Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Мәскәү Кремлендә узган очрашуда республикадагы социаль-икътисадый вәзгыять турында сөйләштеләр.

Владимир Путин әйтүенчә, Татарстан гадәттәгечә, күп еллар дәвамында төп юнәлешләр буенча рейтингларның югары баскычларында урнашкан. «Шуңа да карамастан, сезнең җитәкчелектәге зур хуҗалыкта әле эшләргә кирәк булган яки тиешле дәрәҗәдә хәл ителмәгән проблемалы мәсьәләләр булмый кала алмый», – диде Россия Президенты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциягә ярдәм, геройларны зурлау, социаль-икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы тармагы, газ тоташтыру, цифрлаштыру юнәлешләре, торак һәм юл төзелеше мәсьәләлре турында сөйләде.


Фикер өстәү