Мәхәббәткә берни комачау итми: картлар йортында бер пар кавышкан

Күптән түгел Азнакай районындагы картлар йортында яшәүче ир белән хатын никахлашкан.

60 яшьлек Фәрит Халиков белән 35 яшьлек Анжела Серебрякова гаилә корып җибәргән. Аларның икесенең күзләре бик начар күрә икән. Анжела ханым рус милләтеннән булса да, Коръән укый, сиптереп татарча сөйләшә.
– Мин аны шулкадәр ошаттым. Бу хакта үзенә әйткәч, ул да каршы килмәде. Мин исә эшне озакка сузып тормадым, өйләнәм дидем дә, тәкъдим ясадым, – ди Фәрит абый.
Язылышу тантанасы бөтен таләпләренә туры китереп уздырыла. Мондагы хезмәткәрләр өстәл әзерли, музыкалар куеп җибәрәләр. Картлар йорты директоры Венера Баландина аларга иң матур теләкләрен җиткереп, гомерләренең соңгы көннәренә кадәр бергә атлауларын тели
– Бу эшемдә 4 ел гына эшләсәм дә, дүрт туй ясадым инде. Фәритнең хатыны, Анжеланың ире күптән вафат инде. Алар бер-берсен бик яратып яшиләр. Мин исә безгә килеп, үз парларын табуларына, бәхетле яшәүләренә сөенәм генә. Өйләнешкәч, алар бит парлап бер бүләмәдә яши башлый, — ди Венера ханым.
Фәрит белән Анжеланың туе да бик матур уза. Хәйриячеләр аларны сөендерер өчен Аю киемендәге алып баручыны да чакыралар. Ул исә, бөтен картлар йортындагыларның күңелен күрә. Туйда бәйрәм итмәгән берәү дә калмый. Бөтен кеше биергә килә, яшьләрне тәбрик итәләр.
Гөлгенә ШИҺАПОВА


Мәхәббәткә берни комачау итми: картлар йортында бер пар кавышкан” язмасына фикерләр

Фикер өстәү