ЭКСКЛЮЗИВ | Раил Садриев белән зур әңгәмә: «Минем хакыйкать акчага корылмаган»

Кыен хәлләр ныгыта гына. Буа театры җитәкчесе Раил Садриевның тел төбендә әнә шул ята. Авырлыктан җиңеллек табучылар кайсы заманда да аз булгандыр ул, хәзерге заманда бигрәк тә тансык. Буш җирдә театр булдырган, аның 100 еллык тарихын язган хәзер яңа театр төзеп яткан җитәкченең заманга, сәнгатькә карашы нинди? Юкка чыкмас өчен нәрсә эшләргә, кайсы илдә яшәү җиңел булачак? Әңгәмәдә – бу һәм башка сорауларга метафизик җавабы. 

–  Казаннан читтәге театрларның һәрберсенең ниндидер бер «фишка»сы бар. Әлмәтлеләр үзләрен «фестивальщик»лар ди, мәсәлән, әтнәлеләр – авыл театры. Ә Буа театрының асылы нәрсәдә?

– Без – метафизиклар театры.  Бер караганда, «фестивальщик»лар дигән сүз дә туры килә безгә. Өченче ел 14 фестивальдә катнаштык, әлмәтлеләрдән күбрәк йөргәнбез булып чыга. Былтыр катнашулар саны буенча бер тирәдә булдык. Әмма бу гына безнең асылны тарайта. Без – новаторлар. Метафизиклар дигәндә, мин нәрсәне күздә тотам? Менә хәзер вазгыять үзгәрә, моңа коллегаларның күбесе төшенеп җитми әле. Бернәрсә үзгәрми, дип тыныч кына яшәп яту хәзерге заманга туры килми. Россия генә түгел, дөнья үзгәрә. Кытайларда «үзгәрешләр заманында туарга язмасын» дигән әйтем бар. Без шул чорда тудык. Безгә хәзер үзгәреп кору җилләренә әзер булырга кирәк. Әле ул җил исмәгән, сызгырып кына тора. Кытайлар, теге әйтемне «үзгәрешләр җиленнән куркып, кирмән-ныгытмалар төзү – зур ялгышлык» дип дәвам итә. Чөнки ул кирмәннәр җир астында калачак. Ә бит күпме цивилизация шулай юкка чыккан! Ә инде җил искәндә кораблар төзеп, җилкәннәрне күтәрсәк, үзең булырга тиешле урынга килеп чыгарга мөмкин. Менә шуңа әзерләнергә кирәк.  Безнең театр моңа әзерләнә инде.

Без чын мәгънәсендә Станиславский күзаллаган театр төзеп ятабыз. Тамашачы бездән икенче кеше булып чыгарга тиеш. Һич югы азга гына булса да үзгәрергә тиеш. Бусаганы атлап кергәндә ул әле үзен нәрсә көткәнен белми.

Адәм баласы кызык бит ул: өстәлендә бөтен нәрсә бар, күңелендә тынычлык юк. Ишегалдында 3–4 машина тезелеп тора, ул һаман канәгать  түгел. Ә заман коточкыч рәвештә тиз бара. Мин аны «татар мунчасы» дим. Ковид чорында без аның салкын чоланына кердек. Быел мунчаның җылы чоланына үттек. Чөнки Россия белән Украина арасындагы низаг – ул әле үзгәрешләрнең башы гына. Дөньяда системалы кризис бара, Россия исә аннан гарәп әйтемендәге шикелле чыгачак. Анда болай диелгән: кәрван кискен артка борылса, алда аксак дөя булачак.

Аксак дөя ул – Россия инде. Аңа бүтән илләргә караганда җиңелрәк булачак. Һәм Россиянең киләчәге өметле. Бер-бер артлы реформалар башланачак. Әйтик, быел мәгариф реформалары, аннары башкалары. Аннан индустриализация. Менә шулардан  соң безнең ил әйдәп баручы илгә әвереләчәк.

«Татар мунчасы»на кире кайтсак, әле безнең чабынырга керәсе бар. Анысы быел башланачак. Ләүкәдә колакларны көйдереп түзеп утырасы, бөтен әшәкеләрне чыгарып чабынасы, аннары инде, иркен сулап, чәй эчәсе булачак.

Тарих кабатланучан бит ул. Без хәзер 100 ел элек булган чорны кабатлыйбыз. Гражданнар сугышы чорын әйтәм. Нәкъ шул чактагы кебек фикер каршылыгы, эмиграцияләр бара бездә дә. Заманында Ленинның киңәшчесе Бонч-Бруевич советлар дәүләте хисабына фикердәш булмаган кешеләрне – акыл ияләрен барысын да фәлсәфә поездларына яки пароходларына утыртып озатырга киңәш иткән. Бу – Бунин, Шаляпин һәм башка шәхесләр дигән сүз. Чөнки алар Россиянең киләчәген күрмәгәннәр. Бүген дә киләчәккә ышанмаган кешеләр белән алга барып булмый. «Причем» монда ышану, дисеңме? Чөнки без голограммада яшибез, анда квант законнары хөкем сөрә. Аның буенча теләсә нәрсә формага керә. Мәсәлән, синдә уй барлыкка килде һәм ул нияткә әверелде һәм син аңа ышандың, ди. Голограммада аның моделе ясала һәм тормышка аша. Әйтик, Буада театр юк иде. Миңа,  халкы 18 меңнән артмаган шәһәрдә нинди театр инде, диделәр. Имеш, Яшел Үзәндә дә юк әле. Театр да булды, яңа бина да төзелеп ята. Инде эчке эшләр башланды.  Чөнки Буа театр фестиваленә кайдан гына килмиләр. Иран, Сербия, Эстония, Украина, Грузия, Казахстан һәм башка җирләрдән театр коллективлары килә, ә барысын да сыйдырырга мәйдан юк. Тәтеш, Апас, Кайбыч, Чүпрәле һәм Буа мәдәният сарайлары гына бар. Ә бит театр сәхнәсе ул бөтенләй бүтән: анда махсус утлар, мөмкинлекләр. Анда порталлар да бүтәнчә эшли. Менә шундый сәхнә барлыкка килеп ята бездә. Бу бина октябрьдә ачылыр дип ниятләнә, без бөтен мөмкинлекләре булган сәхнәдә эшли башлаячакбыз, Аллаһ теләсә.

– Буа театрына татарлар гына йөриме?

– Юк, билгеле. Иң сөендергәне: тамашачы саны бермә-бер арта башлады. Дөрес, 2013–2014 елларда бик авыр булды. 2016 елда үзгәрә башладык, шул вакытта Рамил Шәрапов һәм тагын берничә артист китте.  Шул елны әни дә вафат булды. Мин инде, бу театрны ябарга кирәк, дип уйлый башладым. Кәеф төшенке вакытлар иде. Аннары, Раил, син бит метафизик, дип үземне туктаттым. Уйда үзем теләгән театрны төзи башладым. Матур бина, тулы заллар, тамашачы театрга үзе теләп килә, аларны куып китерергә, оешмаларга кереп, билет алыгыз, дип йөрергә кирәкми. Театрга ихтыяҗ барлыкка килә. Ә ихтыяҗ булсын өчен терапия вазыйфасын үз өстеңә алырга кирәк. Әйтәм бит, театрга кергән кеше, аннан үзгәреп, икенче кеше булып чыга. «Шобага» спектаклен алыйк. Тамбов, Новороссийск, Якутия, Калининград, Мичуринск, Липецк, Санкт-Петербургта рус тамашачысына уйнап кайттык. Колакчыннар киеп рус тамашачысы карады! Татар әбиләре тарихын чагылдырган шушы спектакль буенча Грозныйда 4 сәгать фикер алыштылар. Без ул спектакль белән 5 гран-при гына алдык! Чөнки ул татар әбиләре тарихы гына түгел, аны һәр милләт үз аналарының тарихы итеп кабул итә. Менә нинди ул безнең театр!

– Бөтен театрларның да төп функциясе шушы түгелме?

– Театр белән театр арасында аерма юк диясең киләме? Менә хәзер карыйк инде нинди театрлар төзелде һәм кайсылары юкка чыгып бара. Сәхнәдә теләсә нәрсә эшләргә ярый, диләр. Шулай итеп Гоголь шәхесеннән һәм башкалардан карикатура иҗат иттеләр. Имеш, режиссер шулай күрә. Мөгез чыгара торгач, сәхнәгә шәрә килеш чыгу, җенси мөнәсәбәтләрне күрсәтү, алай гына түгел, хатын белән хатын, ир белән ир яратышуын күрсәтүгә кадәр барып җиттеләр. Имеш, шундый форма. Хәзер менә шулар кача инде. Сәхнә андыйны күтәрми, иртәме-соңмы чистарына ул. Менә хәзер тел чисталыгын да кайгыртырга кирәк әле. Рус телен алсак та, татар телен алсак та, алынмаларга кереп баткан. Үзебез аңламаган сүзләр әле ул. Бу хакта сүз чыкса, күпләр безнең милләтнең язмышы авыр, аяныч һәм өметсез, дип әйтә. Кайсы күзлектән карасак та, шулай кебек. Татар телен күтәрергә тырышсак та, Актаныштагы балалар да, Буадагылар да – барысы да русча сөйләшә. Ата-анасы белән урысча аралашалар. Ник дисәк, ата-анасы да баласына русча җавап бирә. Татарча фикер йөртү юк.

 – Ә сез?

– Мин татарча уйлыйм. Улым да – татар.

– Сез татар театрымы?

– Татар театры. Әлбәттә, без русча да уйныйбыз.

– Буа театрының сайты русча гына эшли шул.

– Шулаймыни? Әйттең, төзәтербез. «Нишләп «Дәрвиш»не русча уйнадыгыз?» – дип сораган кебек булды әле. Тиз арада чыгарырга кирәк булганга шуңа шулай килеп чыкты. Идеяне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин биргән иде. Без күренекле дин галиме Нургали Хәсәновка багышлап төрле чаралар үткәрәбез. Мөфти Нургали Хәсәнов турында спектакль чыгарсагыз да яхшы була дигән иде. Әле кайчан гына мин ул кеше белән кызыксынмадым да, белмәдем дә, хәзер аны Буаны таныткан өч шәхеснең берсе дип саныйм. Алар – галим Борһан Шаһиди, рәссам Бакый Урманче һәм дин галиме Нургали Хәсәнов. Әлеге спектакль турында сүз чыкса, мин әңгәмәдәштән болай сорыйм: «Бүген өегездән чыгып китеп, Төркиягә барып, шул ил солтаны белән очрашып, аның иң дәрәҗәле кунагына әверелә алыр идегезме?» Ә ул шул дәрәҗәгә ирешкән. Өстәвенә сараенда бер ай яшәгән, Президент  хисабына Мәккәгә хаҗ кылган, солтан кулыннан иң югары дәрәҗәдәге орден алган.  Нургали Хәсәнов Төркиядә китаплар чыгара, галим буларак таныла. Ә бит аяклары сызлаганга дәваланырга киткән ахун нибары. Ничек язмыш шулай үзгәрә ала? Менә шул  сорауга җавап эзлибез спектакльдә. Мин анда туксанынчы елларда үзгәрә башлаган кичерешләремне дә бирергә тырыштым.  Театр бит тормышымда кандидатлык минимумнарын тапшырганнан соң килеп чыкты. Аңа кадәр сәүдәдә идем. Анда  «яндым», минем эш түгел ул. Ләкин анда алган тәҗрибә театрда да ярдәм итте. Әмма мин сәүдәгәр түгел.

– Бәлки бизнесмен?

– Бизнесмен да түгел. Хәер, Уолд Диснейның шундый сүзе бар: бизнес миллион долларлар китерүгә корылган булырга тиеш түгел, миллион кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә корылырга тиеш. Ул яктан караганда, мин – бизнесмен. Әмма минем хакыйкать акчага корылмаган. Кеше бәхетле булырга теләми, ул бай булырга тели, дигән бер акыл иясе. Чыннан да, кеше, баегач, бәхетле булам дип уйлый. Бичара наданлык. Андый кешенең гомере гадәттә дәүләтне, хатынын, һава торышын сүгеп үтә. Хәзер шундый замана: кешегә 3D форматта гына да уйлау  җитми хәтта, аңа үзенең вибрацияләрен күтәрергә кирәк булачак. Заманга иярә алмыйсың икән инде, төшеп  каласың. Андыйлар да күп булачак.

– Без үзгәртеп кору алдында, дисең. Ул кешеләрдә, шул ук театрларда ничек чагыла?

– Театрлар үзгәрә. Мин үзебезнең театрны Нух пәйгамбәрнең көймәсе итеп күз алдына китерәм.

– Ә Камал театры?

– Анысы – Камал театры проблемасы, үзләре җавап бирерләр. Әмма, Камал театрымы ул, МХАТмы – үзгәрешләр бөтен театрларда да була. Чөнки театр гына читтә кала алмый. Дөньякүләм үзгәрешләр бара икән, театр шуны чагылдырырга тиеш. Шунсыз ул алга бара алмый. Аның кирәге дә калмый. Ни өчен Нух көймәсе дип күз алдына китерәм? Тарихка күз салсак, театрның нинди генә бөек җитәкчеләре булмаган: Захаров, Любимов, Табаков… Әмма аларның һәрберсе бер чорда, ниндидер бер вакыт аралыгында гына бөек. Марсель Сәлимҗанов та – үз чорының даһи кешесе. Ә бит чор үтә, ул чикле. Фәрит Бикчәнтәевнең дә студентлары белән эшләгән вакыты – күтәрелеш вакыты. Мин аны суфи юлындагы кеше дип уйлыйм. Фикерләве шул юнәлештә. Әмма аны бөтен кеше белеп бетерми, чөнки күпләр өчен ул «ябык» кеше. Шуңа күрә Фәритне аңлау кыенрак тоела. Әгәр ул шушы суфилыгы белән революцион эшләргә алына икән, димәк, Камал театры заман вазгыятенә җавап бирәчәк. Хәер, бу – аларның үз эше, үз юлы. Мин Буа театры өчен җавап бирәм. Менә без «Алтын битлек» орбитасына күтәрелдек. Репертуардагы 5–6 спектаклебезне бөтен җирдә күрсәтә алабыз.

– Репертуарны тотып тора торган 5 спектакльне атап үт әле.

«Шобага», «Бәхеткә юл кайдан?», «Тәүбә», «Фатыйма», «Дәрвиш», русча уйный торган «Барыня». Болар – бүгенге вазгыятькә корылган һәм алардан тамашачы торып чыгып китми.

– Буа театрының йөзе булган актерлар кемнәр?

– Гөлзада Камәртдинова, Илфир Солтанов, Айгөл Сәгыева… Алар күп һәм берсеннән берсен аерып булмас дәрәҗәгә җитеп, командага әверелеп барабыз.

– Ә Раил Садриев?

– Ул уйнаучы тренер: директор, режиссер, актер. Минем дошманнарым юк, чөнки берәүне дә дошман күрмим. Әмма мине дошман күрүчеләр артканнан-арта бара. Шулай диләр. Мөгаен, шулайдыр. Бездә тикшерү өстенә тикшерү. Әле бер кеше белән сөйләшеп тордык. Ул, шатлан, тикшерү ул – чистарыну, дип әйтте. Аннан соң эшләгән кешене генә тикшерәләр. Эшләмәгән кешене тикшерүдән мәгънә юк. Ә без 100 еллык тарихлы театр барлыкка китердек, аның яңа сәхифәләрен язабыз, хезмәт хаклары күләме буенча икенче урында торабыз.

– Кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәсез?

–  Бу – авыр мәсьәлә.  Кадрлар бүлеге җитәкчесе дә, кешеләр китә, килүчеләр аз, ди. Чөнки безнең театр хәзер бүтән төрле энергиядә яши. Аны бөтен кеше дә аңлый алмый. Без өскә күтәреләбез. Мин безнең команданы театраль спецназ дип йөртәм. Жан Жак Кустоның су асты дөньясы турындагы тапшыруын күз алдына китер. Зур бер балык төркеме йөзеп бара һәм алар бер секунд эчендә кинәт кенә борылып, юлын үзгәртә ала.  Ничек шулай берьюлы борылып була, кайдан сигнал килә – шаккаткыч бит. Безнең команда да шундый. Без 20 кеше – үзебез актер, үзебез монтировщик, нәрсә кирәк – шуны эшлибез. Ноябрьдә Башкортстаннан кайттык, 15 көндә 30 спектакль уйнадык. Бер көндә – икене. Һәр көнне –  яңа урында. Көндез – балаларга, кич зур сәхнәдә тамашачыга уйныйбыз. Мин мактанып утырмыйм, әмма Татарстанда бер театр да безнең кебек йөрми. Әле бит бу зур акча бәрабәренә дә түгел. Бу – чарасызлыктан. Буа – кечкенә шәһәр, анда гына утырсаң, эш бармый. Без «дальнобойщик»лар шикелле 3 көннән артык өйдә тора да алмыйбыз хәзер. Шуңа күрә мин, безнең артистлар театрдан китсә дә, эшсез калмый, дип әйтәм. Алар Россиянең теләсә кайсы мәктәбендә география укыта ала. Чөнки алар илләр, шәһәрләр күргән.

– Бу җәһәттән бер авыр мәсьәлә бар. Театр актерсыз була алмый. Актер – театрның көче дә, йөзе дә, киләчәге дә. Шул ук вакытта ул – иң аз хезмәт хакы алучы да. Сездә хәлләр ничек?

– Хезмәт хаклары күләме буенча без – районда икенче урында. Чөнки мин актерның хәлен аңлыйм. Татарстан театр директорларыннан шул ягым белән аерылам: мин – эшли торган кәнәфиемне үзем тудырган кеше. Калганнарын кемнәрдер куйган. Ә мин башта шул кәнәфине тудырдым, хәзер шунда утырам. Тагын бер аерма: мин көн саен тамашачы каршына чыгам. Актер буларак. Чыгам да, нинди тамашачы утырганын аңлыйм. Мөгаен, мин спектакль алдыннан чыгып, кереш сүз әйтүче бердәнбер режиссер да. Тамашачы да, актер да шулай спектакльгә җиңелрәк кереп китә. «Күпме алалар?» – дип сорыйсың килә инде. Ул сер түгел. Бездә 40 мең сумнан да ким алучы юк. 50–60 мең  сум алучылар да бар. Безнең актерлар бит алар берничә эш башкара, аларга әле бу түләүләр дә әллә ни күп түгел. Эшләгән кеше алырга тиеш. Акча бит ул – энергия. Ничек инде, заводта нинди авыр хезмәттә эшләүчеләр дә бу хәтле алмый, диләр. Тиздән анда да алачаклар, дим. Үзгәрешләр чоры килә. Авыл хуҗалыгы тармагында да, башкасында да.

«Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Татар милләтен алыйк. Гаяз Исхакыйлар вакыты. Инде изелгән, инде бетәм дигәндә – инкыйлаб. Мәгърифәтчелек башлана. Театр үсә, гәрчә кайчан гына дин тарафыннан тыелса да. Дөрес, тальян гармун кебек, театр да безнеке булмаган. Әмма ул безнең җирлектә яңадан яралган һәм безнеке булып киткән. Татарның үсешендә катнашкан, баеткан юнәлешләр алар. Борынгы белән генә мактанып булмый, алга барырга кирәк. Аннары 1917 ел инкыйлабы, татар бүтәнчә ачыла башлый. Аннары сугыш елы, 70 нче  еллар, 80 нче еллар, суверенитет, яңа формат, яңа мөмкинлекләр. Хәзер дә без яңа мөмкинлекләр алдында».

– Ә бит җанисәп нәтиҗәләре, гомумән, сөендерерлек түгел. Анда мөмкинлекләр күренми. Татар, гомумән, кимегән.

– Татар гына түгел, Россия халкы, гомумән, күп миллионга кимегән. Кимемәскә дә була. Мәсәлән, Канадада Квебек дигән шәһәр бар, ул анда француз телендә сөйләшә торган бердәнбер кала. Англия колониясе була торып, француз телен ничек саклап калганнар соң? Хикмәт шунда: алар кимендә биш бала табу традициясен кертә. Ул әле дә бар анда. Россиягә кире кайтсак,  бездә чечен милләте сан ягыннан арткан. Чөнки алар – упкын янында булган халык. Без ничек сакланып кала алабыз? Аның механизмын уйлап табасы юк. Совет заманында  ул эшләнгән инде. Бала табу буенча закон булырга тиеш. 1938 елдагы шикелле. Бала төшертүне тыярга. Чөнки ул хакыйкатькә каршы бару. 1938 елда Сталин шушы законны имзаламаган булса, бүген син дә, мин дә, гомумән, Россиянең ярты халкы булмаган булыр иде. 50–60 елларда туучылар буенча бум булды. Хәзер ул юк. «Авыр заман», – диләр. Кызык инде ул халык: өендә 2–3 телевизор, икешәр бәдрәф, өстәле ризыктан сыгылып тора – аңа заман авыр.  Кешелеккә зур зыян салган иң беренче нәрсә – суыткыч. Аңа кадәр халык ул кадәр ит ашамый иде. Сәламәтлеге дә нык булды. Әмма дөнья куласа. Гарәп әмире турындагы мәсәлдә мондый юллар бар: «Минем бабам далада дөядә йөргән. Атам дөядә йөргән дә, «Мерседеска күчеп утырган. Минем улым да, оныгым да  «Мерседес»та йөриячәк. Ә оныкның баласына яңадан дөягә утырырга туры киләчәк. Чөнки кыен вакытлар көчле кешеләрне тудыра. Көчле кешеләр җиңел вакытларны алып килә. Ә җиңел заманда кеше көчсезләнә. Көчсез кеше авыр вакытларны тудыра». Безнең чорда әле 30 яшен тутырмаган кешеләргә комфорт зонасыннан чыгарга туры киләчәк. Аларның дөньясы җимерелә хәзер. Алар хезмәттә ватылмаган, аз укыган, калькуляторсыз куша, ала да белмиләр – шушы буынга «Магнит»та бәрәңге үсмәгәнен, «Пятерочка»да сөт савылмаганын аңларга туры киләчәк. Бөтен нәрсәне эшләп алырга туры киләчәк. Әле авылларга кайту дулкыны көтеләчәк. Буласылар алда әле.

Блиц-сораштыру:

– Авыл булмаса, кайда яшәр идең?

– Барыбер аерым яшәгән булыр идем. Мин барыбер үземә рәхәт булган урын төзеячәкмен.

– Соңгы укыган китабың?

– Китапларны 4–5әрне укыйм. Соңгы тапкыр 12 меңгә китап алдым. Анда Захар Прилепин да, Нургали Хәсәнов турында китап та бар, әмма күбрәк метафизика буенча китаплар җыям. Шунда Ркаил Зәйдулла шигырьләре дә, Фәнис Яруллинның көндәлеге дә бар.

– Сине сәер, диләр. Ни дәрәҗәдә?

– Мин аңламаган кешеләр өчен генә сәер. Аңлаган кешеләргә бик сәер түгел. Минем ише сәерләр заманы хәзер. Мин тылсымлы заманда яшим. Беләсеңме, ни өчен тылсымлы? Нәрсә уйлыйм – шул тормышка аша. Мин җаваплар табу халәтендә.

– Тормышыңда иң бәхетле көн?

– Бүгенге көн.

– Тормыш девизың?

– Бөтен галәм минем өчен яши һәм эшли. Минем уйларны куәтли, минем гамәлләрне мәртәбәли.

– Ачу китергеч дәрәҗәдә артыгы белән позитив син. Каян энергия аласың?

– Минем эчке халәтем белән тышкы халәтем тәңгәл. Шул тәңгәллек югалса, хәл китә, авырулар килеп чыга. Мин гармониядә яшим. 340 ел элек ата-бабаларым яшәгән төп нигездә гомер кичерәм. Телефон зарядка ала бит әле, нигез минем өчен энергия җыя торган шундый урын ул.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


ЭКСКЛЮЗИВ | Раил Садриев белән зур әңгәмә: «Минем хакыйкать акчага корылмаган»” язмасына фикерләр

  1. Ну молодец, Раил клым, Язманны укып туя торган тугел! Алла ярдем бирсен. Син безнен Буа районынын герое! Илдар белен Фения нинди булган бала устергеннер. Синен белен Буа халкы горурана. Рехмет сина! Моны90 яшлек эби яза.

Фикер өстәү