«Хатирә» ансамбле җитәкчесе Айгөл Нәүрүзбаева: «Йола күрсәтер өчен, юкә мунчаласын Башкортстаннан алып кайттым»

Баулы районында ел саен «Гореф гадәт – изге мирас» бәйгесе уза. Анда һәр авыл сәхнәдә борынгы гореф-гадәтләр, йолаларны тәкъдим итә. Юкә мунчаласының нәрсә икәнен онытып  бетермәсеннәр өчен, Татар Томбарлысы авылының «Хатирә» фольклор ансамбле  мунчала чыгару йоласын күрсәткән.

–  Элек мунчала һәр өйдә бар иде. Кечкенә чакта шуның белән юына идек.   Хуш исе үзе генә ни тора! Татар гаиләсендә, әби-бабайлы йортта үскәннәр өчен балачак хатирәсе ул. Ләкин хәзер күпләр заманча мунчала куллана. Кызганыч, юкәнеке онытылып бара. Йола күрсәтергә эзли башлагач, искереп беткәнен күтәреп килүчеләр булды. Аны бит инде сәхнәдән күрсәтеп булмый. Сатып алыйм дисәң дә юк әле ул. Аптырагач, Башкортстаннан алып кайттым, – ди «Хатирә»  ансамбле җитәкчесе, авыл клубы мөдире Айгөл Нәүрүзбаева.

Хәзер инде авылда күлдән мунчала чыгарган кеше дә сирәк, бу шөгыль турында белүче әби-бабайлар да картайган. Татар Томбарлысында да андыйлар берничә генә калган. Авылдашлары Рамил Шәмсуллин мунчаладан хәтта кәрзиннәр ясаган икән. Тәртибен ул өйрәткән.

– Кыш көне юкәнең кайрысын алып булмый. Шуңа күрә катыргыга  мунчаланы  берәмтекләп ябыштырырга туры килде. Тамашачыны мунчала ясау үзенчәлекләре белән таныштырдык. Җырлы-биюле тамаша өлкәннәрне яшьлегенә кайтарса, яшьләр исә юкә мунчаласы барлыгын белде, – ди Айгөл Нәүрүзбаева.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү