Намус эше: махсус хәрби операция зонасында булып кайткан табибларны хөрмәтләделәр

Бүгенге көн геройлары. Махсус хәрби операция зонасында булып кайткан табиблар турында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай диде. Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән оештырылган очрашуда Донбасста гуманитар миссияләрдә катнашучы медицина хезмәткәрләрен һәм табибларны хөрмәтләделәр.

– Лисичанск шәһәренә сәфәр минем өчен узган елның иң зур вакыйгасы булды. Чикне узу белән, безгә сак булырга куштылар. Вазгыять гади түгел иде. Безнең табиблар анда үзләренең һөнәри һәм гражданлык бурычларын батырларча үти. Аларга бик катлаулы шартларда эшләргә туры килә. Без киләбез дә китәбез, ә Лисичанск халкы шул куркыныч шартларда яшәүләрен дәвам итә. Аларның яше дә, карты да: «Без сезнең табиблар ярдәмендә исән», – ди. Сез аларга өмет бирдегез. Коткарылган гомерләр, һөнәрегезгә мөнәсәбәтегез, Донбасска кире кайтуыгыз өчен рәхмәт сезгә, – дип мөрәҗәгать итте Татьяна Ларионова табибларга.

Махсус хәрби операция вакытында Украинада республиканың 18 медицина оешмасыннан 79 медицина хезмәткәре булган. Аларның күбесе хәрби хәрәкәтләр зонасына кат-кат әйләнеп кайткан. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтүенчә, бүген андагы халыкка 19 медицина хезмәткәре ярдәм күрсәтә.

– «Мобиль статус»та эшләү дәверендә без тагын да көчлерәк һәм татуырак булдык, бердәм командада эшли башладык. Лисичанскида медицина ярдәме оештырырга кирәк булгач, безнең табиблар шунда ук Донбасска киттеләр. Берсе өчен дә сайлап алынган юлның дөреслеге бернинди шик тудырмады. Хәрби операция зонасыннан кайткач та, «Тагын кайчан Донбасска барабыз? Безнең анда пациентлар калды», – диделәр.

Очрашуда Россиянең танылган хирургы, Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе, «Бердәм Россия»нең махсус операциягә үз ихтыяры белән киткән беренче депутаты Дмитрий Хубезов та бар иде. Демобилизацияләгәннән соң хәрби госпитальдә аның постын улы Леонид алган. Дистәләгән кеше гомерен саклап калган хирург: «Мохтаҗ кешеләргә ярдәмгә килү һәм үз илеңне яклау –  иң зур бәхет», – ди.

– Махсус хәрби операция зонасында без, биргәнгә караганда, күбрәк алдык. Ул – кешеләр ышанычы. Безнең өчен үз илеңнең намусын яклауга чыгу бик мөһим иде, – диде Дмитрий Хубезов.

Хезмәт күрсәтү түгел, ярдәм. Хәрби операция зонасында эшләп кайткан табиблар шулай ди. ДРБК педиатры Эльмира Номина узган елның декабрендә Лисичанскидан кайткан. – Куркыныч булдымы, дип еш сорыйлар. Эшебез шулкадәр күп булды, хәтта куркырга да вакыт булмады, – дип сөйләде педиатр.

Ярдәмчеллек һәм кайгыртучанлык – халкыбызның мөһим сыйфатлары, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

– Табиблар һәм медицина хезмәткәрләре – бүгенге көн геройлары. Алар моны көндәлек хезмәтләре белән исбатлый, – ди Дәүләт Советы Рәисе. – Бүгенге вазгыять безнең нинди ярдәмчел һәм кеше кайгысына битараф булмаган халык икәнебезне тагын бер кат күрсәтте. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуыгыз кешеләр йөрәгендә рәхмәт һәм горурлык хисләре уята.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү