Борындык халкының тынычлыгын алган җәнлек нәрсә ул: шакалмы, чупакабрамы?

Кайбыч районының Борындык авылы халкының тынычлыгы югалган. Биредә ниндидер җанвар авылга килеп, терлекләрне куркыта икән. Шушы көннәрдә бер хатын-кызга да ташланган. Кемдер аны кыргый эт, кемдер шакал, кемдер чупакабра дип әйтә.

Гөлчәчәк һәм Илшат Габдрахмановлар авыл читендәге йортта яшиләр. Еш кына бүре улаган тавышларны ишетәләр икән.

– Мәчеттә хәзрәт азан әйтә башлагач, алар уларга тотына. Ул тавышлар ферма башыннан да, балык күле ягыннан да, урманчылык тирәсеннән дә ишетелә. Без генә түгел, бергә эшләүче хатыннардан да ишеттек бу сүзләрне. Дөрес, үзләрен күргәнебез юк. Тик утардагы атларны, сарыкларны куркытып киттеләр. Тавышка йөгереп чыккач, хайваннар шок хәлендә иде. Сулышлары ешайган, күзләре акайган, колаклары торган хәлдә күрдек. Якында гына ниндидер ят эзләр дә бар иде. Бу хайваннар кышын гына килеп чыкты әле. Әле ярый, терлекләргә тигәне юк, – дип сөйләде ул.

Гөлчәчәк апа әйтүенчә, үзләренә очрамаса да, авылдашлары арасында күргән кешеләр бар.

– Бер егет күргән аны. Әнисенә, беркая чыгып йөрмә, дип кайтып әйткән. Күрше авылдагы фермерның терлекләре янына да кергән дип әйттеләр. Күз белән күрмәгәч, кистереп әйтеп тә булмый. Тик нидер йөрүе хак. Без инде кыргый этләргә ияләшкән. Алар гел йөреп тора. Төлкеләрен дә күргән бар. Тик болар аларга охшамаган. Шакал булырга мөмкин, дип әйтәләр. Авылдашлар балаларын үзләрен генә чыгарып җибәрергә курка. Кич белән йөрергә дә шикләндерә башлады. Менә кичә генә Казаннан аучылар килгән дип ишеттек. Икене атканнар. Бүген тагын киләчәкләр икән, – диде Гөлчәчәк Габдрахманова.

Шушы авылда яшәүче Рания Хуҗинаның бу хайваннарны шәхсән күргәне юк. Ләкин Зөлфия апага чыннан да ниндер җәнлек һөҗүм иткәнлеген әйтте. Кичен берничә хатын урамга чыккач булган бу хәл. Зөлфия апага ташланып, берничә урыннан тешләп тә алырга өлгергән.

– Үзләре сөйләвенчә, таяклар белән куркыта-куркыта чак аерып алганнар. Качып киткәнче, берничә җирдән тешләп өлгергән. Шуннан соң фельдшер белән хастаханәгә барып, укол салдырып кайтканнар. Аучылар да күреп кайткан аны. Дөрес булса, шакал дип әйтәләр, – диде ул.

Илсинә Хөснетдинова да авылда мондый сүзләр йөрүен инкарь итмәде, тик үзенә очрамавын әйтте.

– Мин дә көн саен Зөлфия апа йөргән юлдан узып йөрим, ләкин ул-бу очраганы юк. Урамда йөрергә дә шикләнмим, чөнки мин үзем күргәннәргә генә ышанам, – диде ул.
Татарстанның Биологик ресурслар дәүләт комитетының матбугат хезмәте җитәкчесе Ангелина Шеряева әйтүенчә, белгечләр әлеге хайванның шакал булуын әйткән.

– Авыл халкы төшереп алган видеода шакалны күрергә мөмкин. Ул безнең республикада бик сирәк очрый. Безгә көньяк төбәкләр аша керергә мөмкин булуы бар, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү