Санал(ма)дык: җанисәп нәрсә белән истә калачак?

Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Бөек шагыйребез Габдулла Тукай мәкаләсендәге әлеге юллар бу көннәрдә гел телгә килә. Дөресрәге, декабрь азагында кабат кисәк кенә үзгәреп куйган кәефебезне чагылдыра кебек. Билгеле булганча, узып баручы елның соңгы көннәрен ваклаган 30 декабрь кичендә илдә җанисәп нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Аларның нинди тәэсир уятканын аңлау өчен, бер санны атау да җитә. Илдә татарлар 600 меңгә (!) диярлек кимегән. Бу коточкыч күренешкә нәрсә сәбәпче? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Быелгы җанисәп башыннан ук сул аягыннан торган көйсез кешене хәтерләтте. Бердән, бар халык, дөньялардан ваз кичеп, коронавирустан куркып яшәгән тынгысыз пандемия чорында уздырылды ул. Аны уздыру вакытын да ике тапкыр күчерделәр. Шул рәвешле, 2020 елда узасы җанисәп 2021 елда үтте. Ахыры хәерле булсын дигән теләкләр дә кабул булып бетмәде бугай. Чүп өстенә чүмәлә рәвешендә уздырылган җанисәпнең нәтиҗәләре дә иң уңышсыз вакытта – халык бар кайгысын читкә куеп торып, Яңа ел каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә игълан ителде.

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин моны махсус эшләнгән адым дип саный.

– Яңа ел ялларында халык җанисәп турында искә алмас, ишетсә дә, игътибар бирмәс, аннары инде дөньяда барган хәлләр аркасында, анда гаме калмас, дип өметләнгәннәрдер. Һәм моңа ирештеләр дә диярлек. Күп кенә милләт вәкилләре җанисәп нәтиҗәләрен күрмичә дә калды. Шуңа күрә моның махсус эшләнүе көн кебек ачык. Халык санын алу – сәяси операция.  Ул илнең зур икәнен, бай икәнен күрсәтергә ярдәм итә. Безгә дә үзебезне күрсәтү өчен мөмкинлек бирә ул. Халыкны күбрәк итеп күрсәткән саен, ил дөньяда көчлерәк булып күренә. Кызганыч, бу җанисәптә без әлеге PR-акцияне уңышлы башкарып чыга алмадык, – ди белгеч.

Телсез арасыннан эзлисе

Җанисәп нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы унбер елда Россиядә яшәүчеләр саны, 4,3 миллион кешегә артып, 147,2 миллионга җиткән. Белгечләр моңа 2014 елда Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуы да зур йогынты ясаган, дип ышандыра. Шул ук унбер ел эчендә Татарстанда яшәүчеләр саны да, 218321 кешегә артып, бүген 4 миллион 4809 ны тәшкил итә. Республикада яшәүче халыкларның 52 проценты – татарлар. Ике җанисәп арасында татарлар 78604 кешегә арткан. Аның каравы ил күләмендә милләттәшләребез коточкыч дәрәҗәдә – 597 меңгә кимегән.

Без элемтәгә кергән белгечләр барысы да беравыздан диярлек җитешмәгән татарларны үз милләтен күрсәтүдән баш тарткан кешеләр арасыннан эзләргә кирәк дип саный. Алары исә тагын да гаҗәпкә калдырды. Ник дигәндә, быелгы җанисәп барышында Россиядә 16,5 миллион кеше милләтен күрсәтүдән бөтенләй баш тарткан. Чагыштыру өчен: 2010 елда уздырылган җанисәп барышында андыйлар саны  5 миллион 311 мең кеше булган.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, бу саннар үзләре үк татарларның кимүе турында мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен исбатлый.

– Татарлар 600 меңгә кимемәде, алар саналмады гына. Бөтендөнья татар конгрессының экспертлар комиссиясе бәяләмәсе нигезендә шуны әйтә алам: бүген Россиядә яшәүче татарлар 5 миллион 500 меңнән дә ким түгел. Безнең саннарның Росстат мәгълүматлары белән тәңгәл килмәвенең сәбәпләренә килгәндә, барыбыз да беләбез: халык санын исәпкә алу вакыты пандемия чорына туры килде. Быелгы җанисәптә 16,5 миллион кеше үз милләтен бөтенләй күрсәтмәгән. Җитешмәгән татарлар санын да шуннан эзләгез. Пандемия аркасында, әлеге җанисәпне үткәрү вакыты ике тапкыр үзгәрде. Шуңа күрә сан алучылар безнең барлык милләттәшебезгә дә барып җитмәгән. 1990 нчы еллар азагындагы демографик упкынның да йогынтысы юк түгел. Җанисәптә дәүләт хезмәтләре порталы аша да катнашып була иде бит, диярсез. Әмма авыл җирләрендә, бигрәк тә читтәге татарлар яшәгән авылларда интернет белән тәэмин ителеш ташка үлчим. Булган очракта да өлкәннәрнең аннан файдалана белүе икеле, – ди Данис Шакиров.

Югалмаган, исәпкә генә алынмаган

Җитешмәгән татарларны милләтен күрсәтмәүчеләр арасыннан эзләргә кирәклегенә тагын бер күренеш ишарә ясый. Татарлар иң күп кимегән төбәкләрдә үз милләтен күрсәтмәүчеләр саны да иң зурлардан. Җанисәп нәтиҗәләреннән аңлашылганча, соңгы ун ел эчендә Мәскәү шәһәрендә, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләрендә яшәүче татарлар саны аеруча нык кимегән. Беренче урындагы Мәскәү шәһәрен генә алыйк. Ун ел эчендә анда яшәүче татарлар саны 64670 кешегә кимегән. Шул ук вакытта биредә 3 миллион кеше үз милләтен бөтенләй күрсәтмәгән. Ун ел эчендә 60 меңнән артык татарын югалткан Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләрнең 15 проценты да – милләтен күрсәтмәүчеләр рәтендә.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков эре шәһәрләрдә халыкның күпләп кимүенә аптырарлык түгел дип саный.

– Халыкның күпчелеге эре шәһәрләрдә юкка чыкты. Биредә халыкның 30 процент чамасы халык санын алуга эләкми. Елның-елында шул хәл. 16,5 миллион кешенең милләте дә, туган теле дә булмау берничек дөреслеккә туры килә алмый. Бу кешеләргә халык санын исәпкә алучылар гомумән килмәгән. Шул сәбәпле килеп чыккан сан бу. Андыйлар турында мәгълүматны исә полиция кебек органнардан алып тутыралар. Гамәлдәге закон нигезендә исә бу өлкәдә кешенең милләтен дә, телен дә теркәргә ярамый. Бүген татарлар күбрәк зур шәһәрләрдә яши. Җанисәпкә бәйле кимчелекләр дә нигездә зур шәһәрләргә бәйле. Халкыбыз беркая да югалмаган, аларны исәпкә генә алмаганнар, – ди галим.

Чәчелмәсәң җайлырак

Җанисәп нәтиҗәләре буенча сан ягыннан шактый калышкан кебек тоелсак та, татарлар Россиядә иң киң таралган милләтләр арасында, руслардан соң икенче урынны саклап кала алган. Белгечләр менә монысын иң зур нәтиҗә дип саный. Бу күрсәткеч буенча, чуаш белән башкортларны артта калдырып, алтынчыдан өченче урынга чеченнар чыккан. Ун ел эчендә аларның саны 243494 кешегә арткан.

Яшерен-батырын түгел, милли үзаң турында сөйләгәндә, еш кына чеченнар үрнәк итеп китерелә. Элек-электән шул ягы белән көчле санала алар. Әмма белгечләр, чеченнарның сан ягыннан алдыруына бер яктан гына карамаска киңәш итә.

Дамир Шакиров фикеренчә, халкың читкә сибелмичә, бер тирәдә яшәгәндә, сан ягыннан алдырып яшәү җайлырак. «Татарларның 30 проценты гына Татарстанда яши. Калган 70 проценты дөнья буйлап сибелгән. Башка халыкларда читкә сибелү дәрәҗәсе ул кадәр түгел. Аларның сан ягыннан артулары да, нигездә, шуңа бәйле», – ди ул.

Тарихчы Дамир Исхаков та Кавказдагы мәгълүматлар ышанычлы түгел, дигән фикердә. «Алар барысы да – дотация ала торган республикалар. Халык күбрәк булса, дотация да күбрәк килә. Шуңа күрә андагы саннарның дөреслеккә туры килеп бетмәве ихтимал», – ди галим.

Телең бел

Быелгы җанисәп милли үзаң турында да тагын бер кат уйланырга этәрә. Ул бездә ни дәрәҗәдә көчле дә, киләчәгебез нинди? Белгечләр бу уңайдан төшенкелеккә бирелү яклы түгел. Әмма үз киләчәгеңнең үз кулыңда икәнлеген дә истән чыгарырга ярамый.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев милләтне, иң беренче чиратта, туган тел билгели, дигән фикердә.

– Татар икәнсең, син үз милләтең белән горурланырга, балаларың белән татар телендә сөйләшергә, аларны татар мәдәниятенә җәлеп итәргә, татар тарихын аңлатырга тиеш. Син татар дип язылган, әмма үз милләтең белән берничек тә кызыксынмыйсың икән, ике татар өйдә үзара башка телдә сөйләшә, баласы шуны тыңлап үсә икән, киләсе җанисәптә милләт тагын да кимеячәк дигән сүз. Туган тел ул милләтне билгеләми, диләр. Әмма шунысы хак: ул кешенең үзаңы ни дәрәҗәдә булуын, милләтенә тугрымы-юкмы икәнлеген төгәл күрсәтә, – ди ул.

Быелгы җанисәп исә Татарстанда 3 миллион 261155 кешенең татар телен белүен күрсәткән. Көндәлек тормышта исә аны 2,9 миллион тирәсе кеше генә куллана икән. Җанисәп барышында үзен «татар» дип атаучыларның 86 проценты татар телен туган теле дип атаган. Соңгы унбер елда андыйлар саны 6 процентка арткан. «Татар телен беләм», – дип җавап бирүчеләр сафы исә 11 процентка кимегән.

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин фикеренчә, бүген ана теле белән беррәттән, милли горурлык төшенчәсен арттыру да мөһим. Бигрәк тә яшьләр арасында.

– Яшьләрдә милли үзаң юк, дип әйтергә яратсалар да, булган хәлендә бар ул. Яшьләр белән чынлап торып, дөрес итеп эшләү генә җитеп бетми. Чөнки күпчелек татар оешмаларының, милли сәясәт өчен җаваплы кешеләрнең идеологик яктан тәҗрибәләре юк. Алар элеккечә эшлиләр. Яшьләр белән эшләү өчен исә концерт үткәрү генә җитми. Идеология, пропаганда ягыннан карарга, шул ук интернет аша эш алып барырга кирәк, – ди белгеч. – Бу яктан безнең иң төп бурыч – тарихи хәтерне үстерү. Яшьләрдә миллилекне тарихи хәтер аша гына үстерергә мөмкин. Һәйкәлләр куюмы, мәгълүмат чараларында ниндидер проблема күтәрүме… Яшьләрнең күбесе хәзер онлайн режимда яши. Дөньяга да интернет аша карыйлар. Ә анда бу эш алып барылмый. Татарлыкны үстерү өчен, бездә милли горурлыкны үстерергә кирәк. Татарларны күбрәк сувенир халык итеп күрсәтергә телиләр. Алар чәй эчә дә өчпочмак, чәкчәк ашый кебек фикер яши. Ә безгә көчле, үз милләтен яраткан, татарлыгыннан баш тартмаган, үзен яклый белә торган халык образын тудырырга кирәк. Хәзерге юл белән барырга ярамый.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин фикеренчә, киләсе җанисәптә тагын бер кат авыз пешмәсен өчен, безгә татар халкын барлый торган бәйсез, мөстәкыйль чараларны кулланырга кирәк.

– Моның өчен безнең бөтен механизмнарыбыз бар. Шул ук милли-мәдәни мохтариятнең дә, Татар конгрессының да мөмкинлекләре җитәрлек. Шуңа күрә безгә күпмедер дәрәҗәдә җанисәп вакытындагы эш форматын да үзгәртергә кирәк. Безнең даими эшли торган үзебезнең белгечләр үзәге дә юк бит. Без бүген мең төрле сәбәп, мең төрле аклану да таба алабыз. Ләкин барыбер, иң беренче чиратта, үзебездән башларга кирәк. Без инде кайчаннан бирле үзебезнең татар мохитен булдыру турында сөйләшеп киләбез. Без үзебез мохит тудырмасак, читтәге татарлар каян илһамлансын соң? – ди депутат.

Татарлар иң күп яшәгән 10 төбәк

Татарстан Республикасы 2091175
Башкортстан Республикасы 974533
Чиләбе өлкәсе 120242
Оренбург өлкәсе 116605
Ульян өлкәсе 111365
Төмән өлкәсе (Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияе округларын кертмичә) 96592
Самара өлкәсе 94452
Свердловск өлкәсе 93516
Пермь крае 92472
Мәскәү өлкәсе 84373

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү