Казанда яшәүчеләр татар телен бушлай өйрәнә алачак. 1 февральдән Россия ислам институтында “Без – татарлар” курсы башлана. Диния нәзарәте матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, дәресләр татар телен яңа өйрәнә башлаучылар өчен төзелгән программа буенча үткәреләчәк. Программаны институтның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре төзегән.
Дәресләр өч ай дәвамында алып барылачак. Аларда, татар теленнән тыш, ислам нигезләрен, татарлар тарихын, тәҗвидне өйрәнергә мөмкин булачак. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификатлар тапшыру күздә тотыла.
Укулар атнага өч тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә кичке 6дан 9га кадәр булачак. Дәресләргә интернет аша “Без – татарлар” онлайн-платформасында кушылу мөмкинлеге карала. Анда теркәлгәннән соң 49 дәрескә бушлай кереп булачак. Узган елда сайтта ике меңләп кеше туган телен өйрәнгән
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat