Ярты ел элек Баулы районының Татар Томбарлысы авылында яшәүче – шомыртны агач башына менеп җыйган 82 яшьлек Венера Гыйлаҗева турында язып чыккан идек. Тиктормас әби кышын да өендә аптырап утырмый икән. Буш вакыты булуга тау итәгенә чаңгы, чана шуарга китә. Ике ел элек Баулыдагы шугалакка тимераякта шуарга барган.
Суны да краннан гына агызып эчми. Аркасына шешәләр асып, чишмәгә китә. Үзенчә, хәрәкәт булсын, ди. Чишмәгә кат-кат рәхмәт укый. Шул ук вакытта тирә-яктагы бәс кунган агачларга да, куян йөгереп киткән эзләргә дә сокланырга өлгерә. Матурлык шундук күзләрендә чагыла аның.
Җәй көне урманга барып җыйган үләннәренең дә кышын кирәге чыга. Нарат, каен бөресе, чабыр үләне, мәтрүшкәсен, катырган җиләк-җимешләрне авырган авылдашларына илтә. Башкаларны шулай сөендереп яшәргә өйрәнгән инде ул. “Көч ташып торганда, башкаларга булышыйм, табигатьнең матурлыгын күреп калыйм әле”, – ди Венера әби Гыйлаҗева.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat