Барыбызны да беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтүне тәкъдим иткәннәр

Россиядә яшәүчеләрнең һәммәсе беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш. Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов, махсус хәрби операция зонасыннан кайткач, бу җәһәттән закон проектын тәкъдим иткән. Аның әйтүенчә, кешеләрне медицина ярдәме нигезләренә өйрәтү өчен төп стандартларны расларга кирәк.э

“Тыныч территорияләребез утка тотылган бер мәлдә беренче ярдәм күрсәтү турында законның кирәклеге аеруча нык аңлашыла. Безгә хәзер ничек итеп медицина резервын әзерләү турында уйланырга кирәк”, – дигән Дмитрий Хубезов ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

“Барчабызның беренче медицина ярдәмен күрсәтә белергә тиешлеген күздә тоту мөһим. Моңа, шул исәптән, мәктәпләр һәм вузларда өйрәтергә кирәк. Һәркайсыбыз җәрәхәтләнүченең канын туктата яки йөрәккә массаж ясый белергә тиеш”, – дип басым ясап әйткән Хубезов


Фикер өстәү