Авыз пешкәч, соң инде. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышы узды

3 миллиард сум! Былтыр республикада финанс пирамидаларыннан зыян күрүчеләр әнә шулкадәр акчасын югалткан. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында республикада теркәлгән җинаять очраклары, аларны ачыклау һәм халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләделәр. Чынбарлык – саннарда. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Министр Артем Хохорин сүзләренә караганда, кадрлар, техник һәм профилактик мәсьәләләрне хәл итү нәтиҗәсендә вазгыятьне кулдан ычкындырмаганнар.

– Теркәлгән җинаятьләр саны тотрыклы булып кала. Шул ук вакытта авыр һәм аеруча авыр төрләре саны кимеп, соңгы 15 ел эчендә иң түбән күрсәткечкә җитте, – дип билгеләп үтте министр.

Былтыр республикада 52 меңнән артык җинаять очрагы теркәлгән. Алдагы елларда килеп чыкканнары игътибардан читтә калмый. Халык арасында шактый шау-шу тудырган җинаятьләр дә фаш ителде, дип сөйләделәр коллегиядә. Аерым алганда, хокук саклаучылар 2021–2022 елларда Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә тимер урлап сатучыларның эзенә төшкән. Җинаять эше буенча 16 кеше тоткарланган. Металл караклары кулыннан зур зыян күрүчеләр арасында Россия тимер юллары, Казан вертолет заводы да бар.

Бүгенгеләренә килгәндә, хокук саклаучылар әйтүенчә, соңгы биш елда Татарстанда IT технологияләр ярдәмендә кылынган җинаятьләрне тикшерүләр саны биш тапкыр арткан. Былтыр, мәсәлән, шундый 18 меңгә якын очрак теркәлгән. Аларның күп өлеше, тәгаен әйтсәк, 9 меңнән артыгы мошенникларга туры килә. Тагын 4 меңгә якын очракта банк картасыннан акча урлаганнар. Ә 1600 очракта интернет аша наркотик матдәләр белән сату иткәннәр. Узган ел читтән торып кылган караклык очраклары аркасында гына да 2 миллиард 895 миллион сумлык (!) зыян килгән. Шуңа күрә хокук саклаучылар тагын бер кат кисәтә: былтыр алдауның инде искергән булып тоелган ысулларын файдаланып, халыкны кабат төп башына утыртырга теләүчеләр саны арткан. Бигрәк тә пенсионерларны алдыйлар, ди. «Мәсәлән, туганыгыз юл һәлакәтенә эләкте, ашыгыч рәвештә акча кирәк, дип еш шалтыраталар. Мондый коткыга бирелмәгез», – дип кисәттеләр утырышта. Узган ел әнә шундый кырыгалдарлар аркасында халык 80 миллион сум акчасын югалткан. Хәер, зыян күләме акча белән генә дә исәпләнми. Узган елның ноябрендә Казанда яшәүче 74 яшьлек әбигә: «Оныгыгыз юл һәлакәтенә эләкте», – дип шалтыратканнар һәм мошенникларга 200 мең сум акча күчерергә үгетләгәннәр. Соңрак оныкка берни дә булмаганы ачыклана. Бу хәлне күтәрә алмаган әбине исә үз-үзенә кул салган килеш табалар. Рульдә йөрүчеләр арасында «юлдаш табып бирәм» дип алдау очраклары да арткан. Еш кына кырыгалдарларның, гомумән дә, илдән читтә урнашкан махсус оешмалардан шалтыратуы ачыклана.

Күпме генә сөйләсәләр дә, финанс пирамидалары тозагына эләгүчеләр саны кимеми. Соңгы мәгълүматларга караганда, хокук саклаучыларның өстәлендә халыкка байлык вәгъдә итүче оешмаларга бәйле 12 эш ята. Аерым алганда, «РуссИнвестГрупп», «Креатив-Инвест» кебек финанс пирамидалары турында билгеле. Зыян күрүчеләр исемлегендә 13 меңнән артык кеше исәпләнә. Тиз арада баеп китәргә теләүчеләр 3 миллиард сумнан артык акчасын югалткан.

Иң куркыныч саннар – узган ел республикада террорчылыкка бәйле 26 җинаять очрагы ачыкланган. Моңа өстәп, экстремистик юнәлештәге 22 очрак билгеле булган. Коллегиядә бу афәткә каршы көрәш чаралары турында да әйттеләр. Аерым алганда, интернетта «колумбайн», ягъни уку йортларында ут ачуга өндәүгә бәйле мәгълүматларны даими карап-тикшереп торалар. Былтыр шикле дип табылган 27 чыганакны япканнар. Әлеге мәгълүматны таратуда катнашкан 2 кеше тоткарланган. Татарстанлылар да уяулыкны югалтмый. Ел дәвамында хокук саклаучыларга төрле чыганаклардан «колумбайн» идеологиясен таратуга бәйле 62 хәбәр килеп ирешкән. Нәтиҗәдә әлеге эшкә катнашы булган 11 кешене психиатрия клиникасына тикшерелергә һәм дәваланырга җибәргәннәр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел илебез, республика, аерым алганда, Эчке эшләр министрлыгы өчен җиңел булмады.

– Моңа да карамастан, гомумән алганда, хокук тәртибен тәэмин итү бурычлары үтәлгән, оператив хезмәт эшчәнлегенең барлык төп юнәлешләре буенча уңай нәтиҗәләргә ирешелгән. Икътисадый һәм салым җинаятьләрен ачуда, оешкан җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәштә, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә мөһим уңышлар бар. Бу күрсәткечләргә министрлыкның барлык хезмәтләренең җитди эше, шулай ук Эчке эшләр министрлыгының башка хокук саклау структуралары, ведомстволар һәм хакимият органнары белән гамәлләрен нәтиҗәле җайга салу хисабына ирешелде, – диде Президент.

Алда торган бурычлар турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов наркотикларга каршы көрәш мәсьәләсенә, чит илдән килгән кешеләргә игътибарлы булырга кушты.

 

Сан

Татарстанда былтыр ришвәт алуга бәйле 589 очрак ачыкланган. Намуссыз кешеләрнең кесәсенә 102 миллион 589 мең сум акча кергән. Ришвәтнең уртача күләме – 174 мең сум.

Фото: https://president.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/8602219.htm


Фикер өстәү