Лилия Аппакова: «Халыкны көлдерергә түгел, тәрбияләргә кирәк»

Бүген сәхнәдә матур әдәби телдә сөйләү никадәр мөһим? Классик алып баручыларга, нәфис сүз осталарына ихтыяҗ бармы? Ни өчен яшьләр бу һөнәргә килергә теләми? Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе лектор-музыка белгече, Татарстанның атказанган артисты Лилия Аппакова белән әнә шулар хакында сөйләштек.

– Сезнең концертлар һәм төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр алып баруда 30 елга якын тәҗрибәгез бар. Элек концертлар ничек уза иде, хәзер нинди үзгәрешләр бар?  

– Дәүләт филармониясендә 1996 елда эшли башладым. Классик концертлар элек тә, хәзер дә югары профессиональ дәрәҗәдә уза. Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык уен кораллары оркестры үз юнәлешенә тугры кала, халык музыкасын, рус, чит ил классик көйләрен уйный. Оркестрның башкару осталыгы елдан-ел үсә, яңа кызыклы программалар барлыкка килә, жанрлар киңәя. Элек без татар концертларын да еш үткәрә идек. Әйтик, Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичәләр, Рөстәм Яхин исемендәге Халыкара классик музыка фестивале. Быел безнең оркестр үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу датага без инде узган ел ук әзерләнә башладык. Оркестрның музыка белгече буларак, мин Казан консерваториясендә узган Халыкара конференциядә оркестрның 30 ел дәвамындагы концерт эшчәнлеген анализлап, доклад белән чыгыш ясадым.

– Классик алып баручыларга бүген ихтыяҗ бармы соң?

– Кызганыч, музыка белгече һөнәре соңгы елларда үз актуальлеген югалтты. Классик алып баручылар бүген юк диярлек. Әйе, һөнәр бик катлаулы, анда фән белән шөгыльләнергә кирәк. Музыка белгече концерт кына алып бармый, ә музыка сәнгате, жанрлар, композиторлар турында сөйләп, халыкны агарту буенча эш алып бара. Филармониягә килгәч, мин музыка сәнгате мэтрлары – Георгий Кантор, Светлана Захарова династиясен, аларның традицияләрен дәвам иттем. Консерваторияне тәмамлаган белгечләр йә музыка мәктәпләрендә укыта, бик сирәкләре фәнгә, лекторлыкка бара, татар фольклорын, музыкасын өйрәнә. Халыкка музыка турында сөйләү җиңел эш түгел. Лектор – мәгърифәтче, музыка өлкәсендә эрудицияле кеше. Ул һөнәри белемнәргә генә түгел, дикторлык сәнгатенә дә ия булырга тиеш. Музыкантларны илһамландыру, тамашачыларны кызыксындыру, аларга шатлыклы һәм якты хис-кичерешләр бүләк итү өчен текстны кызыклы, «тәмле» итеп тәкъдим итәргә кирәк. Концертны алып баручы музыка белгеченең төп максаты әнә шул. Папкадан гына укый торган алып баручылар бар. Мин моны кабул итмим. Мин үз текстларымны яттан өйрәнергә һәм текстка эмоциональлек өстәргә тырышам. Алып баручының матур, сөйкемле, үз харизмасы, артистлыгы булуы да мөһим.

Яшьләрнең һөнәргә килмәүенең сәбәбен нәрсәдә күрәсез?

– Заманында бу темага Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев белән сөйләштек. Ул инде шул вакытта ук яшьләр һөнәргә килми, музыка белгечләре юк, дип әйткән иде. Әйтик, заманында без 14 кеше укып чыктык, ә хәзер бу бүлектә 2–3 студент укып йөри. Билгеле, яшьләр өчен бу акчалы һөнәр түгел. Алар концертлар алып бара башлый һәм берникадәр вакыттан соң бәйрәмнәр, туйлар алып баруга күчә. Бу гаҗәп түгел, чөнки ул өлкәдә акча эшләү мөмкинлекләре шактый күбрәк. Тик яшьләрнең дә һөнәргә килүләрен, традицияләрне дәвам иттерүләрен телим. Музыка бит ул тәрбияли, матурлый, рухи яктан тулыландыра. Иң авыр, катлаулы заманнарда кешеләр сәнгатькә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта нәкъ менә классик сәнгатькә тартылырга кирәк. Классика ул – мәңгелек.

– Элек татар классик концертлары еш уздырыла иде, хәзер күбрәк рус һәм чит ил классикларына игътибар бирелә, дидегез. Бу ни өчен алай булды?

– Безгә татар музыкасы концертларына билетлар начар сатыла, заллар тулмый, ихтыяҗ юк, диләр. Ә бит безнең Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Насыйбуллин, Рөстәм Асаев кебек Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин музыкасын белә һәм яратып башкара торган җырчыларыбыз бар. Рөстәм Яхинны гына алыйк. Аны бит гомер буе җырларга мөмкин. Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким шигырьләренә язылган көйләр – нинди бай, төсмерле алар! Бүгенге заман авторлары да кимен куймый. Әйтик, яшь композиторыбыз Эльмир Низамов. Мин аны татар классикасын дәвам иттерүче дип атар идем. Шуның кадәр зур, бай репертуарыбыз бар, ә заллар тулмый, билетлар сатылмый, диләр. Моны ишетү  сәер хәтта. Минемчә, бу традицияне елга бер тапкыр Габдулла Тукайның туган көнендә булса да, торгызырга, үзебезнең классикларның музыкасын уйнарга кирәк.

– Ә нәфис сүз осталары калдымы? Сәхнәдә матур әдәби телдә алып баручылар да сирәк бит хәзер.

– Татар телендә аеруча да аз әле. Нигездә, концертларны йә җырчылар, йә театр артистлары алып бара. Бу – алар өчен тиз генә акча эшләп алу ысулы. Сүз эстрада концертлары турында бара, классик концертларда андый нәрсә юк. Сәхнәдә барысы да күңел ачу форматына күчә бара. Кешеләр җитди, уйландыра торган әйберләрдән баш тарта. Хәзер барысы да – җиңел формада. Танылган башкаручылар сәхнәдә ниндидер оятсыз анекдотлар сөйли. Минем өчен бу – бөтенләй кыргый күренеш. Әйе, аның модасы шундыйдыр. Ләкин мода һәм классик сәнгать барыбер дә ничектер кисешергә тиеш дип уйлыйм мин. Нәфис сүз осталарына килгәндә, безнең чын сәнгать сүзе остасы ул инде – Рәшит Сабиров. Үзебезнең буыннан Илдар Кыямовны аерып әйтер идем. Тагын бер үрнәк – Резедә Сәләхова, Рамил Вәҗиев. Бик оста итеп саф татар телендә алып баралар.

– Сәхнәдә сәнгатьле уку, шигырь сөйләү кебек күренешләр дә онытылып бара кебек.

– Нәфис сүз осталыгын чын сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән бөек шәхесебез Айрат Арсланов башкаруында Тукай, Җәлил, Такташ, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан шигырьләре һәркемнең күңеленә үтеп керә иде. Хәзер бу матур традиция бездә югала бара. Заманча алып баручылар, нигездә, юмористлар һәм пародистлар. Аларны халык кабул итә, ярата.

Бүген кешенең фикерләү рәвеше, кыйммәтләре үзгәргән вакыт. Тамашачыны анекдотлар белән түгел, мәдәният, сәнгать белән тәрбияләргә кирәк. Без сәхнәдә классикага мөрәҗәгать итәргә, шигырьләр укырга тиеш. Кеше бу тәрбияне бездән алмаса, кайдан алсын?

Мин инде күп еллар үз һөнәремне, юнәлешемне үзгәртмим. Тамашачылар безгә тормыш проблемалары һәм борчулары турында онытып, күңелен ял иттерергә, илһам, рухи көч алырга килә. Аеруча өлкән яшьтәге буын яратып йөри.

– Әниегез Сәйдә Аппакова – танылган абыстай, татар дөньясында күренекле шәхес. Бу юлны сайлавыгызда аның йогынтысы булмый калмагандыр.

– Мәгърифәтчелеккә, ораторлыкка булган сәләтем әнидән килә. Аның эстафетасын мин сәнгатьтә дәвам иттем. Минем әни – уникаль, тирән белемнәргә ия шәхес. Коръәнне, дини әдәбиятны бик күп укый һәм иң мөһиме – бу белемнәрне башкаларга җиткерә. Әнигә хәзер 88 яшь, ул элеккечә актив, гел хәрәкәттә, Аллага шөкер. Аны республикабызның төрле шәһәрләренә, районнарына вәгазьләр, лекцияләр укырга чакыралар. Әни даими рәвештә «Тәртип» радиостанциясендә чыгыш ясый. Үз эшендә ул – бик кирәкле һәм минем өчен чын үрнәк. Мин аннан туктап калмаска, һәрвакыт алга барырга өйрәнәм.

Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү