Сабый тумаса, бәла туа. Татар бакчаларының язмышы ничек хәл ителәчәк?

Сабый тумаса, бәла туа. Соңгы вакытта редакциягә авыллардагы бакчаларны кыскартуга бәйле хәбәрләр килеп ирешеп тора. Алар арасында Лаеш, Яшел Үзән районнарына кагылышлысы да бар. Әлеге имеш-мимешләр дөреслеккә туры киләме? Татар бакчаларының язмышы ничек хәл ителәчәк?

Пәрәү бакчасы ябыламы?

«Пәрәү авылындагы татар балалар бакчасын ябарга җыеналар. Анда 18 сабый йөри. Тәрбияче өчен акча юк, имеш. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы нәрсә карый?» Социаль челтәрдә таралган хәбәргә без дә битараф кала алмадык. Бакчаның язмышы турында кызыксынып, Лаеш районының мәгариф бүлеге башлыгы Лия Хөсәенова белән элемтәгә кердек.

– Пәрәү бакчасында 21 бала саналса да, күп дигәндә, 11 бала йөрде. Бүген балалар бакчасына мөдир һәм тәрбияче кирәк. 9 гыйнварда мөдир һәм пешекче эштән китте. Шул сәбәпле, балаларны кабул итүче калмады. Шуннан соң әти-әниләр җыелышы үткәрдек. Аларга сабыйларын вакытлыча Державин бакчасына йөртеп торырга киңәш иттек. Әти-әниләр каршы килмәде, – дип аңлатты Лия Хөсәенова.

Бу бакчадагы тәрбияче, мөдир, пешекчеләр ни сәбәпле эштән киткән соң? Лия Хөсәенова белдергәнчә, хезмәт хакы – төп сәбәпләрнең берсе. Категориясе һәм стажы булмаган белгечнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменә тиң.

Лаеш районы хакимияте Пәрәү бакчасын саклап калган. Тик әле штатта ни мөдир, ни тәрбияче юк икән. Пешекче дә, кече тәрбияче дә вакытлыча гына килгән. Мөдир вазыйфасын Пәрәү мәктәбе директоры башкара. Хәзерге вакытта өч бала Державин бакчасына йөри, калганнары – Пәрәү балалар бакчасына. Кадрлар булуга алар кире кайтачак.

Җиде сабыйга – җиде белгеч

Яшел Үзәннең Ачасыр, Күгеш, Мулла Иле авылларындагы бакчаларның да хәлен белештек.

Күгеш бакчасы мөдире Нурания Садриева әйтүенчә, бакча белән мәктәп кушылганга – 11 ел. Бер түбә астында булса да, алар икесе ике оешма булып санала. Анда балалар өч авылдан килә. 7 балага – 7 белгеч. Ике каравылчы, пешекче, тәрбияче, музыка белгече, кер юучы. Күбесе чирек ставкада эшли икән.

– Узган ел бакчага 15 бала йөрде. Алтысы 1 нче сыйныфка киткәч, сабыйлар азайган. Тагын ике бала өстәлсә, тугыз булачак. Туучылар башка күренми. Элек күрше-тирә авыллар белән чагыштырганда, иң күп сабый бездә иде. Авылда яшьләр калмый, үсеш юк. Мәктәпнең дә, бакчаның да проблемасы шул, – диде Нурания Садриева. – Яшем 63тә бит инде. Үземнең дә эштән китәргә исәп бар, оныклар янында күбрәк буласым килә.

Олы Ачасыр бакчасы мөдире Миләүшә Төхвәтуллина белән дә сөйләштек. Бакча авыл советы, медпункт, почта белән бер бинада урнашкан, мәктәп — аерым. Әлегә бакчаны кыскарту турында сүз юк. Миләүшә Төхвәтуллина, өч бала булса да, бакчаны саклап торалар дип, район мәгариф бүлегенә рәхмәтен белдерде.

– Бала булмагач, мәктәп, бакча бетә. Аннан авыл таркала. Авыл картайды, яшьләр юк. Янәшәбездән тимер юл үтү дә халыкны шәһәргә якынайта. Фермерлар да юк. Сабыйлар аз туа. Бөтен тирә-якта шундый хәл. Әти-әниләрнең балаларын түгәрәккә, репетиторга йөртәсе килә. Шуңа күрә шәһәргә китү ягын карыйлар. Авылда ферма бар, тик анда барып эшлиселәре килми. Безнең авылдан гына бер ел эчендә 15ләп яшь кеше чыгып китте. Шуларны калдырып була иде бит. Бала беттеме, авылда сукмак бетә. Олы кеше урамга чыкмый ул. Киләчәк – балалар кулында. Синең урамыңнан бала атлап китмәсен әле, бик кызганыч ул, – ди Миләүшә Төхвәтуллина.

Яшел Үзән мәгариф бүлеге башлыгы Рәйсә Афанасьева бакчаларны кыскарту-кыскартмау мәсьәләсенә ачыклык кертте.

– Бер бала булса да, бакчаны сакларга тырышабыз. Ачасыр, Мулла Иле, Күгеш авылларындагы бакчаларны кыскартырга җыенмыйбыз, – диде ул.

Бакчасыз калган Дөм-Дөм

Узган ел Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында балалар бакчасы ябылган. Эш булмагач, авылда укытучы булып эшләгән ирле-хатынлы Хәмидулиннар да алты ел элек шәһәргә күченгән. Моңа кадәр күрше авылга йөреп укытканнар, тик юл йөрүнең – үз газабы. Авылда 150ләп кеше яши.

– Эш булса, без авылдан китәсе түгел идек. Нигезебезне онытмыйбыз, авылга кайтып йөрибез анысы. 2005 елда ике катлы мәктәпне башлангыч мәктәпкә калдырдылар. Аннан анысы да бикләнде. Күрше Шүрнәк авылына йөреп укыттык, тик юл йөрү – үзе бер газап, – ди 4 бала анасы Айгөл Хәмидуллина. – Узган ел бакча бетерелде. Анда нибары бер генә бала йөргән. Ул гаилә дә авылдан күченеп киткән. Хәзер 4–5 бала бар, тик алар өйдә тәрбияләнә. Бакчага йөргән өчен түләргә кирәк бит. Бәлкем, шуңа да йөртәселәре килмәгәндер, белмим. Безнең балага – 5 яшь. Авылда яшәсәк, аңа бакча булмый иде инде. Быел медпункт та эшләми. Кеше мөмкинлекләр эзләп, шәһәргә күченә.

Республикада күпме бакча кыскартылуы турында мәгълүмат юк. Ә тәрбиячеләр кытлыгы Казанда да бар. “Башкалада 6973 педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 4603е – тәрбиячеләр. Шул ук вакытта 422 белгечкә ихтыяҗ бар”, – дип белдерделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә.

– Район һәм шәһәрләрдә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына белгечләрне җәлеп итү буенча эш алып барыла. Вакантлы урыннар турында мәшгульлек үзәкләренә гаризалар тапшырыла. Буш урыннар турында мәгълүмат бакчаларның сайтында урнаштырыла, мәгариф бүлекләренә бирелә. Шулай ук белдерүләр «HeadHunter» һәм «Авито» социаль челтәрләре сәхифәләрендә бастырыла. Ел саен мөдирләр педагогика көллиятләрен тәмамлаучы белгечләрне үз бакчаларына җәлеп итү эшендә катнаша. Мәсәлән, Лаеш районында «2022–2025 елларда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына тәрбиячеләрне җәлеп итү һәм беркетү буенча» программа кабул ителде. Анда яшь белгечкә бер мәртәбә 180 мең сум түләү каралган, – диделәр министрлыкта.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Сан

Республикада татар телендә белем бирүче 744 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бар. Шулай ук 653 бакчада 1136 татар төркеме эшли.


Фикер өстәү