бюджет дефицитын каплау өчен, милли байлык фондыннан ике триллион сум акча ала. Дефицит әлегә 3,2 триллион сум булыр дип көтелә, әмма җитмәүчелек ике тапкырга якын үсәргә дә мөмкин. Дөресрәге, мөмкин, дип түгел, үсәчәк дип уйларга кирәк. Ләкин теге милли байлык фондындагы акчаның туңдырылган өлешен тотарга ниятли икән федераль түрәләр. Туңдырылган өлешне безгә бирмиләр инде бирүен, әмма югарыдагылар хәйләкәр бер адым ясыйлар: туңдырылган долларлар күләмендә рубльләр басалар. Инфляция өчен кирәкле туфрак әзерлиләр ягъни.

Ләкин базарда барысы да начар түгел. «Российская газета» төзелеш материалларына бәяләр төшү хакында яза. Акча кытлыгы нәтиҗәсе бу. Бу яктан караганда, финанс кытлыгы алай начар нәрсә түгел ул, дефляциягә китерә. Дефляция шартларында, акчаны исраф итми тотарга өйрәнгән халык ота: кулында акчасы барларга төзелеш алып бару җиңеләя. Гомумән алганда төзелеш күләме кими, әлбәттә (бәяләр шуңа күрә төшә бит инде), әмма аягын юрганына карап сузучылар андый шартларда үзләрен иркен хис итә.

Россиядән бүген 8 миллион кеше чит илгә чыга алмый, чөнки бурычлары чабудан тарта. Бурычын түләмәүчеләргә чикләр ябык бит. Сан рекордлы. Бурычларның 80 проценты – ипотека кредиты, ди Үзәк Банк. Ел башыннан Үзәк Банк кредит бирүгә лимит керткән, хәзер бурычка алу мөмкинлегенә 25 процент гражданнар гына ия. Калганнар алса, түли алмаячак. «Российская газета», ил халкының яртысыннан күбрәгенең саклык акчасы юк, дип яза. Яңа финанс елына без менә шул хәлдәрәк аяк басабыз: бюджетта да кытлык, кесәләрдә дә җил уйный. Әмма хәтта хөкүмәтне тәнкыйтьләргә яраткан икътисадчылар да, триллионнар «силовиклар»га һәм фәкыйрьләргә бүленде, ләкин бюджет җимереклегенә кадәр эш барып җитмәс, диләр. Моны социаль йөкләмәләр үтәләчәк дип аңлыйк.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү