“Ярдәм янәшә!” Татарстаннан Лисичанскига 115 тонна гуманитар ярдәм озатылачак

Пич, балта, җылы киемнәр, азык-төлектән торган 115 тонна йөк. Бүген Татарстаннан Луганск Халык Республикасындагы Лисичанский шәһәренә әнә шулкадәр күләмдә гуманитар ярдәм озатылды. Аны биредә яшәүче җирле халыкка һәм мобилизациягә эләккән Татарстан егетләренә тапшырачаклар. Бу эшне оештырган “Ярдәм янәшә!” хәрәкәте координаторы Тимур Сафин сүзләренә караганда, быел республикадан Лисичанскига озатылган иң беренче һәм зур гуманитар йөк бу.

Анда кышкы чорда кирәк булган бар нәрсә тупланган. Җылы киемнән башлап, азык-төлек, пич, балта кебек эш коралларына кадәр бар. “Ярдәм янәшә” хәрәкәте координаторы Анна Мөбәрәкшина сүзләренә караганда, бу эшкә республикада яшәүче һәркемнең көче кергән. “Республикада яшәүче өлкән буын вәкилләре иске туннардан хәрбиләргә олтырак тегә. Моннан тыш алар маскировка халаты белән ятьмә. Республикада яшәүче һәркем бу изге эшкә үз өлешен кертте”, – ди Анна.
Моннан тыш гуманитар йөк составында шәһәрдәге җимерекләрне төзәтү өчен кирәкле төзелеш материаллары да бар. Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары бу максаттан 20 тонналык 400 капчык цемент әзерләгән. Якын арада хәрәкәт активистлары хәрби госпитальләр өчен кирәк-яраклар да җыя башламакчы.
Гуманитар йөк озатуны оештырган “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Марат Сәмигуллин сүзләренә караганда, Татарстаннан озатылган гуманитар йөкнең төрле төр кирәк-ярактан торуы юкка гына түгел.
– Бүген Лисичанскида 35 мең чамасы кеше яши. Шәһәрдә инфраструктура белән проблемалар бар, ут, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр күзәтелә, күп кенә өйләрдә җылылык юк. Шуңа күрә бүген озатылган гуманитар йөктә йорт җылыту һәм ашарга пешерү өчен бик күп санда пичләр дә озатылды, – ди җитәкче.
“Ярдәм янәшә!” хәрәкәте координаторы Тимур Сафин гуманитар йөкне ешрак озату да артык булмас иде дигән фикердә.
“Без моңарчы ике-өч атнага бер тапкыр гуманитар йөк озата килдек. Шушы ешлыкны саклап каласы, мөмкинлек булса, гуманитар ярдәмне тагын да ешрак озатасы иде. Ник дигәндә, мобилизациягә эләккән егетләребез үз бурычларын үти, гуманитар ярдәмгә мохтаҗлык зур. Шуңа күрә без аларга кулыбыздан килгән кадәр булышырга тиеш”, – ди ул.

 

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү