Әниемә фатир тиешме?

Азнакай районының Тымытык авылында 1932 елның 20 гыйнварында туган әнием, хезмәт һәм тыл ветераны Рәсимә Сәлим кызы Шәрәфетдинова яши. Йорты иске, яшәү шартлары начар: түбәдән су үтә, социаль хезмәткәр суны күршеләрдән ташып интегә. Законда тыл ветераннарына дәүләт тарафыннан уңайлыклары булган бушлай торак бирү каралганмы? Андый мөмкинлек булса, кемгә мөрәҗәгать итәргә икән?

Рузилә Шәрәфетдинова, пенсионер

 

«Гарант» юридик үзәк белгечләре:

– Хезмәт ветераннарына ташламалар түбәндәге норматив актлар нигезендә бирелә: 1995 елның 12 гыйнварына караган «Ветераннар турында» федераль законның 22 нче маддәсе; «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабренә караган Татарстан Республикасы законының 5 нче маддәсе; Татарстан Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендәге 542 номерлы нигезләмәсе.

Гадәти пенсия яки дәүләт пенсиясе алучы хезмәт ветераннарына, айлык уртача кереме 20000 сумнан артып китмәсә, түбәндәге социаль ярдәм чаралары күрсәтелә:

– ай саен 200 сум күләмендә акчалата түләү;

– 60 һәм 55 яшьлекләргә (ир-атлар һәм хатын-кызлар) бушлай теш протезлау һәм ишетү аппаратлары ясату;

– телефон түләүләре өчен субсидия;

– торак өчен түләүгә киткән чыгымнарның 50 проценты күләмендә субсидия (Татарстан законнарында билгеләнгән торак мәйданы социаль нормасы чикләрендә);

– Үзәк җылыту системасы булмаган йортларда яшәүче халык өчен хезмәт күрсәтүләрдән файдалануның билгеләнгән нормативлары чикләрендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарның 50 проценты күләмендә субсидия.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, хезмәт ветеранына торак шартларын яхшырту Россиянең Торак Кодексы тарафыннан билгеләнгән гомуми тәртиптә мөмкин дип саныйбыз.

Редакциядән: мәсьәләне тулырак аңлату өчен, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «кайнар элемтә» номерына шалтыратырга мөмкин: 8-800-6 000 000, 557-21-12 (халык белән эшләү секторы).


Фикер өстәү